Апрель – Тукай ае! Бу айны бөек шагыйребезгә багышлау бер матур гадәт булып яшәп килә. Быел бигрәк тә бәйрәмгә җентекләп әзерләнәләр, дисәм дә ялгышмам. Камал театрында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырылган «Татар сүзе – Тукай сүзе» телевизион театральләштерелгән шигъри тамаша моның бер мисалы булып тора. Анда «Татар сүзе» халыкара телевизион нәфис сүз конкурсы финалистлары һәм Татарстанның танылган артистлары катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов үз чыгышында: «Соңгы елларда «Татар сүзе» конкурсында катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләренә ешрак мөрәҗәгать итәләр. Бу аның иҗади мирасының бүген дә актуальлеген һәм халык арасындагы популярлыгын дәлилли», – дип билгеләп үтте.

– Габдулла Тукай – гаять сизгер, нечкә лирик та, шул ук вакытта үз юлыннан тайпылмаган туры сүзле публицист та. Ул – сатира остасы һәм үз халкын үз ирегенә һөҗүм итүчеләргә каршы көрәшкә чакыручы батыр да. Аның даһиларча язылган әсәрләрендә бүген дә актуаль булган сорауларга җавап табарга мөмкин. Габдулла Тукай – безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез. Без аның әсәрләрен укып үстек һәм өйрәндек. Ул туганнан соң бер гасырдан артык вакыт үтте инде, ләкин моңарчы аның бер генә сүзе дә, бер генә шигыре дә мәгънәсен югалтмады. Безгә Тукайның лаеклы варислары булырга кирәк, чөнки ул безгә татар халкы яшәсен һәм чәчәк атсын дип васыять иткән, – диде Марат Әхмәтов. Ул шулай ук конкурста катнашучыларның чыгышлары татар халкының рухи һәм мәдәни мирасын тирәнрәк ачу мөмкинлеге бирәчәген билгеләп үтте.
Кичәне Камал актеры Фәнис Җиһанша һәм «ШАЯН ТВ» алып баручысы Мәрьям Җаппарова алып барды. Алар белән бергә сәхнәгә «Апуш» балалар студиясендә катнашучылар да чыкты. Апушлылар авыл балалары да булды, шул ук вакытта мәдрәсә шәкертләренә дә әйләнде. Гомумән, сәхнәдә төрле яшьтәге артистлар чыгыш ясады. Чаллыдан кечкенә Әмир Гатауллин «Кызыклы шәкерт» шигырен сөйләсә, Башкортстаннан чал чәчле Ринат Каюмов тамашаны «Китмибез» шигыре белән дәвам иттерде. Концерт шигырьләр җырлар белән үрелеп барды. Казан музыка көллиятенең вокаль ансамбле «Туган авылым»ны, Рөстәм Хөсәенов «Әллүки»не, ә Амелия Феофанова «Тәфтиләү»не башкарды. Катнашучылар Тукай шигырләре белән генә чикләнмәде. Тумышлары белән Теләче районыннан булган Кәримовлар-Нурмөхәммәтовлар гаиләсе Булат Ибраһимовның «Без милләткә тап төшерми яшик» шигырен укыды.

– Без – бер нәсел дәвамчылары. Сәхнәгә энем, сеңлем һәм үземнең балалар чыкты. Барлыгы 9 бала. 2023 елда «Татар сүзе» бәйгесендә «Иҗади гаилә» номинациясендә җиңдек. Ул вакытта балалар үзләре генә чыгыш ясады. Бүген исә әти-әни образларын да кертеп, без дә сәхнәгә чыктык. Бу шигырьне Булат Ибраһимовтан махсус яздырттык, – диде Алсу Кәримова.
Концертта Камал театрынан – Илнур Закиров, Тинчурин театры актеры Артем Пискунов чыгыш ясады. Пискунов апушлылар белән шаярып уйнап та алды әле. Тамашачы шагыйрә Лилия Гыйбадуллина чыгышын яратып кабул итте. Идел буе халыклары вәкилләре исә «Туган тел» шигырен мари, удмурт, чуаш, рус һәм татар телләрендә башкарды. Балтач районының Югары Ушма авылыннан Екатерина Иванова шигырьне удмурт телендә укыды. Ул 2024 елда «Татар сүзе» бәйгесендә җиңүче булган.
– «Туган тел» шигырен удмурт теленә махсус тәрҗемә иттек. Үзем, һәр милләт үз телен белергә тиеш, дигән фикердә торам. Балаларым удмурт телен беләләр, ләкин оныклар күбрәк русча аралашырга ярата. Авылга кунакка кайткач, аларга туган телебезне өйрәтәм. Үзем татарчаны мәктәптә укыганда өйрәндем. Өч телдә чиста сөйләшәм, – диде Екатерина Иванова.
Тамаша ахрында Эльмир Низамов һәм Йолдыз Миңнуллина иҗат иткән «Тукай сүзе» җырын Алинә Шәрипҗанова белән бергә «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкарды. Матур бәйрәмгә «Туган тел» җыры белән йомгак ясалды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез