Елдан-ел үсә
Быелгы сөйләшүнең төп темасы – «Технологик лидерлык – киләчәккә инвестицияләр». Ачылыш тантанасында Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко белдергәнчә, Татарстан венчур үсеше башкаласына әверелде. «Нәкъ менә Казан әлеге юнәлештә яңа идеяләр бирә», – диде ул. Россия Президенты ярдәмчесе форумның әһәмиятен дә ассызыклады. «Бу – бик мөһим чара. Икътисадый яктан тыш, ул бергә җыелу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген дә бирә. Бүген яңгыраган тәкъдимнәр стратегик характерга ия, алар киләчәк өчен кирәк», – диде Андрей Фурсенко.
Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков әйтүенчә, форумга карата кызыксыну елдан-ел арта.
– Ике дистә ел вакыт эчендә РВФ технологик үсешнең көн тәртибен формалаштыра, инвестицияләр җәлеп итә һәм тарафдарларын берләштерә торган мөһим мәйданга әверелде. Аңа карата кызыксыну елдан-ел арта. Нәтиҗәсе дә күз алдында: быел форумда 6 меңнән артык кеше катнаша, – диде ул.
Федераль министр фикеренчә, форумның төп темасы – илебез алдында торган төп бурычны чагылдыру. «Технологик лидерлык эзлекле эштән туплана һәм бу эштә үзләренә җаваплылык алырга, белем һәм тәҗрибәне берләштерергә, яңа карарлар кабул итәргә сәләтле кешеләр аерым урын алып тора», – диде ул. Аның әйтүенчә, министрлык та технологик лидерлыкка басым ясап, вузларның һәм тулаем югары белем бирү системасының эшен яхшыртырга омтыла.
Казанда уза торган форумның даими кунагы, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен үзен «венчур әнисе» дип тә атады.
– Кайчандыр кечкенә генә ярминкәдән башланган чара бүген форум дәрәҗәсенә үсеп җитте. Беренче тапкыр 2000 елда Мәскәүдә узды. Ул вакытта бик күпләр венчурның нәрсә икәнен дә белми иде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка 2006 елда әлеге чараны Казанда уздыру турында карар кабул итүе өчен рәхмәтлемен. Бу бик дөрес карар булган! – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов әлеге эшнең алга таба да дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. «Без форумның статусы һәм ихтыяҗы елдан-ел арта баруын күрәбез. Ышандырып әйтәм: бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Иң мөһиме – без кунаклар чакырдык һәм аларның барысы да килде», – диде Татарстан Рәисе.
Роботлар йөргән җирдә
Форум кысасындагы күргәзмәдә 150 югары технологияле стартап, шул исәптән Һиндстан, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Пакыстан, Кыргызстан, Беларусь һәм башка илләрдән 24 чит ил проекты катнаша. Заманасына күрә биредә пилотсыз очу җайланмаларына һәм ясалма фәһемгә зур игътибар бирелгән.
Беларусь студенты Феодор Игнатович ясалма фәһем ярдәмендә кан анализын тикшерә торган җайланма тәкъдим итә. «Авыру кешеләргә даими рәвештә кан анализын тикшереп торырга кирәк. Ә яңа җайланма моны өйдән чыкмыйча гына эшләү мөмкинлеген бирә. Ясалма фәһем 3–5 минутта анализны аңлатып та бирәчәк. Аның нигезендә табиблар читтән торып кына дәвалау тәртибен язып бирә алачак», – дип сөйләде студент. Проектны Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев та югары бәяләде. «Бу яңалыкның киләчәге бар. Ул участок табибларына эштә нык ярдәм итәргә мөмкин», – дип белдерде ул «ВТ» хәбәрчесенә.
Юлда тыз-быз чабып йөрүче самокатчыларны да акылга утыртмакчылар. Күргәзмәдә электр самокатында йөрергә өйрәтә торган тренажер тәкъдим иттеләр.
– Бүген барлык урамнар, җәяүлеләр юллары электр самокатында йөрүчеләр белән тулды. Алар аварияләр дә китереп чыгара. Ничек йөрергә кирәк икәнен белмиләр. Әйе, аларны тыярга да мөмкин. Без исә электр самокатында хәрәкәт итүчеләрне юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә тәкъдим итәбез, – дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясенең тормыш куркынычсызлыгы фәнни үзәге җитәкчесе урынбасары Леонид Шигин.
Аның әйтүенчә, тренажерда теория белән бергә башлангыч практик белем алырга да мөмкин булачак. Аны «Зарница» берләшмәсе белән берлектә уйлап тапканнар. Тиңе юк, дип тә ышандырдылар. Алга таба мондый тренажерлар мәктәпләрдә барлыкка килергә мөмкин. Инвестор тапсалар, әлбәттә.
Рөстәм Миңнехановның игътибарын бөтен җирдән үтеп йөри ала торган машина да җәлеп итте. Татарстан Рәисе аның тизлеге белән кызыксынды. Ул сазлык, елга-күлләр аша сәгатенә 50 чакрым тизлек белән йөри ала икән. Гадәти юллар өчен түгел. Соңрак Рөстәм Миңнеханов биредә үк Андрей Фурсенко һәм Валерий Фальковка «Атом» автомобилен күрсәтте.
Тәвәккәллектән башлана
Киләчәк турында сөйләшү пленар утырышта дәвам итте. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда венчур проектлары һәм инновацияләр белән эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде. «Республикада технологик эшкуарлыкка, технологик лидерлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән финанс һәм финанс булмаган институтларның тулы бер системасы эшли», – диде ул. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республиканың Инвестиция-венчур фонды стартапларга ярдәм итү буенча тулы бер программаны тормышка ашыра. Узган ел әлеге институт тарафыннан хезмәттәшләр белән берлектә 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән, 37 проект финансланган.
Татарстан Фән һәм технологияләр фонды югары уку йортлары белән предприятиеләр арасындагы фәнни-җитештерү эшен киңәйтү өчен грант конкурсы башлап җибәргән. Нәтиҗәдә 25 компания 35 инновацион технологияне кулланышка кертү өчен бюджеттан – 236 миллион сум һәм шәхси чыганаклардан 600 миллион сумга якын акча алган.
– Шунысы куанычлы, республиканың фәнни-мәгариф оешмалары технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга ныклап кушылды. Безнең университетлар һәм тикшеренү оешмалары илебез икътисады өчен мөһим юнәлешләр буенча 3,2 миллиард сумга якын акча җәлеп итте инде, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Андрей Фурсенко әйтүенчә, венчур бизнесы – курку һәм комсызлык арасындагы көрәш ул. «Акчаны югалтасы килми, шул ук вакытта байыйсы да килә. Бүген бизнес өлкәсендә куркаклык җиңә кебек», – диде ул. Россия Президенты ярдәмчесе сүзләренә караганда, Россиягә үзебезнең инновацияләр һәм хәлиткеч карарлар кирәк. Венчур әнә шул тәвәккәллекне күз уңында тота да инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез