Яңача, заманча
«Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр». Без килгәндә, авылда тавыклар кыткылдаганны ишетерлек түгел иде. Тирә-як балта, көчле техника тавышыннан шаулап тора. Яңа Кырлайда шагыйрьнең әдәби-мемориаль музей комплексы тирәсендә ир-егетләр кайнаша. Берәүләр ишегалдында кар тарата, икенчеләре агачларны кисә. «Бездә зур төзекләндерү эшләре бара. 25 апрельдә ачылышы планлаштырылган, өлгерергә кирәк», – дип каршы алды музей директоры Алинә Мөхәммәтшина.

Тукайның 135 еллыгын уздырганда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов биредә бер төркем язучылар белән очрашкан иде. Шул вакытта каләм ияләре музей комплексын яңартырга кирәклеген җиткерде. Сынчы Бакый ага Урманче проекты буенча Тукайның 90 еллыгына нарат бүрәнәләрдән салынган ике катлы бина ярты гасыр эчендә таушалган, бүрәнәләр каралган, экспонатлар да заман таләпләреннән артта кала башлаган. Татарстан Рәисе шагыйрьнең 140 еллыгына кадәр төзекләндерү бурычын куйды. Ремонт эшләре 2023 елда башлана һәм менә быел музей юбилейга үз ишекләрен яңарып ачачак.
Директор белән бинаның эченә узабыз. Монда эшләр урамдагыдан да катырак бара. Бүрәнәләр, Урманче ясаган агач бизәкләр сап-сары итеп чистартылган. Бина янгынга каршы куркынычсызлык чаралары белән ныгытылган. «Ә экспонатлар кайда? Тукай белән танышырга килүчеләр кире борылып китәме?» – дим. Ни дисәң дә, музейга елына 35–40 меңләп турист килә бит. «Барлык экспонатлар да фондта саклана. Тик без эштән туктап тормадык. Фондта саклану таләп ителмәгән экспонатларны алып мәктәпнең спорт залында күргәзмә оештырдык. Узган ел да 35 мең турист килеп китте, – ди Алинә Мөхәммәтшина. – Яңарту эшләре төгәлләнгәч, барлык экспонатлар да кире үз урынына кайтачак. Тик элеккеге кебек пыяла киштәләр эчендә түгел. Яңача, заманча. Аларын сөйләп тормыйм. Кызыгы калмаячак. Ачылгач карарсыз яме».

Яңа Кырлайдагы музей комплексы үзенә биш объектны берләштерә. Беренчесе – шагыйрь дөньяга килгән Кушлавыч авылындагы Тукаевлар музей утары. Калганнары – Яңа Кырлай авылындагы Сәгъди абзый утары, Бай йорты (монысы шагыйрьгә кагылмый, ул тарихи бина буларак саклана), фондсаклагыч һәм китапханә.
«Бездә горур халык яши»
Тукай музеена килүчеләр бу тирәдәге табигатькә гашыйк булып китәчәк, бигрәк тә җәй көне. «Шүрәле» әкиятендәге табигатьне шагыйрь уйлап чыгарып язмаганлыгын шунда аңлыйсың инде. Әкиятне өр-яңадан укып чыгасы килә һәм табигать гүзәллегенә Тукай күзләре, аның күңеле аша карый башлыйсың.

Комплекс артындагы Ия елгасы чистартылган, яр буйлары җәяүлеләр юлы итеп агачтан бизәкләп ясалган. Аның озынлыгы – 3 чакрым. Җәй көннәрендә монда Казаннан да, тирә-күрше районнардан да халык ял итәргә килә икән. «Туристлар белән санасаң, 500 ләп кеше җыелган чаклар да була», – ди авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров. Язучыларга җыелып шигырь сөйләргә амфитеатры да, паркы да бар. Анда да хәзер яңарту эшләре бара. Паркка Тукайның бюстын да куячаклар. Быел Язучылар аллеясын да булдыру күздә тотыла.
Бизәкле юл Сәгъди абзый утарына да алып килә. Аны да үз төсен саклап, бик матур итеп төзекләндергәннәр. Йорт түбәсен элеккечә саклап калып, яңгыр үткәрми торган ысуллар кулланып, агач такта белән япканнар.

Кулдан-кулга күчеп йөргән кечкенә Габдулла Сәгъди абзыйларда өч ел (1892–1895) яши. Бу аның алтынчы гаиләсе була. Сәгъди абзый йорты артында бик матур бакча бар. Анда, халыкта сакланган истәлекләр буенча, Габдулла белән Сәгъди абзый бергәләп утырткан нарат агачы әле дә үсеп утыра. Янәшәдә генә сыннарын да ясап куйганнар. Бакча 2016 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән төзекләндерелә һәм «Тукай бакчасы» дип йөртелә башлый. Шунысы кызык, бу бакча һәрвакыт ачык, кереп ял итеп, хәл алып чыгарга да була. «10 ел эчендә монда бер нәрсәне дә җимергән, ваткан кеше юк. Килгән туристлар да, үзебезнең халык та бик сакчыл карый», – ди Газинур Сәфәров.
Авыл халкы туристлар, кунаклар килүгә ияләшеп беткән инде. Бу җирлеккә кергән Яңа Кырлай һәм янәшәдәге Яңа Иябаш авылларында 350 гә якын хуҗалык бар. 724 кеше гомер итә. Мәктәптә 101 бала белем ала. «Яшьләр башка җирләрдәге кебек бездә дә китә. Авылда эштән курыкмаган кеше кала. Андыйлар терлек асрый, хезмәт итә. Шунысына сөенәбез: мәчетебездә имам да яшь кеше. Ул музейда да хезмәт куя. Күп авылда хәзер зиратлар ташландык хәлдә, бездә яшьләр елга өч тапкыр барып чистарта. Яңа Кырлайда горур халык яши», – ди авыл җирлеге башлыгы. Бу сүзләрне әйткәндә ул бераз күкрәген киереп куя.
Кушлавычка килегез әле
Зиратлар турында сүз чыккач, арчалыларны мактыйк әле. Без күргән авылларда алар чыннан да тәртиптә. Тукаебызның туган авылы Кушлавычта да. Шагыйрьнең әтисе имам Мөхәммәтгариф каберенә таш юл да түшәлгән, кабер ташын да яңартканнар. Авылга асфальт юл салынган. Тукай маршруты белән йөрүчеләрне ул бизәкле кәрниз тәрәзәләре белән елмаеп торган сары йорт янына алып килә. Биредә Тукаевлар йорт-музее. Аның быел тәрәзәләрен яңартканнар, бинаны буяганнар.

Музей эченә узганчы, янәшәдәге Тукай бюсты янына тукталдык. Аның тирәсен дә төзекләндереп, таш җәйгәннәр. Бәйрәм көннәрендә кунаклар кабул итәргә бар да әзер.

Әлеге бюст торган урында моннан 140 ел элек гап-гади авыл йорты булган. Анда Мөхәммәтгариф мулла белән хатыны Бибимәмдүдә яшәгән. Бу гаиләдә киләчәктә татарның бөек шагыйре булачак Габдулла исемле малай дөньяга килә. Кызганыч, әлеге йорт сакланып калмаган. Ләкин фотосурәтен Тукаевлар музеенда күреп була. 1914 елда фотограф Кыйвам кари Зөлфәкаров Яңа Кырлайга килә. Шул вакытта ул биредә берничә йортны, шулай ук Тукайның туган нигезен дә фотога төшерә. Сурәттә өй каршында агач үскәне күренеп тора. Бу – шомырт агачы. Ул әлегә кадәр корымаган.

Тукай бюсты каршында ел саен шау чәчәккә күмелә, җимешләрен бирә. Тукаебыз белән бәйләп тора торган бер җеп кебек ул. «Музейга килүчеләргә дә авыз иттерәбез», – ди Тукаевлар музее фәнни хезмәткәре Ләйлә Мөхәммәтшина.

Бу ханым турында, Тукайның иң тугры фанаты, дияр идем. Аның Кушлавычка килен булып төшүе музей ачылган вакытка туры килә. Беренче көненнән башлап, инде 30 ел дәвамында шунда эшли. Йорт эчендәге җылылыкны, андагы аерым бер мохитне ишектән килеп керүгә үк тоясың. Монда менә шушы ханымның йөрәк җылысы салынганлыгы сизелеп тора. Туктатмасаң, Габдулла Тукай турында ул көне буе сөйләячәк. Һәр вакыйганы берсен икенчесенә бәйләп, тәмле итеп бәян итә. Тукай турында кызыксынучылар күбрәк Яңа Кырлайга бара һәм шуның белән канәгать булып кайтып китә. Ләкин шагыйрьне чын-чынлап ачарга, аның аяныч язмышы, күңел сыкраулары, газаплары турында ишетергә теләүчеләргә, Тукай 27 ел гына яшәп, ничек шундый шигырьләр яза алды икән дигән сорауга җавап эзләүчеләргә сәфәрен Кушлавычтан башларга кирәк. Монда килмәгән кеше үзе өчен бик күп нәрсә югалта дип уйлыйм. Бу урында ниндидер тарту көче бар. Бәлки ул Тукайның кендек каны тамган урын булгангадыр, ә бәлки Ләйлә Мөхәммәтшинаның сөйләгәннәре шулай тәэсир итәдер. Әнисе Бибимәмдүдәгә бәйле күп кенә вакыйгаларны да сөйли Ләйлә ханым. Музейда аның өч тәлинкәсе һәм бер чәйнеге саклана. Ул аларны, Габдулланы калдырып торырга дип килгәч, Шәрифә карчыкка бирә.

Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте хакында Ләйлә Мөхәммәтшина үзенә бер төрле ярату белән сөйли. Габдулланың Зәйтүнәне чакырып хат язуы, тик ул хатның кызга барып җитмәве, соңыннан Зәйтүнәнең кияүгә чыккач та өендә Габдулла Тукайның кәләпүшле фотосурәте эленеп торуы (1908 елда төшкән фотоны Габдулла Кариев аша Тукай Зәйтүнәгә үзе җибәрә), ә ире Кадыйр Рәсүловның моңа каршы килмәве, шагыйрь Клячкин хастаханәсендә авырып ятканда Зәйтүнәнең хәл белергә баруы, тик Тукайның керергә рөхсәт бирмәве хакында тыныч кына тыңлап булмый.

Боларның барысы да безгә инде билгеле кебек. Ләкин кабат ишеткәч, шагыйрьнең шигырьләрен яңабаштан укып карыйсы, аны бөтенләй башка караш белән күңелгә сеңдерәсе килә:
«Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы...»
Хисләргә бирелеп, музей ишегалдына чыкканда, андагы тагын бер йортка игътибар итәсең. Бу өй нәрсәнедер хәтерләтә... Искә төште: нәни Габдулла яшәп алган 77 яшьлек Шәрифә карчык йорты бит. Тышкы яктан шуңа охшатып эшләнгән өйнең эченә керәбез. Безне әби-бабаларыбыз яшәгән чордагы чын татар өе каршы ала. Чигүле тәрәзә пәрдәләре, чаршаулар, намазлыклар, йорт-кирәк яраклары, ниләр генә юк. Сәкедә ир бала киемнәре пөхтәләп куелган. «Нәни Габдулла да шундый күлмәк-ыштан кигән бит инде», – дигән уй йөгереп уза. Һәр җирдән чисталык, пөхтәлек бөркелә. Әйтәм бит, Кушлавычка килегез әле, барысын да үзегез күрерсез.
«Үткәннәр турында язам»
Ә без юлыбызны дәвам итеп Тукаебызның бабасы Зиннәтулла яшәгән авылга – Өчилегә киттек. Авылга килеп керүгә элмә такталы йорт күзгә чалына. Нигездә әле дә хәлле генә кешеләр яши. Анда «Татар халык шагыйре Г.Тукай 1886–1888, 1890, 1892–1893, 1911–1912 елларда шушы нигездә яшәгән» дип язылган. Бабасы йортына Габдулла дүрт тапкыр кайтып яши. Шуңа күрә Өчилене дә урап узмагыз.
Зиннәтулла Камилә исемле кызга өйләнә. Алар башта Кушлавыч авылында яши. Ир белән хатынның Бибимәмдүдә исемле кызлары туа. «Күп кенә язмаларда Тукайның әнисе Өчиледә туа дип язсалар да, ул Кушлавычта дөньяга килә, аннары Зиннәтулла абзый гаиләсе белән Өчилегә күченә», – ди Тукаевлар музее фәнни хезмәткәре Ләйлә Мөхәммәтшина. Әнисе үлгәндә Бибимәмдүдәгә нибары 10 яшь була. Зиннәтулла Латыйфа исемле хатын ала. Кызының үлеменнән соң нәни Габдулланы бабасы үз йортына алып кайта. Тик Зиннәтулланың икенче хатыннан да шактый балалар туган була, ачлык, хәерчелек нәтиҗәсендә оныгы Габдулланы тәрбияләп үстерерлек көч таба алмый. Булачак шагыйрь шулай итеп кулдан-кулга йөри башлый.
Өчиледә Тукайның соңгы тапкыр авылга кайтуын хәтерләүче Җиһангир бабай була. Ул әле шагыйрьнең 100 еллыгында да мәктәпкә барып, истәлекләрен балаларга сөйли. Әлеге укучылар хәзер үзләре мәктәптә укытучы булып эшли. Җиһангир бабай истәлекләрен балаларга алар җиткерә. Мәктәп музеенда Тукай почмагын булдырып, укучыларда шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбиялиләр, конкурслар оештыралар, шигырьләрен ятлаталар. Тукайның уннан артык шигырен нәкъ менә Өчилегә кайткач язганлыгы билгеле.
Шагыйрь бабасы нигезенә соңгы тапкыр авырый башлагач кайта. Биредә ул вакытта әнисе Бибимәмдүдәнең энесе Кәшфелкәбир мулла хатыны Рабига абыстай белән яши. Җиһангир абзый истәлекләрендә болай дип сөйләгән: «Беркөнне мулла абзыйларга Казаннан бер кеше кайткан. Үзе китап язучы икән. Ләкин кунакка кайту белән авырый башлаган. Минем бу абзыйны якыннан күрәсем килде. Ләкин ул капка тирәсенә чыкмый, ишегалдында гына йөри. Мин һәр көн ул ишегалдына чыккач, үзебезнең койма аша аны кызыксынып күзәтә идем. Ул чакта тугыз-ун яшьлек малай, бу китап язучы абый янына барып сөйләшергә батырчылык итә алмадым. Әни: «Ул инде көннән-көн әйбәтләнә, яза да башлады», – дип сөйли иде. Бервакыт ул кызыксынып: «Габдулла, син нәрсә турында язасың?» – дип сораган икән. «Үткәннәр турында язам, җиңги», – дип җавап биргән... Мин инде тугызынчы дистәне ваклый башладым, күзләрем дә сукырайды. Ләкин Габдулла Тукайның шул бала чакта күңелгә сеңеп калган килеш-килбәте, уйчан йөзе һаман күз алдында тора кебек».
Рабига абыстай мендәре
Казанга киткәндә Рабига абыстай Габдуллага үрдәк йоныннан ясалган ике мамык мендәр биреп җибәрә. Шагыйрьнең Клячкин хастаханәсендә төшкән соңгы фотосурәтен хәтерлисезме? Анда Тукай кулларын баш астына куеп, ике мамык мендәргә терәлеп утырган. Ул менә шул туган ягы, туганнары җылысын саклаган мендәрләр инде.

Өчилегә барсагыз, авыл мәчетенә дә кереп чыгыгыз. Ул бик борынгы һәм анда 1864–1909 елларда Тукайның бабасы Зиннәтулла муллалык иткән. Совет чорында мәчетнең манарасын да саклап кала алганнар. Аннары анда мәктәп, клуб та булган. Көннәрдән бер көнне Пермь краеның Барда районыннан килеп мәчетне төзекләндереп китәләр. Бу изге күңелле кешеләр Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф ягыннан туганнары була. Мөхәммәтгариф – чыгышы белән Барда районыннан. Өчиле халкы да читтә калмый. Җыелышып мәчетне тышкы яктан төзекләндереп буйыйлар. Хәзер авылда көнгә биш тапкыр азан тавышы яңгырый. Шагыйрьнең нәсел җепләре өзелмәгән. Әтисе Мөхәммәтгариф ягыннан – 120, әнисе Мәмдүдә ягыннан 90 туганы барлыгы билгеле. Алар 1946 елда беренче тапкыр Кушлавыч авылында очраша.
Кайчандыр көянтә, орчык ясаучылар белән дан тоткан Өчиле авылында бүген дә эш сөючән халык яши. Булсын, дип төзелгән матур йортларга карап, шагыйрьне сыендырган авыл яшәр дигән өмет бар. Быел юллар да салырга җыеналар. Тукай эзләре буйлап бара торган юллар өзелмәсен, дип телик.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез