МӨҺИМ
-
МӨҺИМ
Миңнеханов: «Кытай компанияләренең хезмәттәшлек итәргә кызыксынуын югары бәялибез»
Кытай компанияләренең Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә кызыксынуын югары бәялибез Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “РОСТКИ” форумы кырларында оештырылган “Кытай бизнесы, Татарстанга рәхим итегез!” сессиясендә әйтте.
-
МӨҺИМ
Тизлек бәясе кыйммәткә төшә: Татарстанда юлларда һәлак булучылар саны арта
Исән-имин генә уздырасы иде. Дәүләт автоинспекциясе статистикасы буенча, август – иң күп аварияләр була торган ай. Җәйнең тәмен чыгарып калу өчен шулкадәр бәйдән ычкынабызмы соң? Узган ел гына да шул бер ай эчендә юлларда 42 кешенең гомере өзелгән. Быел да үзәк өзгеч аварияләр аз түгел.
-
МӨҺИМ
Искечә ярату: ни өчен яшьләр яучыларга мөрәҗәгать итә?
-
МӨҺИМ
Сын(дыр)у: нигә кадерле кешесен җәберләп яшәүчеләр арта?
Гаилә корганда һәр кеше бәхетле булам дип яңа тормышка аяк баса. Ләкин барысы да без хыялланганча килеп чыкмый. Кичә генә бик тә акыллы вә тәртипле булган тормыш иптәшең сине җәберләүдән рәхәт таба башлый.
-
МӨҺИМ
«ВТ» журналисты күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җылыта һәм суыта торган сәбәпләрне барлады
Туганнар ерак булырга мөмкин. Күрше, авылдаш коткара андый чакта. Көрәк сынганда да, йөрәк сынатканда да, шатлык киткәндә дә, бәйрәм килгәндә дә. Ләкин тормышта төрлесе була. Кайчак күмәк эшли торган эшләр дә ялгыз кулга кала. Язмада авылдашларның бердәмлеге, күршеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр һәм араларны суыта торган сәбәпләрне барладык.
-
МӨҺИМ
Акча салыш: чыгымнар арта, азык-төлек кәрзине кечерәя
Бүген – диван, өстәл – соңрак, ә чит илгә ял итәргә бару урынына үз бакчаң да ярап тора. Илдә яшәүчеләр кыйммәтле әйбер алуны кичектерә яки аны ваклый башлаган.
-
МӨҺИМ
Картларны да аямыйлар: кырыгалдарлар өлкәннәрне мәкерле эшләрендә куллана башлаган
Яшең җитсә җитмешкә... Кырыгалдарларга хезмәт итеп ятмассың дип беркем ышандыра алмый. Күршегездә яшәүче пенсионерларга, олы яшьтәге якыннарыгызга игътибарлы булмасагыз, аларны алдау гына түгел, курьер итеп кулланырга да мөмкиннәр.
-
МӨҺИМ
Яңа уку елына әзерлек: Чаллыда республика август киңәшмәсе узды
Мәктәп кыңгыравы чыңларга нибары ике атна чамасы вакыт калды. Яңа уку елына әти-әниләр дә, укытучылар да әзерләнә. Быел Татарстанда биш яңа мәктәп ачылачак. Укучыларга тәртип өчен билге куя башлаячаклар. Ә укытучыларны кәгазь тутыру эшеннән азат итмәкчеләр. Яңа уку елына бәйле үзгәрешләр турында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Чаллыда узган республика август киңәшмәсендә сөйләделәр.
-
МӨҺИМ
Йөрәккә май: сөтсез трендка иярү нәрсәгә китерергә мөмкин?
Шикәрсез, глютенсыз, сөтсез. Ябыгырга телисең икән, рәхим итеп иң беренче чиратта шушы ризыклардан баш тарт. Алар аш казанында бозылып, әчеп кенә ята, ди хәзер нутрициологларның күпчелеге.
-
МӨҺИМ
Хезмәткә хөрмәт: «ВТ» яңа бәйгедә катнашырга чакыра
Хөрмәтле укучыларыбыз, без янәдән сезне эчтәлекле дә, хәтер барлауда мөһим дә булган зур бәйге белән сөендерергә булдык!
-
МӨҺИМ
Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы узачак
3 миллиард долларлык хезмәттәшлек, 100 дән артык чара һәм уртак «Эз». 16–19 августта Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумы узачак. Аңа әзерлек турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
-
МӨҺИМ
Кырларыннан күренә: Рөстәм Миңнеханов Сарман һәм Зәй районнарында урып-җыю эшләре белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сарман һәм Зәй районнарына барып, урып-җыю эшләре белән танышты.
-
МӨҺИМ
Тормышка кайтабыз: «ВТ» журналисты Түбән Камадагы хәлләрне белеште
Яраның әле ярсып, сызлап торган чагы. 10 август иртәсендә Түбән Кама дошман һөҗүменә дучар булды, 13 кешенең гомере өзелде. Татарстан Рәисе республика Премьер-министры һәм вице-премьерлар катнашында үткәргән оператив киңәшмәдән соң шәһәргә һөҗүм барышында зыян күрүчеләргә тиз арада ярдәм күрсәтү оештырылды.
-
МӨҺИМ
Төзегән белә: агачтан күпфатирлы йортлар салуның киләчәге бармы?
1 сентябрьгә Татарстанда дүрт яңа мәктәп ачылачак. Төзүчеләр 30 август – Республика көненә дә бүләк әзерли: Казан аэропортының өченче терминалы сафка басачак. Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин бу елның беренче яртысына йомгак ясады. Агачтан күпфатирлы йортлар салуның киләчәге бармы икәнен дә әйтте.
-
МӨҺИМ
Кара дүшәмбе. Дошманның тыныч халыкка һөҗүме аркасында 13 кеше һәлак булды
10 август иртәсендә Түбән Кама дошман һөҗүменә дучар булды. Рәсми чыганакларга караганда, пилотсыз очкычлар гражданлык һәм сәнәгать объектларына һөҗүм итте.