Әмма компания аны куллануны тулысынча яки өлешчә чикләүгә хокуклы. Юрист Александр Кузнецов “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Белгеч әйтүенчә, мондый тыю хезмәт килешүендә яки локаль актларда билгеләнергә мөмкин.
Хәтта ниндидер чикләүләр булмаса да, хезмәткәргә гавами ясалма фәһем сервисларына коммерция серен, шәхси мәгълүматларны һәм башка яшерен мәгълүматларны тапшырырга ярамый. Эш нәтиҗәсе өчен, элеккечә үк, хезмәткәр үзе җавап бирә. Шуңа күрә нейрочелтәр булдырган текстларны, исәп-хисапларны һәм йомгакларны тикшерергә кирәк.
Юрист сүзләренә караганда, компания билгеле бер ясалма фәһемне куллануны мәҗбүри итеп куйса, хезмәткәрне кирәкле техник чаралар һәм ясалма фәһем сервисына керү мөмкинлеге белән тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта хезмәткәр ясалма фәһемнән файдаланган өчен үз кесәсеннән түләми.
Кузнецов билгеләп үткәнчә, Россиядә ясалма фәһемне дөрес кулланмаган өчен эштән җибәрү тәҗрибәсе булдырылып килә. Аны куллануның законлылыгы компаниянең эчке кагыйдәләренә, мәгълүматларның нинди булуына һәм нейрочелтәрдән файдалану ысулына бәйле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез