«Ябыгам дип, салатка май өстәмәү дөрес түгел. Яшелчәдәге витаминнар һәм туклыклы матдәләр үсемлек мае салган очракта гына эреп, организмга сихәт китерә. Яшелчә белән бергә мондый май йөрәк-кан тамырларына бәлзәм сипкәндәй тәэсир итә, канда шикәр микъдарын көйли», – ди белгеч.
- Яшел тәмләткечләр өстәмәү. Теләсә кайсы салатка укроп, петрушка, базилик, яфраклы салат ише «яшеллек» өстәргә кирәк. Һәркайсы авыруларга каршы торырдай файдалы антиоксидантларга бай чөнки. Яшел тәмләткеч салганда, салат өчен махсус өстәмәләр кулланырга да кирәкми. Ә болары, беренчедән, бик калорияле, икенчедән, сәламәтлек өчен файдасыз.
- Гел яшелчәдән торган салат ашау. Салатны аксымлы ризыклар – сыр, балык, тавык ите, чикләвек, көнбагыш кушып ясаганда, тәмлерәк тә, туклыклырак та була. Артыгын ашамаска гына кирәк.
- Сохари өстәү. Күп кенә салатларга ипи кетермәчләре, сохари өстәргә яратабыз, ләкин аларның файдасы юк дәрәҗәсендә. Туклыклы матдәләре аз, җиңел углеводлары күп булганлыктан, кандагы шикәрне кинәт күтәрә һәм бик тиз карын ачуга китерә.
- Соус куллану. Майонез һәм төрле соуслар, әлбәттә, буй-сынга зифалык өстәми. Аларда тоз, шикәр күп. Ә инде төрле тәмләткечләре туя белми ашауга китерә.
- Бер төрле генә салат ашау. Атнасына җиде тапкыр кыяр белән помидор салаты ашау әллә ни дөрес түгел. Шуңа төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш салып ясарга тырышыгыз. Бераз кишер, татлы борыч, кәбестә, борчак, төрле җимешләр өстәлгән салатлар күпкә файдалы булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез