Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомумтабиб практикасы буенча штаттан тын баш белгече Оксана Драпкина шулай дип белдергән. “Илдә яшәүчеләрнең 50 проценттан күбрәге үзләренә-үзләре диагноз куя, күпчелек очракта бу үзбелдеклеләнеп дәвалануга китерә”, – дигән ул “Илкүләм сәламәтлек саклау” конгрессында. Драпкина шулай ук халыкның 88 процентының, үз-үзен дәвалауга өстенлек биреп, табибка күренүне кичектерүен әйткән. Шул ук вакытта табибларның сүзләренә караганда, сырхауларның өчтән ике өлеше медикларга түгел, ә форумнарга һәм социаль челтәрләргә күбрәк ышана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез