МӨҺИМ
-
МӨҺИМ
Акыллы ЙӨЗләр: БДИны иң яхшы тапшыручылар аны иң зур сынауга санамый
Күктән төшми, тир түгеп җыясы. Бердәм дәүләт имтиханнарында 200, 300 әр балл туплаган егет-кызлар әнә шулай ди. Быел республикада йөз балл туплаучылар 395 булса, шуларның 18 е нәтиҗәне икеләтә арттырып күрсәтте. КФУның «IT-лицее»н тәмамлаучы Ләйсән Шакирова исә өч фәннән 100 әр балл җыйды. Әлеге укучылар мондый нәтиҗәләргә ничек ирешкән?
-
МӨҺИМ
Яңа юллар, түләүле чакрымнар һәм иминлек турында
Быел Татарстан юлларында 93 миллиард сумлык эш башкарырга җыеналар. Бу – республика өчен яңа рекорд, үткән елгы белән чагыштырганда 11 миллиардка күбрәк. «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гына да 154 обектта эш алып барылачак. Яңа салынган юллардан йөрү бәхете кемнәргә тәтер?
-
МӨҺИМ
Ак өметләр: «Ак чәчәкләр» республика премиясенә быел кемнәр лаек булды?
– Радмир, барабанны әйләндер, – диде алып баручылар 9 яшьлек малайга.
-
МӨҺИМ
Саклан, каба күрмә! Мошенниклар алдауның яңа юлларын куллана
Алар өчен әдәп-әхлакның чиге юк. Кемне кармакка эләктерә алалар, шуның акча янчыгын бушаталар. Олылармы ул, балалармы, авыр тормыш хәленә калган кешеләрме – барысың да кесәсенә бер үк юллар белән керәләр.
-
МӨҺИМ
Өзелгән ял: Татарстан балаларны Кырымга ял итәргә җибәрүне туктатты
Татарстан балаларны Кырымга ял итәргә җибәрүне 1 сентябрьгә кадәр туктатып тора. Билгеле булганча, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов боерыгы белән ярымутраудагы лагерьларга алдагы сменаларга балалар кабул ителмәячәк. Бүген анда ял итүчеләрнең хәле ничек? Юлламаларны кире кайтарып буламы? «ВТ» хәбәрчесе Кара диңгез буендагы вазгыятьне белеште.
-
МӨҺИМ
Яума әле! Кояшны сагынучылар өчен күңелле хәбәрләр юк
Отпуск заяга үтә, җиләкләр күгәрә, печән кибә алмый азаплана, аның каравы чүп котырып үсә. Бу адәм баласына ярап булмый инде. Эссе булса да гаеп, яңгыр яуса да җәйнең яме юк. Куерып йөргән болытлар арасыннан кояш эзләп, җылы көтеп утырабыз. Быел җәй тәмен кайчан татып булыр? Халык синоптиклары фаразлары туры киләме?
-
МӨҺИМ
Казандагы тарихи Мергасов йортының язмышы хәл ителде
Шактый бәхәсләр тудырган атаклы Мергасов йорты Дәүләт торак фондына тапшырылган.
-
МӨҺИМ
Эш урыннарында булган бәхетсезлек очраклары арткан
Казанның сәнәгать тармагында бәхетсезлек очраклары арткан.
-
МӨҺИМ
Быелгы Казан Сабан туе ниләр белән истә калды?
Узган ялларда Татарстан башкаласында Сабан туйлары гөрләде.
-
МӨҺИМ
Карама яшенә, кара эшенә: оешмаларның 35 проценты пенсия яшендәгеләрне эшкә алырга әзер
Карама яшенә! Казан оешмаларының 35 проценты пенсия яшендәгеләрне эшкә алырга әзер. Superjob хезмәте уздырган сораштыру нәтиҗәсе бу. Ә 27 проценты киресенчә уйлый: аларга өлкән хезмәткәр кирәкми. Өлкәннәр арасында эшче, инженер, машина йөртүче, сатучы, җыештыручы, каравылчы булып эшләүчеләр аеруча күп. Кемнәр ял итәсе урынга эшкә йөри?
-
МӨҺИМ
«Без эшлибез»: Татарстан Министрлар Кабинетында АСЕАН саммитына йомгак ясадылар
Татарстанның халыкара чаралар үткәрүдәге тәҗрибәсе, Казан халкының сабырлыгы һәм ике ай вакыт. Татарстан Министрлар Кабинетында башкалада узган Россия – АСЕАН саммитына нәтиҗә ясадылар.
-
МӨҺИМ
Кыйблага карап: мәчеткә йөрүчеләр күпме?
Бүген Татарстанда 1621 мәчет бар. Шуның 81 е Казанда урнашкан. Мәчет манаралары калкудан туктамый – монысы сөенеч. Дин йортлары күп булса да, анда йөрүчеләр дә күп дип мактана алабызмы? Әллә хикмәт санда түгелме? Шул сорауларга җавап эзлибез.
-
МӨҺИМ
Спорт аша тормышка кайту: СВО ветераннарына республикада нинди мөмкинлекләр бар?
Ярдәм сорау җиңел эш түгел. Тормыш дилбегәсен үзе тартып барган, көннәрдән бер көнне авыр хәлгә калган ирләргә бигрәк тә. Хәрби бурычларын үтәп туган якларына кайткан СВО ветераннары тыныч тормышка төрлечә ияләшә.
-
МӨҺИМ
Татарстан башкаласы янәдән килешү мәйданына әверелде
Казанда Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән дуслыкны ныгыту һәм хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләштеләр. Татарстан башкаласында узган Россия–АСЕАН саммиты моңа кадәр башкарылган эшкә йомгак ясап, киләчәктә яңа юнәлешләрдә файдалы элемтәләр кору мәйданы булды. Җыенда мөһим документлар кабул итүдән тыш, кунакларны Татарстан белән таныштырдылар. Владимир Путин исә аларны Сабан туена да чакырды.
-
МӨҺИМ
Бер кичкә – Ашытбашка: «ВТ» милли уеннарны искә төшерде
Газетабыз электән үк язылучылары белән гел очрашып, аралашып торырга тырыша. Бу юлы без Ашытбаш авылын гөрләтеп, кичке уен уздырырга булдык. Күңел ачу чарасы гына түгел, ә күңелләрне берләштергән бер матур бәйрәмгә әверелде ул. Бу кичтә онытыла башлаган милли уеннар, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр янәдән җанланды.