Сәрия Мифтахова
-
Интервью
Журналист Алсу Исмәгыйлева хаҗ турында: «Кайтканга ничә көн узса да, күңел Мәккәдә калды»
Журналист, «Татмедиа» холдингының медиа директоры Алсу Исмәгыйлева хаҗ сәфәреннән кайтты. Аның белән Мәккәдә ниләр күрүе, изге юлга чыкканда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Ә менә аннан кайткач, күңел чисталыгын ничек сакларга?
-
Җәмгыять
Өйрәтәләр телефонда: мобиль «Әлифба»ның яңалыгы нәрсәдә?
Әлифбаны хәзер кулга тотып кына түгел, телефон аша да өйрәнергә була. Республикада «Әлифба 2.0» яңа заманча проекты булдырылды. Яңа уку елыннан аны бакча һәм мәктәпләрдә куллана башларлар дип көтелә. Яңалыгы нәрсәдә?
-
МӨҺИМ
Белеме белән меңне екканнар: «ВТ» журналисты 100 балл туплаган укучыларның хәлен белеште
Татарстанда беренче сынаулар – рус әдәбияты, тарих һәм химиядән БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Без 100 балл туплаган укучылар, аларның укытучыларының хәлен белештек.
-
Җәмгыять
Эшкә бирелсә күңел: иң шәп проект уйлап табучыларны бәйгедә катнашырга чакыралар
Иң шәп проект уйлап тап та «Ел ачышы» бәйгесендә катнаш! Конкурсны оештыручылар «акыллы баш»ларны читтә калмаска чакыра. Гаризаларны 30 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
-
МӨҺИМ
Сайлый белергә кирәк: быел вузларга керү өмете ничегрәк?
Балларыңа карап каршы алалар. Егет-кызларның имтиханнары тәмамланып килә, аларга чираттагы сынауны узасы. Үзләреннән бигрәк, әти-әниләре борчыла. Теләгән урынга укырга кереп булырмы? Түләүлегә калса, нишләргә? Шул сорауларга җавап эзләдек.
-
Җәмгыять
Компьютер ярышында катнашучы әби-бабайлар: «Оныклардан калышасы түгел»
Оныклардан калышасы түгел. Республикада узган компьютер ярышында катнашучы әби-бабайлар әнә шулай ди. Аларның иң өлкәненә 84 яшь. Җиңүчегә 23–26 июньдә Рязаньда узачак илкүләм чемпионатта республика данын якларга туры киләчәк.
-
Җәмгыять
Гомәр Сәлахов: «Зиратларда күңел тынычлыгы табам»
Зиратларда көннәр буе йөрергә туры килә аңа. Нишли ул анда дисезме? Әлки районының Абдул Салман авылы имамы Гомәр Сәлахов борынгы кабер ташларын барлау белән шөгыльләнә.
-
Җәмгыять
Хушлашу сүзе: Радик Сабиров татар матбугаты өчен чын-чынлап җан атты
Кичә генә соңгы мәкаләсен язган кеше бүген арабызда юк. Татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде: «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров вафат.
-
Җәмгыять
Белгәннең башы авыртмый: бүген чыгарылыш укучылары рус теленнән БДИ тапшыра
Бүген чыгарылыш укучылары рус теленнән БДИ тапшыра. Бу сынауны 16 меңнән артык егет-кызга үз башыннан кичерергә туры киләчәк. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин башкалабызның 11 нче лицеенда оештырылган имтихан пунктына чыгарылыш укучыларының хәлен белешергә килде.
-
МӨҺИМ
Быел 53 меңнән артык бала бушлай ял итәчәк
Быел республикада 175 меңнән артык бала лагерьларда ял итәргә җыена. Әти-әниләр өчен юллама бәяләре 6 меңнән 56 мең сумга кадәр тәшкил итә.
-
МӨҺИМ
Сабан туен чабышкы ат сыман көтеп алам. Бәйрәмнең нәрсәсе кадерле?
Сабан туе алдыннан укучыларыбызны сораштырып алдык.
-
МӨҺИМ
Олы юл башы: «ВТ» журналисты үзенчәлекле мәктәпләрне һәм укучыларны барлады
Быел республикада 11 нче сыйныфны – 16 мең, 9 нчы сыйныфны 47 мең укучы тәмамлый. Яшьләр олы юлга әзерләнгән арада без үзенчәлекле мәктәпләрне һәм укучыларны барладык.
-
Җәмгыять
Туктыйсыңны онытма: велосипед сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Велосипедка мендең дә атландың түгел. Аны дөрес итеп сайлый белергә дә кирәк. Яшьләргә дигәнең – әби-бабайга, авылда йөри торганы шәһәр җиренә ярамый. Кагыйдәләре бихисап. Sweet kids компаниясе менеджеры Алмаз Һадиев үз кибетләрендә сатыла торган заманча техника белән таныштырып, безгә дә киңәшләрен бирде.
-
МӨҺИМ
Хуш, мәктәп: быелгы уку елы нәрсәсе белән истә калачак?
Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» да чылтырады. Уку елы ахырында, мәктәпләрнең хәлләрен белешеп алдык. Быелгы уку елы нәрсәсе белән истә калачак?
-
Язмыш
Ике йөрәк бергә типкәндә
Гаилә тормышы ул – тигез юлдан тәгәрәп барган машина түгел. Түмгәкләре дә очрый, әмма аны сабырлык белән җиңеп була. Балтач районының Салавыч авылында алтын туйларын билгеләп үтүче Гөлжиһан һәм Рамазан Фәрзиевлар әнә шулай ди. Әмма алар яшьлектә кабынган хисне саклап, бер-берсенең сүзен куәтләп яши белә.