Газетага язылу

«КДВ» эксперты: «Студентларның 44,8 проценты укуда ясалма фәһемнән файдалана»

Студентларның 44,8 проценты укуда ясалма фәһемнән файдалана. Бу хакта Татарстан башкаласында узучы Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумында IPR компанияләр төркеме генераль директоры, университет һәм колледжларның белем бирү мохитен трансформацияләү өлкәсендә эксперт, Мәгарифнең экспорт потенциалын үстерү ассоциациясе аппараты җитәкчесе Наталья Иванова әйтте.

Ул быел "Студентлар күзлегеннән белем бирү мохите" дигән тикшеренү уздырылуы турында сөйләде. Анда 50 гә якын университет, 7 000 гә якын студент катнашкан. "Студентларның 44,8 проценты ясалма фәһемне укуда процессында куллана инде. Миңа калса, бу сан бик нык киметелгән, чөнки тикшерүгә инде ярты ел узган. Өстәвенә, студентлар бу сорауга ничек җавап бирергә икәнен аңлап бетермиләр: ясалма фәһемне кулланырга мөмкинме, юкмы. Монда закончалыклы сорау туа: университетларга әлеге мәсьәләне ничек бар шулай калдырыргамы, әллә идарә ителә торган модель төзергәме", - диде Наталья Иванова. 

Аның әйтүенчә, икенче очракта студентлар яңа инструментлар куллана һәм ышанычлы чыганаклар белән эшли алачак. Университетлар исә белем бирү процессында ясалма фәһем башкара алырлык бурычларны кыскарту өчен өстәмә мөмкинлекләр алачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре