Газетага язылу

Ана йөрәгенә бар да сыя... Тинчурин театры «Әни килде» спектаклен тәкъдим итте

Әнием, син минем иң газизем. Без моның шулай икәнен акыл белән, йөрәк белән кайчан аңлый башлыйбыз икән?

Ана йөрәгенә бар да сыя... Тинчурин театры «Әни килде» спектаклен тәкъдим итте

Бәхәсләшмәгез, яшь чагында түгел. Әйе, безгә әниле булу бик рәхәт. Вакыт булганда аның тәмле ризыкларын кайтып ашау, елмаюлы йөзен күрү ләззәт. Ә аннары чабабыз, шалтыратырга да онытабыз. Әнинең газизлеген, аның кичерешләрен югалткач, үзебез олыгая башлагач кына чынлап торып аңлыйбыз һәм шул хис белән бергә үкенечләр йөрәкне телә...

Кем карарга тиеш?

Тинчурин театры атказанган табиб һәм драматург Шәриф Хөсәенов әсәре буенча «Әни килде» спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Өлкән буынның бу спектакльне инде берничә куелышта күргәне бар. Камал театрында Ана ролен Галимә Ибраһимова (1970), Наилә Гәрәева (1999), Тинчурин театрында Исламия Мәхмүтова (1988) уйнаган иде. Һәм менә бу юлы Ана – Ләлә Миңнуллина.

Баш режиссер Айдар Җаббаров тамашачының күңел кылларын чиертә. «Мин бу спектакльдә Ана йөрәген, Ана хакын күрсәтергә теләдем», – ди ул. Әлеге образны Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина үзенә бер җылылык, ихласлык белән башкара. 10 бала табып, тормыш авырлыкларын җиңеп, бар гомерен аларны кеше итүгә багышлаган ананың картлыгы кызыгырлык түгел. Күп булса өч ай гомере калган әни кешенең балалары «Кем карарга тиеш?» дигән сорауга җавап таба алмый талаша. Һәрберсенең үз сәбәбе. Олы улы Максуд (Ренат Шәмсетдинов) хатыны Саймә (Лилия Мәхмүтова) белән фатир биргәнне көтеп, кеше сараенда яши, әниләрен карарга мөмкинлекләре юк. Улы Ислам (Ирек Хафизов) белән килене Рәсиханың (Гөлчәчәк Хафизова) тормышлары гөрләп бара, тик аларның да җайлашкан көнкүрешкә мәшәкать өстисе килми. Яңа гына өйләнешкән төпчек улы Сәяр (Эдуард Никитин) карар иде дә, яшь килен Римма (Әдилә Хәсәнова) тәртәгә тибә. Инсаф улы (Алмаз Фәтхуллин) үзе дә сугыштан аякларын өздереп кайткан, авырудан башы чыкмый. Ананың кызлары да бар, тик аларның кайсы кая таралышкан, үз тормышы белән яши. Гөлчирәсе, әнисе авырганны ишетеп, Ташкенттан өч көнгә кайткан. Тик ул да, аны бик яратса да, карарга атлыгып тормый.

Ана кеше уллары, киленнәре һәм кызларының алдашуын да, үзенең хәлен дә яхшы белә. Тик кайсы әнинең үз баласын начар итеп күрсәтәсе килсен... Ул барыбер аларны үзенчә аклый, авыр булса да түзә. Шул авыру хәлдә дә айлар буе авылга кайтмаган ул-кызларына чемодан тутырып йомыркасын, каклаган казын күтәреп килгән. Әнисенең хәер-фатихасын да алмыйча өйләнеп, табын янында бәйрәм итеп утырган балаларың янына берни белмәгән килеш килеп кер әле син. Кайсы ананың йөрәге түзәр икән? Түзә шул, Ана йөрәгенә бар да сыя...

Режиссер сайлавы

Артистларның уеннары шулкадәр тормышчан, режиссер аларның һәрберсен үз роленә туры китереп билгеләгән. Айдар Җаббаров: «Эчке бер сиземләү ярдәмендә сайланды», – ди. Артистлар репетицияләр башланганчы бер ай чамасы үз образлары турында режиссер белән бергә кызу дискуссияләр оештыра. Ни өчен балаларның берсе мондый, икенчесе шундый? Нәтиҗәдә, спектакльдәге һәр роль баш роль дәрәҗәсенә күтәрелә, тулы бер композиция барлыкка килә. Ренат Шәмсетдинов белән Лилия Мәхмүтова сәхнәгә атлап чыккан беренче адымнарыннан ук мишәрчә сөйләмнәре, үз образларын яратып уйнаулары белән тамашачыны җәлеп иттеләр. Лилия Мәхмүтова вакыт-вакыт, үзе дә сизмәстән, әнисе Исламия апа Мәхмүтова чалымнарын да биреп ала. Артист тулысынча роленә кергәндә генә шулкадәр тәмле итеп, ләззәтләнеп уйный.

Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовларны тамашачы әнисен караудан баш тартучы тискәре геройлар итеп кабул итә. Посылкалар җибәреп торган улы, авылга кайткач, күчтәнәчләрнең кемнән күбрәк килгәнен ачыклау өчен, бушап калган тартмаларын да санап йөри. Әнисенә эшләгән яхшылыгын исәпли ул. Кыланмышлары, комсызлыклары белән Ислам да, Рәсиха да ачуны чыгара. Ләкин Ирек Хафизов үз ролен яклый һәм дәлилләрен дә китерә: «Тамашачы каршысында Ислам бик тискәре образ булып күренгәндер. Ләкин мин аны яклыйм. Ул – тырыш кеше. Төрмәдә утырса да, аннары шахтада да эшли, әнисенә күчтәнәчләрен дә, акчасын да җибәреп торган бит. Әнисе өчен ул – яраткан баласы. Һәр ата-ана үз баласын әйбәт булсын дип, кеше итеп үстерергә тели».

Өч ай гомере калган әниләрен чиратлашып та карарга мөмкин, ләкин бәхәс куерганнан-куера. Моны читтән күзәтеп торган Зөләйха (Резедә Төхфәтуллина) түзми: «Әниегезне үзем карармын», – дип куып чыгара. Зөләйха – Сәяр яшәгән фатирның хуҗасы. Ул каенанасын да караган. Ире инде вафат булса да, каенатасын да ташламаган, кадер-хөрмәттә тәрбияли. Резедәгә хас булганча йомшак итеп, шул ук вакытта үз сүзен әйтә белүче көчле ханым ул.

Балалар төрле-төрле

Спектакльнең аеруча күңелгә тигән өлешләре – ананың бәйрәм итеп утырган балалары янына килеп керүе; Максудның әнисе алдына башын салып, «Әниемә» җырын башкаруы; ананың: «Минем бер җирем дә авыртмый», – дип, көчле авыртуын баса торган даруын улы Инсафка бирүе һәм идәнгә тезләнеп, аның протез аякларын кочып елавы; типсә тимер өзәрдәй оныгы Альфред (бу рольне Салават Хәбибуллин башкарды) акча сорап килгәч, аның кесәсенә кулъяулыкка төргән бар акчасын салуы; нәни оныгының дәү әнисе бүлмәсенә әти-әниләреннән качып кереп китүе. Бер анадан туган балалар нигә шулай төрле соң? Берәр нәрсә булса, тәрбия, дибез, әти-әнине гаеплибез. Кайсы әни яисә әти үз баласын начар булырга өйрәтә инде?! Ләлә Миңнуллина үз героен болай дип яклый: «Аның балалары янында шулай бул, тегеләй бул дип утырырга вакыты булмаган, колхозда эшләгән дә эшләгән. Төнлә кайтып, ни бар шуны ашатып йоклаткандыр, иртән тагын чыгып киткән. Бала, ана куеныннан чыккач, башка җәмгыятькә килеп эләгә. Һәм әни кеше үзеннән-үзе арткы планга күчә. Бу – тормыш. Ләкин Ананың урыны түрдә булып калырга тиеш. Аллаһы Тәгаләдән соң аналар – икенче урында. Әнисе начарлык эшләгәндә дә бала иманлы икән, яхшылык белән җавап бирергә тиеш. Әгәр фатирлары булса, улы Максуд белән килене Саймә әниләрен чит кешедә яшәтмәсләр иде, дип уйлыйм».

Кеше булып калыгыз!

Спектакль ахырында ана балаларына соңгы васыятен җиткерә: «Кеше булып калыгыз!» Спектакльдә фатир хуҗасының каенатасы Әлмөхәммәт бабайның да (Нуретдин Нәҗмиев) «Үкенерлек булмасын» дигән сүзләре тамашачыга бер кисәтү булып яңгырый. Пьесаның үзендә ул сүзләр юк. Бу – режиссер өстәмәсе. Әсәрдәге текст кыскартылган урыннар да шактый.

Айдар Җаббаров Ләлә Миңнуллинага үз бурычын куя. Артист гомерен балаларына багышлаган, аларның бәхете өчен барысына да әзер ана фаҗигасен һәм шул хәлдә дә олы йөрәкле булып кала алуын күрсәтергә тиеш. «Бернинди гримсыз, музыкасыз, бернәрсә артына качып булмый торган спектакль ясыйсы килде. Һәм моңа бары тик менә шундый талантлы артистлар белән генә ирешеп була», – ди Айдар Җаббаров. Без аның һәр спектаклендә үзенә генә хас фишкаларын күреп ияләшкән. Ә монда бернинди дә үзенчәлек юк кебек. Ләкин сәхнәдә – чын тормыш үзе һәм режиссер артистлар белән бергә аны чагылдыра алган. Үзенчәлек менә шул инде. 1968 елда ук язылган булса да, пьеса бүген дә актуаль.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре