Татарстан башкаласында узучы Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумында пассажир транспорты тармагын цифрлаштыру турында сөйләштеләр.
Россия Транспорт министрлыгының Цифрлы үсеш департаменты директоры Артем Юренков транспорт өлкәсендә "Макс" мессенджеры актив кертелүен әйтте. "Цифрлы технологияләр үсә, бер урында тормый, яңа технологияләр барлыкка килә. "Макс" сервисын транспортта актив кертәбез. Әле бер ел элек кенә бу хакта сүз дә юк иде, хәзер инде "Макс"ны транспортта йөрү өчен кулланырга мөмкин. Без аның ярдәмендә тимер юлда һәм һава юлларында йөрү турында фикер алышабыз. Һәм, әлбәттә, якын арада Хөкүмәткә кертелергә һәм расланырга тиешле стратегия үзе нәкъ менә пассажирлар өчен сыйфат һәм уңайлылык белән бәйле төп юнәлешләргә нигезләнә", - диде ул.
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үз чыгышында республикада транспортта күп кенә ИТ-чишелешләр кертелүен, шул исәптән, телефондагы кушымта ярдәмендә юлда йөрү өчен түләү, биоэквайринг, шәһәр яны поездларында яңа технологияләр кертелүен әйтте. "Болар барысы да безнең пассажирлар өчен уңайлы булырга тиеш", - диде ул. Министр "Макс" мессенджерын кертүне Татарстанның бердәм җәмәгать транспорты системасы белән бәйләргә кирәклеген аерым билгеләп үтте. Шулай ук республикада пилотсыз транспорт үсеше турында сөйләде, шул исәптән юл төзелеше өлкәсендә дә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез