Бүген иртән Ростов-Донда Украина пилотсыз очкычларының һөҗүменнән соң зыян күргән ике кешене хастаханәгә салганнар. Аларның хәлен табиблар авыр дип бәяли.
Тагын 11 кеше хастаханәгә китереләчәк. Бу хакта Ростов өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Юрий Слюсарь Телеграм-каналында хәбәр итте.
Пилотсыз очкыч һөҗүме аркасында шәһәрдә берничә күп фатирлы йортка зыян килгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез