Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында энциклопедияләр чыгару юнәлешендә эшчәнлек алып баручы бердәнбер фәнни оешма.
– Көн үзәгендә торган эшләрне телгә алсак, бүген рус һәм татар телләрендә дөнья күргән, туган төбәгебез табигате һәм торак пунктларына багышланган комплекслы хезмәтләр: «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый байлыклары: иллюстрацияле энциклопедия» һәм 3томлы «Татарстан Республикасының торак пунктлары: иллюстрацияле энциклопедия» киң җәмәгатьчелек арасында масштаблы фәнни белешмәлекләр буларак танылды. Шулай ук рус телендә Казахстан һәм Үзбәкстан татарларына багышланган иллюстрацияле белешмәлек һәм энциклопедияләр, татар телендә күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган «Каюм Насыйри: персональ энциклопедия» һәм биобиблиографик күрсәткеч дөнья күрде.
Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм МусаҖәлилнең 120 еллыгына багышланган белешмәлек һәм энциклопедик очерклар киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты.
Институт цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү юнәлешендә нәтиҗәле эшли һәм «Tatarica 2.0.»онлайн-энциклопедия контентын киңәйтү юнәлешендә киңкырлы эшчәнлек алып бара.
Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәсе нигезендә Институт һәрбер муниципаль районның энциклопедиясен булдыру эшенә кереште. Буа, Спас, Чүпрәле муниципаль районнарына багышланган энциклопедияләр нәшер ителде. Хәзерге вакытта Арча, Саба, Кукмара, Лаеш һәм Зәй районнары энциклопедияләрен нәшриятка тапшыру эшенә әзерлек бара. Борынгы чорлардан алып бүгенге көннәргә кадәр Казан тарихын колачлаган беренче фундаменталь «Казан» иллюстрацияле энциклопедиясен булдыру – шулай ук төп максатларның берсе.
Тагын бер максат – республикада яшәүче төп халыкларның этник үзенчәлекләре, тормыш-көнкүреше тасвирланган «Татарстан халыклары»иллюстрацияле энциклопедиясен төгәлләү. Институт коллективы шулай ук халкыбыз һәм кардәш халыкларның уртак тарихын гәүдәләндергән «Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» энциклопедик басмаларын, Үзәк Азиянең татар диаспораларына, Идел һәм Урал буе халыклары тарихы һәм мәдәниятенә багышланган энциклопедияләрне әзерләүгә кереште. Шулай ук Муса Җәлил персональ энциклопедиясен,Кыргызстан һәм Төрекмәнстан татарларынабагышланган белешмәлекләрне нәшриятка тапшыру зур бурыч булып тора. Алга таба күптомлы «Татар энциклопедиясе»нең актуальләштерелгән, яңартып тулыландырылган яңа басмасын әзерләүгә керешүкүздә тотыла», - дип таныштырды Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтыдиректоры Эльмира Галимова.
Тәүфыйк Кәримов Астана шәһәреннән килгән. Ул – Татар һәм башкортларның Казахстан конгрессы җитәкчесе. Андагы татарларның яшәеше белән таныштырды. «Хәзер Казахстанда 25 мең тирәсе татар яши. Без Казанда эшләнгән һәм нәшер ителгән «Казахстан татарлары» энциклопедиясе өчен бик рәхмәтле. Тырышабыз, әмма бүгенге шартларда татар телен саклап калу бик авыр», – диде ул.
Конференциядә сүз нигездә цифрлаштыру турында барды.
– Энциклопедиядәге мәгълүматлар ясалма фәһем, цифрлаштыру өчен нигез булып тора, - диде Эльмира Мөнировна бу җәһәттән.
Кыскасы, энциклопедик мәгълүматлар цифрлаштыру өлкәсендә сыйфат ягын алдырачак. Иң мөһиме, вакыт ягыннан бик отышлы булачак. Бу хакта Новосибирскидан килгән Россия академиясенең Себер тарихы бүлеге директоры Вадим Рынков белән Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе доценты Борис Орехов та үз фикерләрен әйттеләр. Мәскәүдән килгән Россия Фәннәр академиясе Горькийисемендәге дөнья әдәбияты институтының фәнни хезмәткәре Наталья Корниенко исә гомерентекстология эшенә багышлаган, ягъни язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен җыеп, томнар әзерләгән. «Минем өчен текстология – бу юнәлештә төп нигез . Ясалма фәһем шул мәгълүматка таянып кына эшли ала», – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез