Ләкин илнең балыкчылык буенча мәгълүмати агентлыгы китергән саннар һәр россияленең елына уртача алганда 16 кило тирәсе генә балык ашавын күрсәтә. Росстат күрсәткечләре тагын да азрак – 12–14 кило. Татарстанда бу күрсәткеч елына 17 килоны тәшкил итә. Республикада балыкчылык бизнесы белән шөгыльләнүчеләр бу хакта ни уйлый? Татарстанда әлеге тармак үсәме? Аңа нәрсә җитми? Шул турыда белештек.
Диңгезнеке тәмлерәк
Иң элек саннарга тукталыйк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, республикада балык хуҗалыгы фонды Куйбышев (312 мең гектар), Түбән Кама (90 мең гектар) һәм Зәй сусаклагычы (2 мең гектар) акваторияләреннән тора. Әлеге вакытта Татарстандагы унөч балык тоту участогы җиде предприятие арасында бүленгән. Балыкларны буаларда, бассейннарда, ябык биналарда (индустриаль хуҗалыклар) да үрчетәләр. Якынча 40 лап шундый балыкчылык хуҗалыгында карп, сазан, толстолобик, ак һәм чуар амур балыкларын үстерәләр.
Балык Бистәсендәге «Круг» оешмасы балыкчылык белән күптәннән шөгыльләнә. Бүген алар Кама елгасыннан 15 төрле балык (судак, җәен, корбан балыгы, чуртан, сазан, синец, кәрәкә, алабуга, жерех, берш һ.б.) тота. Участоклары Саескан тавыннан башлап Мамадышка кадәр сузылган 24 мең гектар су мәйданын алып тора. Әле шулай да балыкны рөхсәт ителгән билгеле бер урыннардан гына тота алалар. 1990 нчы елларда елына 16 тонна балык эләккән булса, хәзер күләме 200 тоннага җитә. Барысы да квота белән эшләнә. Билгеләнгән күләмнән күбрәк тотарга ярамый. Киме дә рөхсәт ителми: 70 проценттан азрак тоткан очракта, участокларын кире алу куркынычы бар.

– Елы елга карап килми. Бер елны балык күп булса, икенчесендә азрак эләгергә мөмкин. Моның сәбәпләре төрле: һава шартларыннан башлап, экологик хәлгә кадәр. Әйтик, узган ел бездә генә түгел, бөтен Россиядә балык аз булды. Тик мин, елгаларда балык азая, дип әйтмәс идем, маймычлары бик күп. Ләкин балык бер урында гына яшәми, ул бит күчеп йөри. Бер төрле балык бер елны күбрәк булса, икенчесе азрак була. Балыкларның уылдык чәчү вакытларында – 25 апрельдән 6 июньгә кадәр эшләр туктала, – ди оешма җитәкчесе Олеся Караганова.
Тоткан балыкларның 90 процентын эшкәртеп, төрле кибетләргә җибәрәләр. Аларны катыралар, ыслыйлар, киптерәләр, итләч җирен аерып алып кына саталар, ярымфабрикатлар ясыйлар.
Һәр эшнең, һәр тармакның да үзенә генә хас үзенчәлекләре, нечкәлекләре була. Балыкчылык бизнесы да искәрмә түгел.
– Балык – бик үзенчәлекле продукт. Статистика һәм тәҗрибә күрсәткәнчә, Татарстанда балык күп ашамыйлар, бигрәк тә елга балыгы игътибарсыз кала. Кулланучыларның 90 проценты диңгез балыгын үз итә. Һәм бу күрсәткечләр үзгәрми. Димәк, безнең сатып алучылар да аз дигән сүз. Күпләп сатып алучылар исә безнең балыкларны ерак төбәкләргә алып китә. Анда эшкәртү дә, куллану да күбрәк. Икенчедән, балык – бик тиз бозыла торган ризык. Ә аның сатып алучы өстәленә яхшы хәлдә барып җитүе мөһим. Соңгы вакытларда сораучылар ихтыяҗыннан чыгып кына эшлибез. Хәзер чистартылган һәм туракланган балыклар, ярымфабрикатлар популяр. Бу юнәлеш бик тиз үсә. Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 30 процентны тәшкил итә. Районда балыкчылар күп, шуңа күрә бу бәяләрдә дә сизелә. Тик сыйфатлы продукция арзан була алмый. Әйтик, ыслана торган балыкларыбыз дүрт тапкыр сортларга бүленә. Шуңа күрә бәясе дә арзан түгел. Аңа да карамастан, даими сатып алучыларыбызның кимегәне юк, – ди Олеся Караганова.
Көндәшлек зур
Актаныш районындагы «Нептун» оешмасы шулай ук балык тотып сату белән шөгыльләнә. 96 мең гектар су мәйданыннан быел 180 тонна балык тотарга квота алганнар. Суытылган, тозланган һәм ысланган балыкларын Башкортстанга һәм Удмуртиягә дә илтеп саталар.
– Татарстанның балык тота торган башка оешмалары белән дә элемтәдә торам. Һәркайсыбыз үзенчә тырыша. Быел балык күп булды, без үзебез ел да квотаны 80–90 процентка үтәп барабыз. Судак, җәен, сазан, корбан балыгы, кара балыкны яхшы сатып алалар. Районда бигрәк тә яңа тотылган балыкны яраталар. Хәзер төп игътибарны эшкәртүгә бирәбез, чөнки балыкны тотып сатып кына акча эшләп булмый. Эшкәртүнең файдасы бар, тик моның өчен башта кесәдән чыгарырга да күп кирәк, – ди оешма директоры Денис Хәсәнов.
Җитәкче сүзләренчә, соңгы өч елда балык бәяләре арткан, тик артык сизелерлек булмаган. Киләсе елдан исә хаклар өскә сикерергә мөмкин.
– Башка чыгымнар гел артып тора, шуңа без дә бәяләрне күтәрмичә булдыра алмыйбыз. Хәер, базарда бәяләр сезонга карап та үзгәрә. Язын балык күп, шуңа күрә бәясе дә арзанрак. Ә инде көннәр суыта башлагач, ягъни менә шушы чорда ул тагын да майлырак, тәмлерәк була һәм тотуы да авырлаша. Шуңа күрә кыйммәтрәк йөри. Балыкчылык – шахтер һөнәреннән кала иң авыр хезмәт дип саныйм. Эше авыр, шуңа күрә бу тармакка керергә атлыгып торучылар бик юк, – ди ул.
Зур оешмалар сулыкларга зыян салып, бик күп балыкны һәлак итә. Мамадыш районыннан Илшат Дәрҗеманов менә шундый предприятиеләр сулыкларга җибәрсен өчен мәрсин токымлы маймычлар үрчетә. Быел ул 150 мең маймыч үстергән, 15 бассейнда 10 меңләп чөгә балыгы үрчетә. Киләчәктә елына 500 мең маймыч үстерергә планлаштыра.
– Татарстанда балыкчылык тармагы үсеш ала, димәс идем. Киресенчә, үлеп бара шикелле. Һәрхәлдә, мин үз юнәлешем буенча әйтәм. Бердән, базарга керү, сату бик авыр. Татарстанны маймычлар белән Самара һәм Саратовтагы җитештерүчеләр тәэмин итеп тора. Алар бик күп күләмдә үстерә һәм безгә зур көндәшлек тудыра. Төп өстенлекләре – Иделдән кергән су белән генә эшләүләрендә. Ягъни мин бассейннар өчен су, электр энергиясе, газ сарыф иткәндә алар табигый шартларда эшли. Һәм шунлыктан башка бәя куя. Әйтик, бер маймычны мин 35 сумга сатам. 500 мең маймыч үстерсәң, якынча 17,5 млн сум тирәсе табыш алам. Барысы да яхшы барса, бу цех үзен акласын өчен 8 ел тирәсе эшләргә кирәк, – ди эшмәкәр.
Тармакның артык кызыксыну уятмавының икенче сәбәбе – дәүләттән ярдәм булмау.
– Быел безнең районга авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров килгән иде. Уылдыкны башка җирдән сатып алган чыгымнарның бер өлешен кире кайтарырга субсидия турында белештем. Тик документларын җыеп тапшыргач, конкурсның бетүен әйттеләр, вакыты нибары бер атна булган икән. Белми дә калганмын. Товар балыгына килгәндә, татарстанлылар чөгә балыгын ашарга күнекмәгән. Алар аны артык кыйммәт дип саный. Иң тәмле балык булып саналган чөгәнең килосы – 1200 сум. Кыйммәт тә түгел югыйсә, – дип аптырый Илшат Дәрҗеманов.
Балыклы табын
Гади балыкчы белән дә сөйләштек. Әтнә районының Күлле Киме авылында яшәүче Зөфәр Сираҗиев балыкка еш йөри. Кама, Идел, Ашыт елгаларында балык тотарга яраткан һәвәскәр әйтүенчә, соңгы 3–4 елда республика сулыклары бик нык саеккан.

– Элек 6 метр тирәнлектәге урыннар 1,5 метр калды. Сулыкларны таллар, әремнәр басты. Яхшыга бармый, кыскасы. Ләкин аңа карап, балыкны аз ашыйбыз, дип әйтмәс идем. Киресенчә, соңгы елларда кулланучылар арта гына. Балыкчы хатын-кызлар күбәйде. Сулыклар, балыклар дөньясы да бик нык үзгәрде. Елгаларны чуртан басты, ә кәрәкә һәм кара балык (линь) азайды. Аннан соң эре агрохолдинглар, күмәк хуҗалыклар елгаларга бик күп пычрак агыза. Менә шулар бик борчый инде мине, – ди балыкчы.
Диетолог Чулпан Мөслихова да соңгы елларда безнең өстәлләрдә балык артканын әйтә.
– Балыкны атнага 2–3 тапкыр ашарга киңәш ителә. Елга балыгын да, диңгезнекен дә төрлечә пешереп, әзерләп, матурлап табынга чыгаручылар саны арта. Бу, әлбәттә, сөендерә. Чөнки балык – дөрес итеп әзерләнсә һәм экологик чиста урында тотылса, организм өчен файдалы ризык. Анда омега 3, омега 6, магний, тимер, йод, селен һәм В төркеме витаминнары бар. Шулай ук балык, аеруча ак балык – җиңел үзләштерелә торган аксым чыганагы, – ди ул. – Диңгез балыгы да, елга балыгы да файдалы, кайсынадыр өстенлек биреп, икенчесен рационнан төшереп калдырырга киңәш итмим. Мәсәлән, диңгез балыгында йод, селен күп, ә елга балыгы тимер, магний һәм В төркеме витаминнарына бай. Диңгез балыгының тиз арада катырылганын, кыргый тирәлектә тотылганын сайларга кирәк, чөнки ясалма рәвештә үрчетелгәннәрдә файдалы матдәләр азрак була. Артык зурларына кызыкмаска киңәш итәм, балыклар кечкенә булса, алар авыр металлар, шул исәптән терекөмеш, токсиннар җыярга өлгерми. Диңгез балыгын да, елга балыгын да кайда тотылганына игътибар бирү кирәк. Чиста сулыкларда үрчегәнен алыгыз. Балыкларны пешерер алдыннан 2 атналап катыргычта –25/30 градуста тотарга киңәш ителә.

Саннар
Узган ел Татарстандагы балыкчылык хуҗалыкларында 601 тонна балык, 202 тонна балык үрчетү материалы (маймычлар) җитештерелгән. 464 тонна балык сатылган, бу 2024 ел белән чагыштырганда, 9 процентка күбрәк.
Иң күп тотылган балыклар
Карп, сазан, амур һәм тостолбик кебек үсемлек белән тукланучы балыклар – 324 тонна;
Җәен – 134 тонна;
Форель, лосось, осетр кебек кыйммәтле балыклар – 277 тонна
Балыкны еш ашыйсызмы?
Сирәк – 49,09 процент
Айга берничә тапкыр – 36,36 процент
Атнага бер тапкыр – 14,55 процент
(Газетаның ВКонтакте сәхифәсендә уздырган сораштыру нәтиҗәләре)
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез