Газетага язылу

Һәр буынның – үз Әлмәндәре: Камал театры тамашачыны үткән һәм киләчәк турында уйландырды

Көттек. Ниһаять, ул кайтты. Камал театрының иң популяр һәм легендар спектакльләренең берсе «Әлдермештән Әлмәндәр» – кабат сәхнәдә.

Һәр буынның – үз Әлмәндәре: Камал театры тамашачыны үткән һәм киләчәк турында уйландырды
Премьера 10–12 апрель көннәренә билгеләнгән булса да, аны бер көн алдан татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим иттеләр. 800 кешелек зал шыгрым тулы иде. Алар арасында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең беренче вариантын карамаган кеше булды микән? Булса да бармак белән санарлыктыр. Чөнки ул сәхнәдә 30 елдан артык тулы залларда уйналды. Аның телевизион вариантын да тамашачы кат-кат карады.

«Чагыштырырбыз инде»

Күпчелек бу спектакльне яттан белә, Шәүкәт Биктимеров (Әлмәндәр карт), Равил Шәрәфиев (Әҗәл), Нәҗибә Ихсанова (Өммия), Рәшидә Җиһаншина (Хәмдебану), Ирек Баһман (Искәндәр) уеннары хәтергә нык сеңгән. Шуңа күрә премьерага халык үзенә бер төрле рәхәт сагыну хисе, нәрсә булыр, ничек уйнарлар, дигән икеле-микеле уйлар белән дә килде.

Спектакль видеоязма белән башланып китә. Күктәге хәлләр: Газраил (бу рольдә – Равил Шәрәфиев), 91 яшен тутырган Әлмәндәр картны алырга дип, Әҗәлне (Эмиль Талипов) Әлдермешкә җибәрә. Шулай итеп, вакыйгалар авылга, Әлмәндәр карт йортына күчә. Соңгы елларда театрлар, зур декорацияләрдән арынып, минимализмга күчкән иде. Монда сәхнә тутырып, декорация куелган. Күңелгә якын музыка һәм без сагынган Әлмәндәр карт. Килеш-килбәте, хәтта тавышы да бер мәлгә аныкы кебек. Әллә.... Шәүкәт Биктимеров... Монда грим белән генә охшатып булмас, Рамил Төхвәтуллинда Шәүкәт абый чалымнары бар икән ләбаса. Җырчы артист шул инде, ала карга турындагы җырны да бик матур җырлый. Һәм ул үзенең харизмасы, таланты белән тамашачыны үзенә ышандырды, тиз арада спектакльгә алып кереп китте. Артистка бу роль белән сәхнәгә чыгу җиңел булмагандыр. Бер яктан бик зур бәхет булса да, икенче яктан утлы күмер бастырган кебек.

«Әлдермештән Әлмәндәр» татар дөньясында, милли сәнгатебездә зур урын алып тора. Тамашачы арасында җитәкчеләрнең дә шактый булуы – моңа бер ишарә. Премьерага Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, парламентның Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, министрлар, депутатлар килгән иде.

Спектакль алдыннан Марат Әхмәтовның уй-хисләрен белештек.

– Беренчедән, без – шул чор балалары. Ул язмышта үз яшьлегеңне, әти-әниләр образын эзлисең. Икенчедән, әлеге спектакльнең чагыштыру өчен үткәне һәм бүгенгесе бар. Без инде күп тапкырлар караган спектакльнең сәхнәгә хәзерге куелышы ничек булыр? Әлмәндәр бабай образын Рамил Төхвәтуллин Шәүкәт абый кебек булдыра алырмы? Бу – зур җаваплылык бит. Шулай ук килене Өммияне Нәҗибә апа кебек уйный алырлармы? Ирек Баһманның сузып: «Иии... әтиии», – дип сөйләүләрен чагыштырып эзләрбез инде. Бүгенге тамашачы да икенче. Тулы бер буын үсеп чыкты бит. Ул теге чордагы рух белән яши микән? – дип, фикерләре белән уртаклашты ул.

Яшерен-батырын түгел, Камал театры спектакльне кабат сәхнәгә кайтарырга ашыкмады. Икеләнүләр ахырга кадәр булды. Шәүкәт абый Биктимеров киткәннән соң, аны башка артист белән алыштыру мөмкин дә түгел иде, тамашачы да кабул итмәячәк. Моның өчен вакыт кирәк булды. Һәм ул көн килеп җитте. Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевнең «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен кабат кайтаруын режиссерның кыю адымы дип бәялик.

Әлмәндәр карт васыяте

Әлмәндәр образын Шәүкәт Биктимеровтан соң кем уйный ала? Бу сорау шактый еш куелды. Аңа җавапны артист үзе исән чакта әйткән дә булган. Үзара гәпләшеп утырганда: «Миннән соң Рамил Төхвәтуллин уйнар», – дигән Шәүкәт абый. Бәлки ул вакытта аның сүзләрен җитди дә кабул итмәгәннәрдер. Ә бит моны Әлмәндәр картның васыяте дип тә карарга мөмкин.

Һәр буынның үз Әлмәндәре була. Һәм бүген ул образ яңарсын өчен, спектакль кайтырга тиеш иде. Узган гасырның 80–90 нчы елларында Әлмәндәр картның яшәү мәгънәсе, дөньяга карашы, сугыш турындагы фикерләре бүген безнең аңыбызга тирәнрәк үтеп керә, ныграк аңлыйбыз. Авырлыклар алдында сыгылып төшмәгәннәр генә рухи көчен саклый ала. Әҗәл каршында да сынатмый.

Һәр артист – үз урынында

Илгиз Зәйниев спектакльнең беренче куелышындагы шактый алымнарны үзгәртмичә саклап калган. Һәм бу отышлы да кебек. Ә менә Әҗәл образын (Эмиль Талипов) ул тулысынча яңадан сүтеп җыя. Миңа ул вампирлар турындагы фильм героен хәтерләтте. Баштагы шәпкә кабул итү авыррак булды. Теләсәң-теләмәсәң дә, барыбер чагыштырып утырасың бит. Ләкин Эмиль Талипов үз ролен зур осталык белән башкара һәм яраттыра белә. Спектакльне «танылган Әҗәл» Равил Шәрәфиев тә залда карап утырды. «Мин бу рольдә Эмиль Талиповны гына күрәм», – ди ул.

Әлмәндәрнең улы Искәндәр дә (Олег Фазылҗанов) үз образын тапкан. Сузып-сузып сөйләгәнен көтсәк тә, булмады. Әмма режиссер аңа тамашачыны җәлеп итәрлек холык салган. Кайвакыт Искәндәр, авыру икәнлеген онытып җибәреп, егетләрчә атлап китүләре белән генә сынатты.

Спектакльдә һәр артист – үз урынында, һәрберсенә үз роле килешеп тора. Илсөя Төхвәтуллинаның Хәмдебануы – чын татар әбие. Ягымлы, сабыр, затлы. Аңарда да Рәшидә апа Җиһаншина чалымнары сизелә. Кайчандыр Мәйсәрә белән Булатны уйнаган пар бүген Әлмәндәр карт белән Хәмдебану карчыкны да бик килештереп башкаралар.

Өммия киленне Нәҗибә Ихсановадан соң уйнау шулай ук зур җаваплылык сорый. Алсу Каюмова бу рольдә үзен тапкан. Аның Өммиясе усал булса да, үз урынын белә, каенатасы белән талашса да, артыгын кыланудан тыела.

Әлмәндәр картның дусты Евстегней (Илтөзәр Мөхәммәтгалиев) янына баруы һәм аларның җырлашып утыру мизгеле спектакльнең шулай ук күңелгә тия торган өлеше булды. Әлбәттә, алга таба һәр артист образ белән эшләячәк, ул аны ныгытачак. Без бит «Әлдермештән Әлмәндәр»нең дә 1976 елда куелганын түгел, инде дистә еллардан соң шомарган, камилләшкән вариантын хәтердә саклыйбыз. Яңа куелышның да озын гомерле булуын телибез. Шәүкәт Биктимеровка Әлмәндәрне уйный башлаганда 48 яшь булган. Ул аны уйный-уйный, чын мәгънәсендә аксакалга әйләнде. Рамил Төхвәтуллинга быел 60 яшь тула. Бу ролен ул Әлмәндәр карт яшендә дә уйнасын иде әле. Туфан ага Миңнуллиннан мирас булып калган мондый спектакльләр татарга кирәк. Яшәү тәмен, тормыш мәгънәсен искә төшереп тору өчен.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре