Газетага язылу

Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумы тәмамланды

Казанда Kazan Digital Week-2026 халыкара форумының ябылу тантанасы узды. Быел форум дөньяның 76 иленнән 23,5 меңнән артык катнашучыны берләштерде. Берничә көн дәвамында хакимият органнары, бизнес, фәнни һәм эксперт бергәлеге вәкилләре цифрлы технологияләр, ясалма интеллект, киберкуркынычсызлык һәм перспективалы технологик карарлар үсеше турында фикер алышты.
 
Форумга нәтиҗә ясап, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эшлекле программаның масштабын билгеләп үтте: 10 төп юнәлеш буенча 170тән артык чара, секция, конференция һәм сессия уздырылган. Үз идеяләрен һәм эксперт бәяләмәләрен 1,2 меңнән артык белгеч тәкъдим итте. Россиянең 300дән артык әйдәп баручы IT-компанияләре һәм корпорацияләре, шулай ук чит ил партнерлары күргәзмәдә һәм стартаплар аллеясында үз эшләнмәләрен күрсәтте. Эш нәтиҗәләре буенча федераль структуралар, банклар, университетлар катнашында берничә килешү һәм меморандум имзаланды.

"Бу көннәрдә Казан янәдән илнең төп технологик мәйданчыкларының берсе статусын раслады, ул диалог һәм алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен ачык", - диде Алексей Песошин.

Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Александр Шойтов форумның оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм аның илебезнең цифрлы тармагы үсеше өчен әһәмиятен билгеләп үтте.

Ябылу тантанасында иң яхшы чит ил стартапларына, «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясендә һәм башка конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре