Газетага язылу

Муса Җәлил: «Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк, үлемнән соң да үлмәслек булсын»

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә бәйле истәлекләрне барлауны дәвам итәбез. Бу юлы архивтан «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының 1965 ел, 22 декабрь санын табып алдык. Муса Җәлилнең тууына 60 ел тулу көненә якынлашканда чыккан әлеге сан тулысынча шагыйрьгә багышлана.

Муса Җәлил: «Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк, үлемнән соң да үлмәслек булсын»
Фото: Муса Җәлил музее фондыннан

Күпсанлы материаллар арасыннан «Илдән илгә, телдән телгә» баш исеме астында басылган ике язма игътибарны җәлеп итте. Аның берсе – Чехословакия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты органы «Rude pravo» газетасының 1959 ел, 6 сентябрь санында басылган мәкаләнең тәрҗемәсе. Аны сезгә дә укып чыгарга, Муса Җәлил шәхесе һәм аның иҗатына чит ил журналистларының карашы белән танышырга тәкъдим итәбез. 

Казанда, Татар әдәбияты музеенда мине махсус залга алып керделәр. Керүгә игътибарымны түр стенадагы ачык йөзле, акыллы, уйчан карашлы бер кеше портреты үзенә җәлеп итте.

   – Бу – безнең татар Фучигыбыз!

Аннары экскурсовод горурлык белән кечкенә кәгазь кисәгенә гарәп хәрефләре белән язылган текстны укып чыкты... Шагыйрьнең портреты астына түбәндәгечә язылган: «Туган 1906 ел, 15 февраль, 1944 елның 25 августында Берлинда җәзалап үтерделәр».

Бөек татар шагыйренең, геройның тормыш юлын палач балтасы кискән. Бу моннан 15 ел элек булган.

***

Җәлил новатор язучы иде. Ул шагыйрь генә түгел, проза әсәрләре,  либреттолар да язды. Ул – татар халык операсын тудыручы да. Аның тормышы һәрвакыт көрәштә үтте... Комсомол җитәкчесеннән Татарстан АССР Язучылар союзы председателенә хәтле үсте... Сугыш башлануга гражданский киемен хәрби киемгә алыштырып, каләм һәм штык белән коралланып, Волхов фронтына, алгы сызыкка, көрәшкә басты!..

1942 елның җәендә Җәлил кинәт юкка чыкты. Ни булды? Яраланды? Үлде? Әсирлеккә төште? Хәрби органнарга җибәрелгән сорауларга җаваплар килмәде... Шагыйрь һәм коммунист Җәлил авыр көннәрне хәбәрсез югалды. Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

«Катыйльгә». 1943, ноябрь.

Югалган шагыйрьнең үз алдына куйган максаты хәзер шундый була. Волхов фронтында авыр сугышта Җәлил каты яралана. «Нишлим, нишлим, соңгы минутымда пистолетым итте хыянәт», – дип яза ул «Кичер, илем!» дигән  шигырендә бу хәл турында.

Чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган лагерьда да ул куркып калмый, көрәшә. Совет хәрби әсирләреннән яшерен революцион оешма төзи, аларны көрәшкә әзерли, Совет Армиясенең һичшиксез җиңәчәгенә ышана. Һәм әсирләр арасында шул рухта эш алып бара. «Без үлемнән көчле булырга тиешбез, – ди ул үзенең көрәштәшләренә. – Безнең бурычыбыз – кешеләрне фашизм капкыныннан тартып алу, коткару».

«Мин үлемнән курыкмыйм», – дип яза Җәлил Волхов фронтында алып барган көндәлекләрендә. «Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз, дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруны белмим. Бөек патриотизм хисе, үзеңнең җәмәгать функциясен тулысынча уйлау кешене шәхси курку эшләреннән өстен күтәрә». Менә шушы юлларда Җәлилнең тормышка һәм көрәшкә карашы чагыла.

Фашистлар, үлем белән куркытып, рус булмаган милләтләрдән торган әсирләрдән советка каршы хәрби легион төзергә керешкәч, Муса, үлем куркынычы белән хисаплашмыйча, әсир татарлар белән очрашу һәм алар арасында политик эш алып бару өчен фашистларга «хезмәт итәргә» ризалык бирә. Гумеров фамилиясе белән Җәлил зур куркыныч астында әсирләр арасында илгә тугрылыклы булу, фашизмның чын йөзен ачу буенча аңлату эшләре алып бара. Аның бу тырыш хезмәте югалмады. Татар әсирләреннән көчләп төзелгән отряд Совет иленә каршы сугышырга дип фронтка җибәрелгәч, үзенә баш итеп куелган немец офицерларын үтереп, партизаннарга барып кушыла. Бу хәлдән күзләре акайган гитлерчылар Гумеров-Җәлилне таш кабергә ыргыталар, җәзалыйлар. Мусаның исеме әсирләр арасында легендага әйләнә. Курку белмәүче шагыйрьне соңыннан

Берлин төрмәсенә алып киләләр һәм үлем җәзасына хөкем итәләр.

...Бервакыт Брюссельдә совет консулы янына Бельгия партизаны Андре Теммерманс килә һәм үлемгә хөкем ителгән совет әсиренең язмаларын тапшыра. Ул язмаларны Җәлил аңа үлем алдыннан биргән. Андре, дустының васыятен үтәп, төрле куркынычларга карамыйча, аның язмаларын иң изге нәрсә итеп саклап калган...

Соңыннан шагыйрьнең икенче дәфтәре булганлыгы да ачыкланды. Ул дәфтәргә «Палач балтасы астында язылган» шигырьләр кергән булырга тиеш.

Шулай итеп, төрле кәгазьләрдән, төрле хәбәрләрдән, төрле мозаика кисәкләреннән бөек татар шагыйре, коммунистның батырлыгы аңлашыла башлады... Хәзер аның шигырьләре төрле телләрдә яңгырый. «Моабит дәфтәре» рус, украин, кытай, чех, француз, немец, поляк, венгр, болгар, албан һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән инде.

***

Кан тамчыларыннан үсеп чыккан кызыл роза кебек, Моабит шигырьләре Җәлилнең кан тамчылары белән язылганнар. Бу шигырьләр – татар совет поэзиясенең кызыл роза чәчәкләре, шагыйрь иҗатының иң бөек шоктасы, аның алтын җимеше. Бу шигырьләрдә кеше рухының матурлыгы, акыл көченең бөеклеге чагыла. Аларда Җәлилнең чын кешелеге, батырлыгы, бөеклеге энҗедәй ялтырый. Алар – үлмәс шагыйрьнең үлмәс шигырьләре.

***

Фронттан хатынына җибәргән бер көндәлек язмасында сугышта үлем куркынычына ничек каравы турында Җәлил болай ди: «Үлем турында башка берәр уй төшә икән, болай фикер йөртәсең: үлемнән соң да яшәү бар бит әле. Бу поплар, муллалар вәгъдә итә торган «теге дөнья» тормышы түгел, әлбәттә. Үлгәннән соң халык күңелендә, халык аңында яши торган тормыш бар. Әгәр мин исән чакта нинди булса әһәмиятле, үлми торган эш эшләп калдыра алсам, моның белән мин икенче кабат яшәргә – үлемнән соң яшәргә хокук алам... Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк, үлемнән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?

Мусаның тормыш кредосы шушы иде. Ул шулай яшәде дә... Менә шуның өчен ул үлемсез дә!

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре