Газетага язылу

«Идел-йорт – 2025» Төбәкара театр коллективлары бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

4 декабрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXV төбәкара театр коллективлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

«Идел-йорт – 2025» Төбәкара театр коллективлары бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Татар информ

  “Идел- йорт” төбәкара театр коллективлары фестивале 2000 елдан бирле үткәрелә. Быелгы бәйге һәркемне борчыган тирән һәм мәңгелек темаларга багышланган: батырлык, тыл тормышы, гаилә язмышы, сугыш турындагы истәлек һәм тыныч тормыш кыйммәтләре. Быел оештыручылар тарафыннан Татарстан Республикасыннан 50 гә якын, ә Россия Федерациясе төбәкләреннән 20 дән артык гариза кабул ителгән. Эксперт комиссиясенең диккать белән сайлап алуыннан соң, республика этабының финалына иң көчле һәм үткен 12 спектакль чыккан. Алар арасында-Азнакай, Актаныш, Арча, Баулы, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Менделеевск, Балык Бистәсе, Тәтеш, Тукай һәм Теләче районнары. Ә төбәкләргә килсәк, Башкортстан, Удмуртия республикалары,  Ырынбур, Пермь, Самара, Свердловск, Ульян өлкәләре, Сант-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә телебезне, милләтебезне саклаган татар театрлары катнашкан. 

«Дөрестән дә елдан-ел бәйгенең географиясе арта бара. Фестивальнең киләчәге зур. Быел профессиональ дәрәҗәдәге коллективларның күбрәк булуы аеруча сөендерде. Фестивальнең иң зур казанышы быел, ниһаять, ут белән эшли башлаулары. Элек андый төшенчә дә юк иде әле. Профессиональ дәрәҗәдә үк куелмаса да, куллана башлаулары куанычлы хәл дип әйтергә кирәк. Аннан үзләренең төбәк теле белән сөйләшүләре дә яхшы. Димәк, алар үз тамашачыларын тапканнар һәм аларның зәвыгын яхшы беләләр. Әмма ки, шуны да әйтеп узарга кирәк, пьесаларның кабатлануы күзәтелә. Бер пьесаны төрлечә куеп булганлыгын да аңлыйм, әмма жанрларны төрләндерү дә кирәк. Шуны истә тотсыннар иде”, – диде Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.

Жюри составында булган Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Ирек Хафизов: “Фестивалга бик ныклап әзерләнгәннәр. Профессиональ дәрәҗәдә дип әйтсәм дә ялгышмам. Спектакельләрне бер сулышта йотлыгып карыйсын. Эшкә алар бик җитди караганнар. Шуның өчен мин алар алдында баш өям. Рәхмәт әйтәм. Үзләренең эшләреннән тыш, алар үзебезнең яраткан театраль сәнгать белән шөгыльләнәләр. Без алар өчен сөенеп торабыз. Бары тик уңышлар телибез”,- диде.

Фестиваль барышында Россия төбәкләреннән катнашкан коллективларны һәм Татарстан районныры үзешчәннәрен аерым  бүләкләделәр.  III дәрәҗә Лауреат дипломына  Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты каршындагы «Өмет» татар театры, Башкортстан Республикасы Кушнаренко районы «Мизгелләр» татар халык театры, Биектау районы Ямаширмә авыл мәдәният йорты татар халык драма театры һәм Теләче районы Алан авылы мәдәният йорты  «Умырзая» театры бүләкләнде.

Икенче урын ияләре  Башкортстан Республикасы Балтач районы «Балкыш» татар халык театры, Пермь крае Барда муниципаль округы  татар халык театры, Актаныш районы Иске Богады авылы мәдәният йорты «Тормыш җыры» халык театры һәм  Арча районы Иске Ашыт авыл мәдәният йорты «САЯРА» татар халык театры.

XXV Төбәкара «Идел йорт» театр коллективлары бәйгесенең I дәрәҗә Лауреат дипломына Санкт-Петербург шәһәренең татар театры, Фоат Таһиров исемендәге Кайбыч районы мәдәният йорты «Ак җилкән» татар халык театры  лаек булды.

ГРАН ПРИ  ияләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар  конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фанис улы Шакировка бүләкләде.  Быел Татарстанның Балык Бистәсе район мәдәният йортының халык театры һәм Башкортстан Республикасы Зөфәр Солтанов исемендәге Дүртөйле татар халык театры Гран-при ияләре булдылар. Аларга 500 мең һәм 800 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасы   төгәлләнгән соң җиңүче – коллектив  Гөлшат Зәйнәшева пьесасы буенча куелган «Чиккән кулъяулык» спектаклен тәкъдим итте.

«Идел-йорт» бәйгесе 25 ел дәвамында Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән үзешчән театр коллективларын бер мәйданга җыя. Әлеге бәйге татар театрының традицияләрен саклау һәм үстерү, шулай ук халыклар арасындагы мәдәни багланышларны ныгытуда мөһим роль уйный.

                                                                                          Гөлнар Галимова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре