Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.
Шулай ук 4 ноябрьдә Изге Мәрьям Ананың Казан иконасын олылау бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне шәһәрдә Благовещение соборыннан алып Богородица монастыренә кадәр тәре йөреше узачак. Чара маршруты буенча транспорт хәрәкәте һәм машина калдыру урыннары вакытлыча чикләнә.
Моннан тыш, тәре йөрешен үткәрү сәбәпле 22, 28, 28а һәм 89 номерлы автобусларның хәрәкәт схемалары үзгәрә.
Искәртеп узабыз, 4 һәм 6 ноябрьдә Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен муниципаль парковкалар бушлай була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез