Берләштерелгән кредит бюросы мәгълүматлары буенча, 2025 ел башыннан бирле иң югары күрсәткеч бу. Әлеге сан июль аендагыдан 11 процентка зуррак. Кредитка бирелгән акчаның гомуми күләме 173,39 миллиард сумга җиткән. Ә менә карта буенча уртача лимит 6 меңгә кимеп, 113 мең сумга калган.
Белгечләр августта кредит картасына ихтыяҗның нык артуын чираттагы яллар һәм балаларны мәктәпкә әзерләүгә бәйләп аңлата. Аларның фикеренчә, сентябрьдә мондый мәшәкатьләрнең бетүе һәм төп ставканың кимүдән туктавы сәбәпле, карта алучылар шактый ук азаерга мөмкин. Төп ставка акрынлап кимегән очракта исә берникадәр үсеш көтелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез