Газетага язылу

Диспансеризация узган 100 мең кешедә чир тапканнар

Быел Татарстанда диспансеризация узган 100 мең кешедә теге яки бу чир барлыгы ачыкланган. Шуларның 32 меңендә – кан әйләнешенә бәйле авыру. Быелгы диспансеризация тагын ниләр белән истә калачак?

Диспансеризация узган 100 мең кешедә чир тапканнар
Илдар Мөхәммәтҗанов

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм һәм сәламәтлек саклау бүлеге башлыгы Елена Хафизова сүзләренә караганда, быел республикада 1,45 миллион кеше диспансеризация узган. Билгеле булганча, 18–39 яшь аралыгындагы кешеләр – өч елга бер, ә 40 яшьтән узганнар һәр ел саен диспансеризация тикшеренүе узарга тиеш. Гадәти профилактик тикшеренүдән аермалы буларак, диспансеризациягә онкоскрининг та керә.

– Диспансеризация программасының бөтен асылы мәкерле чирләрне башында ук күреп алып, вакытында чарасын күрүдән гыйбарәт. Аерым алганда, диспансеризация вакытында йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авырулары башлангыч чорда ачыклана, – дип сөйләде журналистлар белән очрашуда Елена Хафизова. – Соңгы елларда диспансеризация узу өчен шартлар күпкә уңайланды. Хәзер аны эштән соң кичке якта һәм шимбә көнне дә узып була. Районнарга күчмә хастаханәләр, шул ук күчмә маммография җиһазлары йөри.

Билгеле булганча, соңгы елларда илдә хатын-кыз белән ир-атларның репродуктив сәламәтлегенә игътибар бермә-бер артты. 2024 елдан, әйтик, шул ук диспансеризация программасы кысасында кешенең әти-әни була алу сәләтен, нәсел калдыру мөмкинлекләрен дә тикшерә башладылар. Узган ел, әйтик, Татарстанда 9 меңнән артык кешедә теге яки бу репродуктив кимчелек тапканнар.

Аерым алганда, диспансеризация узучы хатын-кызлар хәзер моның өчен өстәмә рәвештә күкрәк бизләренә УЗИ, аналык муентыгын тикшерү, җенси юл белән күчә торган инфекцияләргә тикшерү уза. Ир-атлар исә спермограмма, репродуктив әгъзаларына УЗИ ясата. Хәзер С гепатитына тикшерелү дә мәҗбүри. Ир-атларга да, хатын-кызларга да. Моңа кадәр әлеге процедураны стандарт рәвештә табибка күренгәннән соң, тар белгечкә юллама алган очракта гына узып була иде.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш репродуктологы Фирая Сабирова белдерүенчә, узган ел хатын-кыз белән ир-атларның репродуктив сәламәтлеге сынау рәвешендә республиканың берничә районында гына тикшерелгән булса, быелдан инде ул бөтен республика күләмендә гамәлдә.

– Быел аны 450 меңнән артык кеше узды. Диспансеризациянең бу төре барыннан да бигрәк ир-атларның сәламәтлеге дә күз уңында булу белән әһәмиятле. Яшерен-батырын түгел, хатын-кызлар әледән-әле гинекологка күренеп тора. Ир-атның репродуктив сәламәтлеге игътибардан читтә кала. Кызганыч, бүген ир-атлар арасында нәселсезлек очраклары арта гына бара, – дип кисәтте белгеч.

Быелгы диспансеризация вакытында ир-ат белән хатын-кызларда нигездә ялкынсыну, симерү очраклары ачыкланган. Билгеле булганча, аларның һәр икесе дә әти-әни була алу ихтималын бермә-бер киметә. Хәрәкәт җитмәү, дөрес тукланмау, тәмәке тарту, гаджетлар белән мавыгу да нәселсезлеккә китерә ала, дип кисәтә баш репродуктолог.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фейсханова сүзләренә караганда, соңгы арада шундый күренеш күзәтелә башлаган. Диспансеризация вакытында теге яки бу чир булуы ихтимал дигән сүзне ишеткән кеше шундук шәхси клиникага барып, яңадан анализлар тапшыра башлый икән.

– Ә шәхси клиникаларда күп кенә тикшеренүләр гадәттә башка ысул белән башкарыла. Аларның күбесе чынбарлыкны тулысынча ачыкларга мөмкинлек бирми. Аннары безгә шул анализ нәтиҗәсен күтәреп килә дә, менә башка җирдә тапшырып карадым – нәтиҗәсе тискәре булды, дип, безгә шелтә белдерә башлый ул. Чынлыкта диспансеризация барышындагы барлык тикшеренүләр тиешле таләпләргә җавап бирә, җиренә җиткереп башкарыла, – дип ачыклык кертте белгеч.

Белеп тор!

– Диспансеризация ике этаптан тора. Башта барлык төп тикшерүләрне узасың. Алар барышында сәламәтлегендә берәр кимчелек табылган кешене икенче этапка – тар белгечләр янына озаталар.

– Закон нигезендә исә эш бирүче диспансеризация узган өчен түләнә торган ял көне бирергә тиеш. 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләргә ул елга – бер, пенсиядәге һәм пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләргә ике мәртәбә бирелә. Калганнар аны өч елга бер мәртәбә ала. Диспансеризацияне кичке якта яки шимбә көнне дә узып була.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре