Газетага язылу

Читләрнекенә калмас өчен нишләргә? «ВТ» журналисты яшелчә үстерүчеләрнең хәлен белеште

Татарстанда кишер, чөгендер кебек яшелчәләрне җыеп урнаштырып куйсалар да, эре хуҗалыкларда бәрәңге һәм кәбестә алу әле дә дәвам итә. Чыгышы начар түгел, хуҗалыклар бәрәңгене ашаганга караганда ике тапкыр күбрәк тә үстерә әле.

Читләрнекенә калмас өчен нишләргә? «ВТ» журналисты яшелчә үстерүчеләрнең хәлен белеште
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Тик, гадәттә, язын халык кибеттән барыбер Мисыр бәрәңгесен алып ашый. Көздән язга ниләр үзгәрә? Күз яхшыракка кызыгамы? Үзебезнекен саклый белү җитмиме?   

Быел республика хуҗалыклары бәрәңге игү мәйданнарын бераз киметте: 5,5 мең гектардан 5,3 мең гектарга калдырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлегә 900 мең тоннага якын уңыш җыеп алынган. Бу республика халкын яшелчә белән тулысынча тәэмин итәргә җитәргә тиеш дигәнне аңлата. Статистика буенча, Татарстанда яшәүче бер кеше елына 90 килограмм бәрәңге ашый, димәк, 4 млн кешегә 360 мең тонна «икенче икмәк» кирәк.  

Әлеге вакытта республикада барлыгы 69 хуҗалык яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Алар арасында «Чистополье» (Чистай районы), «Кырлай» (Арча районы), «Нармонка» (Лаеш районы) агрофирмалары – иң эреләре. Фермерлар арасында исә Минталип Минеханов (Тукай районы) һәм Нәсим Дәүләтов (Минзәлә) хуҗалыклары билгеле. Шулай да бәрәңге үстерүнең күпчелек өлеше (якынча 80 проценты) шәхси хуҗалыкларга туры килә.

Бәяләргә килгәндә, әлеге вакытта ярминкәләрдә бәрәңгене 25–30 сумнан саталар. Кибеттә килосы 40–45 сум тора.

– Без ярминкәдәге мондый бәяләрдән канәгать. Әле быел бәрәңге үстерүнең үзкыйммәтен исәпләп чыгармадык, ләкин аның килосы 19 сумнан да арзанрак булмас, – дигән иде «Нармонка» агрофирмасы директоры Олег Солягин. 

Арча районының «Кырлай» агрофирмасы быел 1336 гектар мәйданда бәрәңге үстергән. Уңышны узган атнада җыеп бетергәннәр. Уртача уңыш күләме – гектарыннан 350 центнер. Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Раил Шакирҗанов әйтүенчә, бер кило бәрәңгенең үзкыйммәте 13–15 сумга чыккан.

– 25–30 сумнан саткан очракта, кереме начар түгел. Ел яңгырлы килсә дә, уңышка зыян килмәсен өчен эре хуҗалыклар эшкәртүгә зур игътибар бирә. Шуңа күрә «Кырлай» хуҗалыгының бәрәңгеләре яхшы хәлдә, – ди ул.

Соңгы елларда Арча районында яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермерлар саны кимеде. Төп сәбәпләре – эшчеләр булмау һәм хезмәт хакларының башка тармак белән чагыштырганда түбән булуында.

Татарстанның данлыклы фермеры Минталип Минеханов хуҗалыгында да эшләр төгәлләнгән.            

– Уңыш узган ел белән чагыштырганда начар түгел. Бәрәңге гектарыннан 400 центнерга якын, кишер – 900 центнер, чөгендер – 650 центнер, – дип санап китте хуҗа. – Безнең яшелчәләр балалар бакчаларына, мәктәп ашханәләренә китә. Чаллының мәгариф учреждениеләрен генә түгел, күрше-тирә районнарда яшәүчеләрне дә тәэмин итәбез. Яшелчәчелек – җиңел тармак түгел. Аны үстерә дә, саклый да белергә кирәк. Үзебездә үскән үзебездә җитеп барса да, ялкауланмаска кирәк. Элек бакчачылык бик көчле булды, берара халык җирдән ерагайды, хәзер менә кабаттан кулы эшкә тартыла башлаганы сизелә. Соңгы ике-өч елда орлыклык бәрәңге сорап килүчеләр артты.

Яшел Үзән районының Олы Яке авылында яшәүче Эльмира һәм Илдар Нәҗмиевләр озак еллар яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Быел да бер гектардан артык мәйданда бәрәңге, суган, сарымсак, кабак һәм кәбестә үстергәннәр. Яшелчәләрне атна саен Казанга алып килеп саталар. Бәрәңгене – 30–40, кәбестәне – 30–35, суганны – 40, чөгендерне 35–40 сумга җибәрәләр.   – Быел бәрәңге уңышы начар түгел, тик узган елларга караганда ваграк. Үсәр өчен шартлар яхшы булса да, июль башында фитофтора авыруы эләгеп зыян салды, артык үсә алмадылар. Черекләре дә чыккалады, шуңа күрә сатуга бик аралап алып чыгарга туры килә. Сату бәяләреннән канәгать. Аңлашыла инде, сатучының кыйммәтрәк бәядән сатасы, алучының арзанрак хакка аласы килә. Әгәр өйдән алыпсатарларга гына биреп җибәрсәк, үстерүнең мәгънәсе булмас иде. Ә болай шәһәргә алып килеп саткач, файдасы бар, – ди Эльмира Нәҗмиева. 

Аның сүзләренчә, атна саен саткан очракта да, яшелчәләре язга кадәр җитә. Акча эшләү ягыннан караганда, иң отышлылары – бәрәңге һәм кәбестә.

– Тик базарга бу ике яшелчә белән генә чыгып булмый. Алар янына кишере дә, суган-сарымсагы да кирәк, чөнки кеше бөтен яшелчәне дә бер кешедән генә сатып алырга тырыша. Миңа калса, халык барыбер авылда, бакчада үскән яшелчәләргә өстенлек бирә. Кибетнекен бер-ике тапкыр алып карыйлар да барыбер базарда сатучыларга әйләнеп киләләр, – ди әңгәмәдәшем.           

Республика кырларыннан һәм бакчаларыннан үзебезгә җитәрлек уңыш җыеп алсак та, язын кибет киштәләре чит илләрдән кайтарылган яшелчә белән тула. Бәяләре бер дә кызыгырлык булмаса да, ни чарадан бичара дип, сатып алучысы да табыла. Раил Шакирҗанов та, яз көне үзебездә үскән яшелчәләр җитәрлек булса да, халыкның күзе свежий, матур кыяфәтле уңышка төшүен искәртә.

– Безнең хуҗалыкларда да иртә өлгерә торган бәрәңге үстерәләр, ләкин алар да әле июнь ахырында гына өлгерә башлый. Ә Мисыр, Азәрбайҗан яки Урта Азия илләреннән инде апрель–майда ук яңа уңыш кертелә, – ди ул.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә республикада ашаганга караганда ике тапкыр күбрәк бәрәңге үстерелсә дә, язын кибетләргә чит ил бәрәңгесе кайтып тулуын инкарь итми.

– Бу Россия агросәнәгать комплексы өчен табигый. Шулай да без үз алдыбызга яңа уңыш алганчыга кадәр республика ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү бурычын куябыз. Моның өчен уңыш күләменә генә түгел, ә аны саклауга да зур игътибар бирелә. Әлеге вакытта республикада заманча бәрәңге саклау корылмалары төзелә. Аларда бәрәңгене тыгыз һәм яхшы хәлдә июнь–июльгә кадәр сакларга мөмкин булачак, – диделәр министрлыкта.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре