Газетага язылу

Дилбегәне кысып тотасы: Татарстанда атларны 50 меңгә җиткерергә ниятлиләр

Ат – татар халкы өчен йорт хайваны гына түгел, ә яшәешнең нигезе, тугры дусты, каһарманлык үрнәге һәм милли горурлыгы.

Дилбегәне кысып тотасы: Татарстанда атларны 50 меңгә җиткерергә ниятлиләр

Шуларның барысын да истә тотып, Татарстанда атчылык тармагына яңа сулыш өрелә. Киләсе елдан бу юнәлешне үстерү өчен биш елга исәпләнгән яңа проект эшли башлаячак. Шушы вакыт эчендә республикадагы атлар санын 50 мең башка җиткерү бурычы куелды. Моңа нинди юллар белән ирешергә ниятлиләр?

Асылы

«2027–2031 елларда Татарстан Республикасында атчылыкны үстерү» төбәк проектының максаты һәм асылы нидә? Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтүенчә, проектны гамәлгә ашыру 2032 елда атларның баш санын 1,5 тапкыр арттырырга, нәселле атлар базасын яхшыртырга, шулай ук тармакка яшь белгечләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Төп бурыч – ат үрчетү традицияләрен саклау һәм үстерү, аны халык, аеруча яшьләр арасында популярлаштыру. Моңа ирешү өчен республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы район башлыклары белән берлектә проект чараларын тормышка ашырырга һәм күрсәткечләргә ирешергә тиеш булачак.

 

– Элек-электән ат һәм татар халкы тормышы тыгыз бәйле. Аты барның дәрте бар, дигән ата-бабалар. Без бүген дә бу хакта онытмаска тиеш. Атларга мәхәббәтне сакларга кирәк, бигрәк тә яшьләр арасында, – диде Рөстәм Миңнеханов Юлламада.

 

Министрлык мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта республиканың барлык хуҗалыкларында 32 мең башка якын ат исәпләнә. Шуларның 13 меңнән артыгы – шәхси хуҗалыкларда. Соңгы ярты елда аларның баш саны бер меңгә арткан. Продуктив һәм спорт атларын үрчетү белән Татарстанның 86 хуҗалыгында шөгыльләнәләр. Иң күп атны Саба, Балтач һәм Буа районнарында асрыйлар. Шулай ук республиканың сигез хуҗалыгы нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнә.

 

Шунысы куандыра: субсидияләр барлык төр хуҗалыкларга, шул исәптән шәхси хуҗалыкларга да биреләчәк. Әйтик, ат абзарын төзү өчен тотылган чыгымнарның илле процентын йөз баш ат асраучы да, ун баштан артык мал тотучы да кире кайтара алачак. Ел саен һәр атка бирелә торган субсидия күләме дә 5 меңнән 10 мең сумга кадәр арттырыла. Ярдәм чараларын алыр өчен, хуҗалыклар атларын «Хорриот» системасында теркәргә һәм биш ел дәвамында баш саннарын киметмәскә тиеш. Моннан тыш, программа кысасында селекция үзәге булдыру планлаштырыла, кадрларны әзерләүгә дә зур игътибар биреләчәк.

 

– Шулай итеп, тәкъдим ителә торган чаралар атчылык тармагын үстерүнең төп юнәлешләрен колачлый: товар аты һәм нәселле хайван сатып алудан башлап каралты-кура, юллар төзү, җиһазлар сатып алу һәм селекция эшен үстерүгә кадәр. Бу проект бурычларын комплекслы хәл итүгә һәм Татарстанда тармакның үсүенә ярдәм итәчәк, – ди министрлык белгечләре.

 

Җиңел булмаячак

Биш ел эчендә республикадагы атлар санын 50 мең башка җиткерү бурычы куелды. 2032 елга кадәр тагын 18 мең башка кадәр арттырырга кирәк дигән сүз бу. Зур сан. Биш ел эчендә моңа ирешү мөмкинме һәм бу юлда нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга туры киләчәк?

 

– Әлегә моны күз алдына китерү бик авыр, ышанып та бетмим. Моның өчен тәкъдим ителгән барлык чараларның төгәл үтәлүе һәм, чыннан да, тәртип урнашу, әллә никадәр кешене кызыксындыру кирәк, – дип саный Апас районының Чүри-Бураш авылы фермеры Легендар Минһаҗев.

 

Фермер першерон токымлы эш атларын үрчетү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта аның егерме биш аты бар.

 

– Атчылык тармагы отышлы булсын өчен, аның белән ныклап торып шөгыльләнергә кирәк. «Алдым-саттым»га гына кала икән, файдасы юк. Чабыш аты асраучы күзлегеннән карыйк. Әйтик, ул Сабан туенда атын чаптырып, микродулкынлы мич алып кайтып китә, ди. Ә атны бер ай ашату гына да 18 мең сумга төшә. Бу бүләк кенә ат хуҗасын кызыксындыра аламы? Шуңа күрә мин эш атларын үрчетеп сатам һәм бияләрне арттыру ягын карыйм. Миндә чиста инглиз токымлы айгыр бар. Бәясе – 1 млн 800 мең сум. Анысын бары тик күңел хакы өчен генә тотам. Аның белән акча эшләп булмый. Тагын бик зур мәсьәлә – көтүлек җирләре булмау. Ярый ла мин күптәннән шөгыльләнәм һәм андый проблемам юк. Ә яңа гына эш башлаучылар бу бик зур каршылык тудыра. Тагын бер өстенлегем: ветеринар белгечлегем бар. Эш рәтен белмәүчегә ялынып йөрергә дә туры килмәсен дип, 2011 елда махсус укып чыктым, – ди ул.

 

Атларны гына дәвалаучы ветеринарлар, ясалма орлыкландыру пунктлары булмауны башка әңгәмәдәшләребез дә әйтте.

 

– Без ун елдан артык ат тотабыз. Шушы еллар эчендә ул нибары өч тапкыр гына колынлады, чөнки алып барырга айгыр юк. Бу хәл бер бездә генә түгел, күрше авылларда яшәүчеләр дә зарлана, – ди Мөслим районыннан Илнур Ибраһимов.

 

Ат итен сату арта

Республикада җитештергән ат ите халыкка җитми. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда республика халкы 4 мең тонна ат ите ашаган. Ә җитештерү – 1,85 мең тонна гына. Калганнары Башкортстан, Мари Эл һәм Чувашиядән кертелә.

 

Шәхси хуҗалыкларда исә иң күп атны (1056 баш) Кукмара районында асрыйлар. Монда фермер һәм шәхси хуҗалыклар кооперативка берләшкән. «Итле» кооперативы ат итеннән ризыклар әзерләп сата. Оешма рәисе Эльвира Гарифуллина әйтүенчә, ит табу һәм продукция сату белән авырлыклар юк.

 

– Кибетне ачкан елларда халыкның 80 проценты тана ите алса, 20 проценты ат ите ала иде. Хәзер бик нык үзгәрде: 50/50. Ат итен тәмлерәк, йомшаграк, мае да катып китми, дип алалар. Коронавирус вакытында атның җилкә итен җиткереп булмады, файдасы зур дип кызыктылар. Киров өлкәсеннән алып китүчеләр дә бар. Безнең өчен иң мөһиме – сыйфат. Ә эшебездә иң авыры – хезмәткәрләр табу. Тармакка яшьләр килми, – ди ул.

 

Аңны үзгәртү

Программада зур игътибар татар токымлы атларны үрчетүгә дә биреләчәк. Соңгы бер ел эчендә аларның саны, бер мең башка артып, 1123 кә җитте. Хәзерге вакытта татар токымлы атларны үрчетү белән ун хуҗалык шөгыльләнә. Баш саннары буенча иң алдынгылар – Самат Нәбиуллин (Лениногорск), Сәгыйть Гыйниятуллин (Теләче), Фәнис Бакиров (Әлки) хуҗалыклары.

 

Фәрит Нәбиуллинны республиканың данлыклы атчысы буларак беләбез. Улы Самат белән бергәләп алар татар токымлы атлар үрчетә. Ел әйләнәсе баш саннары 300–400 булса, җәен 700 гә җитә, алга таба тагын арттыру планнары бар.

 

– Безнең районда атчылыкны үстерү турыда җыелып сөйләшүләр башланды инде. Мин моны татар токымлы атлар алып үрчетер өчен яхшы мөмкинлек дип саныйм. Сөтчелек буенча эшләүче фермерларга бәлки атчылыкка күчәргә вакыт җиткәндер? Татар атларын карау җайлы, алар кышын да үз-үзләренә ризык таба ала. Башка токымнарга караганда, асрау да отышлы, үзкыйммәте азрак, – ди ул.

Фәрит абый әйтүенчә, башка тармаклардагы шикелле үк монда да тулы цикл булу кирәк.

 

– Атны үстереп, аларны арзан бәядән алыпсатарларга сатып җибәреп кенә булмый. Әйтик, узган ел алар тере малның килосын 240–250 сумга алалар иде, быел инде 170–180 сумга кадәр төште. Кибеттә бәяләр арта гына, димәк, ул акча эшкәртүдә кала. Шуңа күрә эшкәртү үзебездә булырга тиеш. Моның өчен кооперативлар төзүне җайларга кирәк. Анда бер район атчылары гына түгел, берничә район берләшә ала. Чит илләргә чыгар өчен, үзебезне бер бренд астында тәкъдим итәргә кирәк. Киләчәктә моны хәл итмичә торып, алга китеп булмаячак, – ди ул.

 

Фермер фикеренчә, халык арасында елкы итен ашауны тагын да популярлаштырырга була. Сәламәтлек ягыннан караганда, кымыз һәм елкы ите – иң файдалысы. Тавыкны төрле уколлар белән үстереп була, ә атка хәтта чамадан тыш ашлама сибеп үстергән ашлыкны да ашатып булмый, ул авырый башлый.

 

– Рәисебез Рөстәм Миңнеханов бу эшне юкка гына башлагандыр дип уйламыйм. Ат татарны гомере буе озата барган. Ул аны җылыткан да, саклаган да, ашлы да, эшле дә иткән. Тик халыкның бүгенге аңы белән ат саннарын 50 меңгә җиткерү – авыр эш. Моның өчен иң беренче чиратта кешенең фикере, тормышка карашы үзгәрергә тиеш, милли традицияләргә, атка һәм хезмәткә хөрмәт тәрбияләргә кирәк, – ди Фәрит Нәбиуллин.

 

Киләсе елдан ат үрчетүчеләргә тәкъдим ителәчәк ярдәм чаралары

 Бу максатларга 3,5 млрд сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.

 

Нинди субсидия?

Күләме

Кемнәргә тиеш?

Татарстаннан читтә бия сатып алуга

Бия бәясенең 50 процентын кире кайтару, ләкин бер башка 100 мең сумнан артып китмәскә тиеш.

Эре һәм фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар

Атларның баш саннарын арттыруга

Арттырылган һәр атка 10 мең сум бирелә.

Эре һәм фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар

Татар токымлы тайның генетикасын белү өчен үткәрелә торган анализлар (генотипирование) тапшыруга

Бер башка тотылган чыгымнарның 70 проценты кире кайтарыла.

Эре һәм фермер хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр

Татар токымлы атларның баш санын арттыруга

Бәясенең 80 проценты кире кайтарыла, тик бер башка 160 мең сумнан артып китмәскә тиеш.

Эре һәм фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр

Нәселле айгыр сатып алуга

Бәясенең 80 проценты кире кайтарыла, тик бер башка 640 мең сумнан артып китмәскә тиеш.

Эре һәм фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр

Ветеринария җиһазларын сатып алуга

Җиһаз бәясенең 80 проценты кире кайтарыла.

Эре һәм фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр

Саву аппаратын сатып алуга

Бәясенең 50 проценты кире кайтарыла, тик ул 25 мең сумнан артып китә алмый.

Эре һәм фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр

Кымыз ясау өчен сөт җиһазын сатып алуга

Бәясенең 50 проценты кире кайтарыла, тик ул 25 мең сумнан артып китә алмый.

Эре һәм фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр

10–100 башка исәпләнгән ат абзарын төзү, төзекләндерү, проект-смета документларын эшләүгә, 500 метр озынлыктагы юл төзекләндерүгә һәм карда төзүгә

Чыгымнарның 50 проценты кире кайтарыла, ләкин 18,75 млн сумнан артып китәргә тиеш түгел.

Эре һәм фермер хуҗалыклары

100 баштан артык атка исәпләнгән аграр типтагы ат абзарын төзү, төзекләндерү һәм проект-смета документларын эшләүгә, 500 метр озынлыктагы юл төзекләндерүгә һәм карда төзүгә

Чыгымнарның 50 проценты кире кайтарыла, ләкин 15 млн сумнан артып китәргә тиеш түгел.

Эре һәм фермер хуҗалыклары

Атларны дәвалауга, шулай ук ветеринария профиле буенча укучы студентларның гамәли белемнәрен арттыруга лаборатор-клиник корпуслар өчен җиһазлар сатып алуга

Чыгымнарның 90 проценты кире кайтарыла.

Эре һәм фермер хуҗалыклары

Профессор-укытучылар составын, алдынгы фәнни учреждениеләрнең магистрантларының һәм студентларының белемнәрен күтәрү һәм стажировкаларын оештыруга

2 440 мең сум бирелә.

Урта һөнәри һәм югары уку йортлары

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре