Әлеге чара беренче космонавтның туган җире – Смоленск өлкәсендәге Гагарин шәһәрендә оештырылды. Галәм киңлекләренә бернинди бәйләнеше булмаган шәһәрдә яшәүче егетләр космос белән ничек кызыксынып киткән? Җавабы гади: бу гимназиядә моннан 46 ел элек оештырылган Космонавтика музее бүген дә республикабыз мәктәпләрендә бердәнбер, ул федераль Космонавтика музейлары ассоциациясенең төбәк бүлеге булып санала.
Башлану
Бу музейда минем күп тапкырлар булганым бар. Чыннан да, кунаклар арасында: «Ә ни өчен музей Яшел Үзәндә урнашкан?» – дип гаҗәпләнүчеләр күп. Музейның бүгенге директоры Светлана Сунцова сөйләвенчә, моннан күп еллар элек гимназиянең ул вакыттагы җитәкчесе Валентина Проценко нинди дә булса музей төзү идеясе белән янып йөри башлый. Әмма нинди юнәлештәгесен сайларга? Гимназиядә математика, физика, астрономия фәннәре тирәнтен өйрәнелә. Укуны тәмамлагач, укучылар Казан авиация институтына, хәрби училищеларга, илебездәге башка техник югары уку йортларына юл ала. Ахыр чиктә, гимназия үзе дә Космонавтлар урамында урнашкан. Димәк, космоска багышланган музей төзү – бик кирәкле гамәл, дигән фикергә киләләр. Бу 1979 ел була. Укучыларга, әти-әниләргә дә ошый бу яңалык. 1961 елда Юрий Гагарин турында язылган газеталар, фотосурәтләр, открыткалар, китаплар, сувенирлар, значоклар, башка әйберләр китерәләр. Шул ук елны укытучылар Звездный шәһәренә барып кайта. Анда да бу идеяне хуплыйлар, үз архивларыннан истәлекле әйберләр бирәләр, киңәшләрен җиткерәләр. Шулай итеп, бер ел эчендә музей ачарлык экспонат җыелып та бетә. Музейны күп еллар математика укытучылары Любовь Хохлова белән Людмила Колесникова җитәкли.
Хәзер анда 5 меңгә якын экспонат (өстәмә фондта 800 гә якын), китапханәдә 600 дән артык китап бар. Музей белән елына 2000 гә якын кеше таныша.
Аннары Россия мәктәпләрендә Космонавтика музейлары җитәкчесе Евгений Маркович белән элемтәгә чыгалар. Белгеч яшелүзәнлеләр белән хатлар язышып, киңәшләрен биреп тора. Шулай итеп, Космонавтика музее укыту-тәрбия үзәгенә әйләнә, аның әгъзалары итеп 5–11 сыйныф укучылары сайлана.
«Юрада бездә булмаган сыйфат бар иде»
Сүз дә юк, укучыларның беренче чиратта Юрий Гагарин турында экспонатлар булдырасы килә. Бервакыт алар үзәк газеталарның берсендә беренче космонавтның укытучысы Натан Марьяхин турындагы язмага тап булалар. Аның белән элемтәгә чыгалар. Ул аларга Юраның 5–6 сыйныфларда укыган чаклары турында язып җибәрә. Бу хатлар музейда саклана. Музей әгъзалары Гагарин шәһәренә баргач, укытучының хәләл җефете янына кунакка да кереп чыкканнар. Ул аларга китаплар, фоторәсемнәр, газеталар бүләк иткән. Биредә Юрий Гагаринның ике автографы да саклана.
Беренче космонавтлар отрядында татар егете Марс Рәфыйковның булганын хәтерләүчеләр бардыр әле. Аның әти-әнисе – Буа районыннан. Укучылар эзләп тапканда, Марс Закир улы Алма-Атада яши торган була. Элемтәгә кереп, 1987 елдан хат языша башлыйлар. Рәфыйков аларга күп кенә истәлекле әйберләр бүләк итә. Аның сөйләгәннәреннән укучылар беренче космонавтлар отрядына кереп тә, галәмгә оча алмаган кешеләрнең язмышларын ачыклаганнар. Марс Рәфыйков Гагарин турында болай язган: «Юрада бездә булмаган сыйфат бар иде: ул үзен һәркем белән тигез тота белде. Әлбәттә инде, галәмгә барыбыз да беренче булып очарга теләдек, әмма мин еллар үткәч тә шуны әйтә алам: Гагарин моңа лаек иде».
Галәмгә – бер адым
Лицейның Космонавтика музейлары ассоциациясе ел саен үткәреп килгән бөтенроссия «Космос» бәйгесендә катнашмый калганы юк. Эшләре төрле теманы колачлый. Арада «Космик Казан», «Сергей Королевның Казан чоры», «Энгельгардт обсерваториясенә – 100 ел» кебекләре бар. Эшләрен югары бәяләп, Бөтенроссия мәктәп космонавтика музейларының конференциясен дә Яшел Үзәндә үткәрәләр. Анда космонавтлар, Валентина Терешкованың дублеры, Константин Циолковскийның оныгы кунакка килә.
Музей әгъзаларының берничә тапкыр Байконурда космик корабльләрнең галәмгә күтәрелгәнен күргәннәре бар. 2016 елның 19 октябрендә алар өчен иң шатлыклы вакыйга була: Татарстаннан беренче кеше – Сергей Рыжиков галәмгә күтәрелә. Шуннан бирле алар якташлары белән араны өзми.
Лицейны тәмамлаучылар арасында төрле техник һәм хәрби уку йортларында белем алып, космонавтика өлкәсендә хезмәт куючылар да күп икән. Шулай булгач, бәлки Татарстаннан икенче космонавт нәкъ менә Яшел Үзәннән булыр дигән өмет тә юк түгел.
6 апрельдән 12 сенә кадәр Россиядә тәүге тапкыр Космос атналыгы уза. Ул кешенең космоска беренче очышына 65 ел тулуга багышланган. Россия Президенты Указы белән мондый атналык ел саен оештырылачак.
Сүз уңаеннан, Казан, Арча һәм Биектау мәктәпләрендә шуңа охшаш чаралар инде берничә ел үткәрелә. Хәлил Гайнетдинов җитәкчелегендәге «Җиһангирлар» төркеме инициативасы белән оештырылган бу чара «Гагарин атналыгы» дип атала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез