МӨҺИМ
-
МӨҺИМ
Уку кайгысы түгел: республикада балаларны җәберләүгә каршы ничек көрәшергә җыеналар?
Килешергә, килештерергә өйрәтәчәкләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин мәктәп, көллиятләрдә балаларны кыерсыту очракларына каршы тору чаралар планын имзалады. Әлеге боерык 2026–2030 елларны күздә тота.
-
МӨҺИМ
Дәва дип, чир чыгару: витаминнарны үз белдегең белән эчү нәрсәсе белән куркыныч?
«Йокыгызның көе китте, буыннар авырта, чәч коела, тырнак сына, телефон тотып утырганнан да хәлсезләнәсез икән, сезгә витаминнар эчәргә кирәк». Бу хакта үзен белгеч дип санаган һәр витамин сатучы адым саен сөйләп, язып тора.
-
МӨҺИМ
Мәктәпкә бару күпмегә төшә?
Балаларга мәктәп турында искә төшерү дә кыен. Әти-әниләр исә июльдә үк әзерләнә башлады инде. Бәя белешәләр, акча саныйлар, мәктәп белән киңәшләшәләр. Баланы укырга әзерләү күпмегә төшә? «ВТ» хәбәрчесе әлеге сорауга җавап эзләп базарга юл тотты.
-
МӨҺИМ
Ялгызакларга кәрзин генә булышырмы? Россиядә гаилә кормый яшәүчеләр саны арта
Соңгы вакытта дөньяда, шул исәптән Россиядә дә, гаилә кормый, ялгыз яшәүчеләр саны арта. Гаҗәп бит инде: бүгенге җәмгыятьләр барлык чикләүләрне алып ташладылар, гүзәл җенесләр белән көчле затлар аралашуда һичбер кыенлык кичермиләр. Онлайн танышу мөмкинлеге пәйда булды.
-
МӨҺИМ
Ашамасаң... төшкә керә. Ит хаклары ни сәбәпле арта?
Ашасаң – тешкә, ашамасаң төшкә керә, ди. Тешкә генә кереп калмыйча, ит бәясе кесәгә дә шактый суга. Бар нәрсәгә бәя күтәрелгәндә, күпме көч куеп үстерелгән мал ите генә читтә калмас анысы. Шулай да соңгы ярты елда бәяләрнең кискен артуы нәрсәгә бәйле? Шуны белештек.
-
МӨҺИМ
Ишекләр ачыла: чит куышка кергәнче нәрсәне белеп торырга?
Торак базарында ыгы-зыгы: кичәге мәктәп укучылары студент шулпасы ашый башлагач, яшәргә урын эзли. Күп вузларның тулай тораклары бар анысы. Әмма анда урын бөтен кешегә дә җитми.
-
МӨҺИМ
Самавыр кайнады, күрше! Бу җәй нәрсәләр белән истә калачак?
Киләчәккә мирас, 30 мең катнашучы һәм татар фатирниклары. Татарстанда «Күрше» фестивале һәм бу елның махсус проекты – «Күрше. Мирас» дәвам итә. Алар кысасында бу җәйдә республиканың төрле районнарында 200 ләп чара узган инде. Алда тагын да күбрәк күңелле вакыйга көтә. Бу җәй нәрсәләр белән истә калачак?
-
МӨҺИМ
Игенчеләр алны-ялны белмичә эшли: «Иң күңеллесе – басуда»
Уңышны кыска вакыт эчендә югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Бүген һәр игенче алдында торган төп максат әнә шул. Шуңа күрә алар матур көннәрдә алны-ялны белмичә эшли.
-
МӨҺИМ
Ялның да җае бар: быелгы җәйнең соңгы ае кәефне бозмасын өчен нишләргә?
Җәй җәй инде ул: үзе матур, үзе рәхәт. Тик аның бөтен тәмен тоеп калырга омтылган арада куркынычсызлык кагыйдәләре турында истән чыгармаска кирәк. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта җәйге чорда янаган бәла-казалар һәм аларны булдырмый калу юллары турында сөйләделәр.
-
МӨҺИМ
Август кемнәрнең акча янчыгын баетачак?
Эшләүче пенсионерларның айлык акчасы арта. Лаеклы ялга чыгу яшенә җитеп тә, эшен дәвам иттерүчеләрнең пенсиясен 1 августтан кабаттан исәплиләр. Тупланма пенсиясен Социаль фонд карамагында калдыручыларны да сөенечле яңалык көтә. Ә үзмәшгульләр «больничный» рәсмиләштерә алачак. Август кемнәрнең акча янчыгын баетачак?
-
МӨҺИМ
Сөт ризыклары: сатып алучыларга нәрсәне белеп торырга һәм ничек сакланырга?
Пальма мае кимегән, «ит җилеме» арткан. Татарстан кибетләрендә сатыла торган сөт ризыкларында хәлләр менә шулайрак. Гомумән алганда, узган ел нәтиҗәләре буенча, тикшерелгән каймакларның 23,8 процентында төрле кимчелекләр ачыкланган. Сатып алучыларга нәрсәне белеп торырга һәм ничек сакланырга? Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә әнә шул турыда сөйләштеләр.
-
МӨҺИМ
Хезмәт җимеше: бакчачы түтәлендә ниләр бар?
Җәйнең иң кызу һәм җаваплы мәле. Яздан бүгенгәчә тәрбияләгән яшелчә, җиләк-җимешләрне кышка хәстәрли авыл халкы. Кайнатма ясый, турый, киптерә. Ә бакча уңышына сөенерлекме соң? Уңыштан табыш алучылар бармы? Гомумән, бүген халык бакчасында ниләр бар? Әнә шул сорауларга җавап эзләдек.
-
МӨҺИМ
Балалар ни өчен сәламәтлегенә һәм тормышына зыян сала торган уеннарны сайлый?
Җәйне сагынып көтеп алсак та, балалы гаиләләр өчен сынау чоры да ул. Өлкәннәр эштә булганда, тиктормас балалар урамда кызык эзли.
-
МӨҺИМ
Җәй төсе: ял итәр өчен ерак барып йөрисе юк
Августка аяк басабыз. Тик җәй бетә дип кәефсезләнергә ашыкмагыз. Татарстанда җәйнең соңгы ае җылы истәлекләргә бай булырга охшаган. Туристлар да шул фикердә.
-
МӨҺИМ
Исемлек көткәндә: «ВТ» хәбәрчесе вузлардагы вазгыятьне белеште
Югары уку йортларына укырга керү өчен документлар кабул итү төгәлләнде. 3 августта ташлама буенча укырга керүчеләрнең исемлеге билгеле булчак. Ә гомуми конкурс нәтиҗәләре 7 августта ачыкланачак. «ВТ» хәбәрчесе вузлардагы вазгыятьне белеште.