Чаманы белергә
Организмның көн уртасында ял соравында бернинди сәерлек тә юк, бу – гадәти хәл. Көндезге йокының файдалы яклары җитәрлек, тик зыянга булмасын өчен чама хисен онытып җибәрмәскә генә кирәк. Кичке йокы сәгате белән көндезгесен кушкач 7–8 сәгатьтән артыкка китми икән, димәк, әлеге йокының бернинди зыяны да юк. Әгәр артса, көндез йоклауның организм өчен бернинди файдасы да юк.
Чама хисен ашаганда гына түгел, йоклаганда да югалтырга ярамый. Көндезге йокы сәгате артыкка киткәндә төнге йокының рәте китә, кеше йокысызлыктан интегә. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, көннең икенче яртысында 40 минуттан да озаграк йоклаган кеше киләчәктә депрессиягә бирешергә мөмкин. Галимнәр көндез 15–20 минут черем итеп алу иң файдалысы дип саный. Көндезге йокыны «Штирлиц йокысы» дип тә йөртәләр. 15–20 минут йоклап алганда тирән йокыга кителми, шуңа күрә уяну да җиңелрәк һәм көндәлек эшләрне дәвам итү дә кыенлык тудырмый. Көн уртасында бераз гына черем итеп алу кичкә кадәр җитәрлек көч һәм энергия бирә. Көндез черем итеп алу игътибарлылыкны 50 процентка, хәрәкәтчәнлекне 16 процентка арттыра. Көн уртасында черем итеп алучының кәефе дә яхшырак, зиһене дә ачыграк, эше дә нәтиҗәлерәк була.
Артык та ярый
Төнге йокы 2–3 сәгатькә кыскарак булса, бер сәгать черем итеп алу да ярый. Спорт белән шөгыльләнүче, көн саен физик күнегүләр башкаручыларга да көндез 40–50 минут йоклап алу файдага булыр. Бу мускулларга тынычлану һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Төнлә тиешенчә йокламаган, авыр физик яки акыл хезмәте башкаручыларга, көмәнле һәм бала имезүче хатын-кызларга да көндез нәкъ шуның кадәр йоклап алырга киңәш ителә. Черем итәргә мөмкинлек булмаса, күзләрне йомып берничә минут ятып яки утырып тору да организмга зур файда бирә.
Чир билгесе түгелме?
Табиблар көндез черем итеп алу гадәте чир билгесе дә булырга мөмкин дип кисәтә. Йоклаганда билгеле бер вакыт дәвамында суламый торучы – апноэдан интегүче кешеләр дә көндез черем итеп алырга ярата. Апноэ – бик мәкерле авыру. Әлеге чир Җир шарындагы халыкның яртысында диярлек күзәтелә. Көндез черем итеп алу гадәте кешедә нарколепсия башлану турында да кисәтергә мөмкин. Әлеге неврологик тайпылыш вакытында кеше көндез гел йокымсырап йөри.
Яшең җитсә алтмышка
Өлкән яшьтәгеләр дә көндез черем итеп алырга ярата. 60–65 яшьтән соң өлкәннәр көндез хәлсезлек сизә башлый. Шуңа алар көндез ярты сәгать чамасы черем итеп ала. Ә 80–85 яшьне узганнар көндез икешәр тапкыр 30–40 минут йоклап алырга мөмкин һәм бу алар өчен норма булып тора.
Черем итү кагыйдәләре
- Көндез черем итеп алу мәҗбүри түгел, организм сораган очракта гына йокларга кирәк.
- Черем итү көндезге өчкә кадәр булса яхшырак, чөнки соңга калганда йокысызлык борчырга мөмкин.
- Черем итәр алдыннан телефон һәм йокы тынычлыгын боза торган башка җиһазларны сүндерергә кирәк.
- Көндезге йокы урыны уңайлы, тыныч һәм караңгы булырга тиеш.
- Черем итеп алу вакыты озакка сузылмасын өчен сәгатьне 15–20 минуттан соң шалтырый торган итеп куярга онытмагыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез