Компаниядә хезмәт кешесенә яшәү өчен дә, эшләү өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырыла, шәхси үсеш һәм карьера баскычыннан күтәрелүгә шартлар даими камилләштерелә. «Татнефть»тәге сәламәт мохит күрсәткечләренең берсе – күпбалалы гаиләләр. Уллары-кызларын бәхет-сәгадәттә тәрбияләп, аларны лаеклы киләчәк белән тәэмин итә алуга ышаныч һәм таяныч тою нефтьчеләрне зур гаилә коруга илһамландыра.
Әти-әни бәхете
«Биш баласы бар» дигән сүзләр әле ярты гасыр чамасы элек кенә беркемне дә гаҗәпләндермәс иде. Ишле гаиләләр гадәти хәл иде. Бүген исә, өч сабые булган хатын-кыз турында: «Ничек өлгерә икән? Ничек көче җитә? Шуның кадәр күп бала үстерү авыр түгелме икән?» – дибез. «Татнефтеснаб» идарәсенең Бөгелмә базасында сәнәгатьтә иминлек, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белгече Руфинә Шәйгарданова күпбалалы әни булуның зур бәхет икәнен яхшы белә. «Ана даны» медале белән бүләкләнгән биш бала әнисе тормыш дәрьясына ачышларга галәмәт бай гаҗәеп бер сәяхәт кебек кенә карый.
Ире Артур белән 2001 елда университетта укыганда танышкан ул. Студент елларындагы мәхәббәт, Казанда кеше фатирында тору, мөстәкыйль тормышта тәүге адымнар – барысын да икәүләшеп узганнар. Бүген исә өйләрендә биш баланың: 15 яшьлек Самир, җиденче сыйныфта укучы Амалия, дүртенчедә белем алучы Тимур, әлегә балалар бакчасына гына йөрүче игезәкләр – Акмал белән Адельнең шат тавышлары тынып тормый.

Руфинә ханым яшерми: гаилә ишәю сөенеч-куанычлардан гына тормый. Балага узган саен сораулар җавапларга караганда күбрәк була.
«Беренче бала белән барысы да бик гади һәм аңлаешлы – мәхәббәтнең дәвамы, – дип елмая Руфинә. – Шуннан соң инде малай янына кыз да кирәк дип, иремне икенче балабызны алып кайтырга күндердем. Өченче сабыебызны авыр буласын аңлап көттек. Ул чагында Казанда кеше фатирында торабыз, кыскасы, тормыш алып бару җиңел түгел иде. Матди кыенлыклар туып үскән шәһәребезгә кире әйләнеп кайтуга этәргеч бирде. Әмма һәр сабыебыз туган саен, тормышка карашыбыз үзгәрә барды. Ата-ана буларак ныгыдык. Игезәкләрне инде бернидән шикләнмичә көттек. Менә хәзер үзем дә, Артур да тормышыбызның башкача булуын күз алдына да китерә алмыйбыз. Бала көтүеңне аңлау, нарасыеңны тәүге тапкыр күрү, кулыңа алу, багу, сөекле иреңнең ата бәхетен ничек кичерүен күреп тору – боларны берни белән дә чагыштырып булмый».
Барысын да – яратып кына
Руфинәнең көндәлек тормышы минутлап исәпләнгән һәм конвейерны хәтерләтә. Эштәге бурычлар, балаларны мәктәпкә һәм бакчага җыеп озату, ашарга пешерү, юу-җыештыру, дәресләрен тикшерү.... Зуррак балалары күптән төп ярдәмчеләренә әйләнгән инде.
Бу йортта «иренү» дигәнне белмиләр. Зурраклар үз бурычларын үти: хуҗалык эшендә ярдәм итә, игезәкләрне караша. Әмма бу – мәҗбүри эш түгел, ә тормыш рәвеше. Гаиләдә һәркем үзен гомуми чылбырның мөһим буыны кебек хис итә.
«Барысы да кемгәдер файдалы булырга тели, – ди горурлык хисе белән Руфинә ханым. – Моңа махсус өйрәтмәдек. Безнең сулышыбыз шундый. Балалар моны кечкенәдән үзләренә сеңдереп үсә».
Балалар, укудан һәм йорт эшләреннән тыш, төрле яклап үсәргә дә өлгерә әле. Самир ушу һәм брейк-данс белән шөгыльләнә, Амалия сәнгать мәктәбенә йөри, Тимур шахмат һәм футбол уйный. Ә кечерәкләре, апа-абыйларына карап, рәттән барысын да сынап карарга маташа.
«Чыннан да, эш-мәшәкатьнең беткән чагы юк. Һәркайсы белән бөтен күңелеңне биреп сөйләшергә, тыңларга, назларга кирәк. Әмма беләсезме, сере бар: балалар, бер яктан, күпне таләп итсә, икенче яктан, үзләренең самимилеге, чиксез яратуы һәм күңел көрлеге белән көч-куәт өсти. Нәкъ менә шул тормышны җиңеләйтә, илһамландыра да инде», – ди бәхетле ана.
Руфинә, гаиләдә төп оештыручы һәм ышанычлы тыл буларак, һәрдаим иренә таянып яши. Артур – аның өчен ир генә түгел, терәге дә, дусты да, һәр баланың күңелен таба белгән әти дә.
«Кирәк-ярак белән тәэмин итеп, барчасына күз-колак булып тора. Кырыслык күрсәтмичә, усалланмыйча гына. Балалар аны тыңлый, хөрмәт итә. Янәшәмдә ул булса, бернигә дә борчылмыйм. Байтак кына сынаулар аша уздык. Һәрвакыт таяныч булып калуына чиксез рәхмәтлемен», – ди күпбалалы әни, зур җылылык белән.
Шәйгардановлар гаиләсе өйдә утыруны яратмый. Ял итү урынын сайлап алумы, бәйгедә катнашу дисеңме – барысын да бергәләшеп хәл итә. Күптән түгел аларның тормышында истәлекле вакыйгалар була: Руфинә ханым «Ана даны» медаленә лаек булган, «Ел хатын-кызы», «Нечкәбил» бәйгеләрендә катнашкан, республика телевидениесендә булып кайткан. Кыскасы, алар бәхетле булуларын башкаларга күрсәтергә оялмыйча, җырлап-биеп, тормышның бөтен ямен-тәмен тоеп яши.
«Аллаһ безгә сораганнан күбрәк бирә»
Хезмәттәшләре аны күпбалалы әни буларак кына түгел, бик яхшы белгеч буларак та белә. Һөнәри осталыгы, кешеләрне уртак эшкә туплый белүе Руфинәгә зур абруй-хөрмәт китергән. Нәкъ менә коллективның чишмәләрне төзекләндерү буенча «Татнефть» бәйгесендәге уңышлары Яңа ел алды могҗизасын китереп чыгарды да бугай инде, ди ул, шаяртып.
Бәйрәм алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шәйгардановлар гаиләсенә «Татнефть» компаниясеннән бүләк – җиде урынлы «Лада Ларгус» автомобиле ачкычын тапшырган.
«Коллективыбыз эшен күргәннәрдер дә безнең гаиләне билгелисе булганнардыр, мөгаен. Бу хәлгә әлегәчә ышанып җитә алмыйбыз, – ди Руфинә ханым. – Әле һаман шушы сөенеч белән яшибез. Беләсезме, Аллаһ безгә сораганнан күбрәк бирә. Язмышымда нәкъ менә шулай килеп чыгар: шундый ышанычлы ирем, биш багалмам, шундый эшем булыр, дип беркайчан да уйлаганым булмады. Хәер, башкача яшисем дә килмәс иде».
Чыннан да, аларның бүгенге тормышлары сокланып туйгысыз. «Кайчандыр кыенлык саналган әйберләрнең чын мәгънәсендә байлыкка әйләнүен еллар узу белән генә аңлыйсың икән», – ди Руфинә ханым. Янәшәңдә бәхетеңне уртаклашыр кешеләр булса гына тормышның яме дә, мәгънәсе була шул. Ә бу гаиләдә боларның барысы да бар.
Влад Борисов
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез