Алсу Шакирова
-
Яңалыклар
Бөерләрне ОМС буенча бушлай күчереп утырта башлаганнар
Ике ай эчендә бу хезмәттән 400 дән артык кеше файдаланган инде, дип хәбәр итә «РИА Новости» агентлыгы.
-
Яңалыклар
Ил буйлап «тәгәрмәчле» даруханәләр йөри башлаячак
Дәүләт Думасы күчмә даруханә пунктлары турында закон кабул итте, документ икенче һәм өченче укылышны узды инде, дип хәбәр итә «Российская газета».
-
МӨҺИМ
Уен түгел җинаять: ни өчен балалар террорчылык юлына баса?
Террорчылык өчен җинаять эше 14 яшьтән ачыла, хөкем итү – 20 елга кадәр, шартлы гаепләү каралмаган. Җәзасы кырыс булса да, балалар әледән-әле шул куркыныч юлга баса. Дөресрәге, бастыралар. Ел башыннан Татарстанда энергетика һәм элемтә объектларына зыян салган 7 үсмер тоткарланган инде.
-
Яңалыклар
Ел башыннан Татарстанда энергетика һәм элемтә структураларына зыян салган 7 үсмер тоткарланган
Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге башлыгы урынбасары Роман Мөхәммәтҗанов хәбәр итте. Араларында кызлар да бар.
-
Җәмгыять
Чеби оясы
-
МӨҺИМ
Яз килә дә көлә: һава торышыннан ниләр көтәргә?
Ярты елдан очрашканчыга кадәр, дип саубуллашып, җылы киемнәрне төреп ераккарак яшергән идек тә инде... Тик апрель янә шаярта. Кәефе яшь кызларныкыдай үзгәрүчән язгы һава торышыннан ниләр көтәргә? Чәчәргә микән, чәчмәскә микән? Җылытыр микән, суытыр микән?
-
Җәмгыять
Озын хезмәт юлы: «Нефтехим»да зур стратегик сессия узды
«Нефтехим»да «Озын хезмәт юлы» программасын үстерү буенча зур стратегик сессия узды. Ул – СИБУРның төп профессионалларны саклап калу һәм нефтехимиклар буыннары арасында дәвамчылыкны үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлекнең бер өлеше.
-
Яңалыклар
Чаллыда эшләүче хирург, донор булып, ике кешенең гомерен саклап калган
Кама балалар медицина үзәге табиб-хирургы Альберт Душко үзе моны һич тә батырлыкка санамый. Сиңа шалтыратып ярдәм сорыйлар икән, ничек риза булмыйсың ди?
-
МӨҺИМ
«Дүрткуллап алабыз!» ВТ журналисты вакансияләр ярминкәсендә эш эзләде
Бүгенгә мин – ун ел элек филология факультетын тәмамлаган, өч җирдә эшләп караган, икенче бала белән декреттан эшкә чыгарга уйлап йөрүче әни. Элеккеге эшемә кайтасым килми, яңасын табасы иде. Кайсыгызның кулы җылы, дигәндәй, бу багажым белән кайсы оешмага эшкә алырга әзерләр? Күпме акча вәгъдә итәләр? Казанда узган вакансия базарыннан җанлы репортаж.
-
Яңалыклар
Татарстан буйлап вакансияләр ярминкәсе уза
Казанның УНИКС комплексында бөтенроссия вакансияләр ярминкәсенең төбәк этабы уза. Яшьләр өчен киләчәккә планнар корырга, эш эзләүчеләргә яңа мөмкинлекләр табарга, хәтта өстәмә белем алу буенча юнәлеш сайларга да бер дигән мәйдан бу дип ышандыра оештыручылар. Үзенең киләчәге өчен кайгыртучыларны Казанда гына түгел, барлык районнарда, шәһәрләрдә көтеп калалар. Республика буйлап 46 мәйдан ачылачак.
-
Яңалыклар
2026 елның өч аенда Татарстанда мошенниклар 1 миллиард 200 меңнән артык акча үзләштергән
Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкил Рәдис Йосыпов хәбәр итте.
-
МӨҺИМ
Баккан ана: Россиядә няняларны тагын да ешрак эзли башлаганнар
«Бала карар өчен няня эзлибез. Тәртипле, җаваплы, чисталык яратучы, махсус белеме булган ханымнардан шалтырату көтәбез». Игъланнар сайтында мондый тәкъдимнәр бихисап. Узган ел нәтиҗәләре буенча, Россиядә няняларны тагын да ешрак эзли башлаганнар. Хәтта тәкъдимнәр өлгерми дә икән! Үзең эшләргә тиешле иң мөһим эшне ни өчен чит кулларга тапшыра башлаганбыз? Тапкан белән баккан арасын үлчәп карыйбыз.
-
Җәмгыять
Иртәгәдән диета!
– Бер яхшы танышым ябыгу буенча марафон башлап җибәрә. Керәсең килмиме? – ди дустым.
-
МӨҺИМ
Яз бәласе: тычканлы-талпанлы чорда ничек сакланырга?
Татарстанда өмәләр чоры. Берәүләр, бакчаны тәртипләп, тизрәк түтәлләргә беренче орлыкларны төртергә ашыга, икенчеләре өйләр, бакча йортларын кышкы тузаннан арындыра, өченчеләре каралты-кураны чистарта, чүп түгә.
-
МӨҺИМ
Уенчык түгел: баласы питбайк белән фаҗига ясаган әти-әнигә җәза бирәчәкләр
Башлана башлады. Кар астыннан җир чыгуга, шәһәр читендәге бистәләрдә, авылларда яшәүче үсмерләр питбайкларына менеп атлана.