Газетага язылу

Казан мэриясе вәкиле: «Ясалма фәһем халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүне тизләтә»

Казан мэриясенә елына 12 төрле канал аша 600 меңнән артык мөрәҗәгать килә. Бу хакта Татарстан башкаласында узучы Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумы кырларында Казан башкарма комитетының Шәһәр трансформациясе үзәге җитәкчесе Эмиль Хөснетдинов әйтте. 

"Безгә елына 12 төрле канал аша 600 меңнән артык мөрәҗәгать килә. Ясалма фәһем кабатлана торган сорауларны берләштерергә, мөрәҗәгатьләрне кирәкле структурага җибәрергә һәм эшне тизләтү өчен, бер төрле сорауларга җавап әзерләргә ярдәм итә", - диде ул.

Билгеле булганча, Kazan Digital Week форумы республикада беренче тапкыр 2020 елда узды. Ә 2023 елда ул федераль статус алды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре