Дилбегәне нык тотасы
20 елдан артык иминлек саклау, СВОда катнашу – 46 яшьлек Ленар Айзатулловның тормыш тәҗрибәсе шундыйрак. Көллият тәмамлап, туган авылы – Чүпрәле районының Кече Чынлы мәктәбендә бер ел белем бирә ул. Аннан армия сафлары көтә. Солдат шулпасы эчкәч, Казанда эчке эшләр органнарында, Росгвардиядә хезмәт итә. СВО башлануга, ул хезмәт иткән подразделение беренчеләрдән булып юлга чыга. Ленар өч ай взвод командиры булып хезмәт итә. Тик сәламәтлеге какшау сәбәпле, бу аның соңгы командировкасы була. Лаеклы ялга киткәч, беренче һөнәрен искә төшерә. Мәктәпләргә укытучыларның кирәк чагы. Нигә әле балалар янына кайтмаска? Тәвәккәлләп, башкаладагы 126 нчы гимназиядә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләрен укыта башлый. Аннан инде аны Биектау районындагы Чернышевка мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Узган ел «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасына гариза биргән. Финалга чыккан, аны меңләгән кандидатлар арасыннан сайлап алганнар. Остазы – Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Мәгариф системасы турында күп нәрсәгә өйрәнә яңа җитәкче.
– Беренче вакытта җиңел булмады. Әмма хәрби яктан чыныгу барысын да хәл итәргә ярдәм итте. Без бит – түзә торган халык. Яңа коллектив тупладык. Яңа мәктәп булгач, документ эшләре буенча да күп йөрергә туры килде. Бүген инде бездә 300 гә якын бала белем ала, – ди отставкадагы майор.
«Әти-әниләр белән эшләү җиңел түгел, билгеле. Күбесе укытучы хаксыз, балалары гына хаклы сөйли дип уйлый. Бу – зур хата. Әлеге фикерне үзгәртү авыр. Баласы «2ле» алган өчен минем янга киләләр. Мин аларны, билгене бала төзәтсен, укытучы түгел, дип борып җибәрәм. Әти-әниләр зарлана, безне, укытучыларны, өйрәтергә тырыша. Ә мин, киресенчә, хезмәттәшләремне яклыйм. Андыйларга барысын да аңлатам, ачык дәресләр үткәрәм, очрашуларга чакырам. Кызганыч, безгә бүген балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә тәрбияләргә туры килә.
Чернышевка бистәсендә яшәүчеләрнең холкы да үзенчәлекле: монда күчеп килүчеләр күп. Ленар Айзатулловка уртак тел табарга СВО ветераны булуы да ярдәм итә. Башта аңа бик сак карыйлар. Шикаятьләр язарга теләүчеләр дә булмый түгел. Әти-әниләр дилбегәне үз кулларына алырга тели, кыскасы. Кагыйдәләрсез дә булмый. Тәрбия мәсьәләсен беренче урынга куя директор. Дәрескә соңга калырга ярамый. Тәртип бозмасыннар, укытучыларны хөрмәт итсеннәр. Шул якка күбрәк игътибар итә. Укучылар бердәм формадан йөри. Директор линейкалар үткәрә, гимн тыңлата, хәрбиләрчә тигез итеп атлап йөрергә өйрәтә. Спортка – аерым мөнәсәбәт.
– Яшермим, башта коллектив та миңа шикләнебрәк карый иде. Имеш, мин –СВОда булган кырыс кеше. Мин – монда бөтенләй башка, иң мәрхәмәтле, иң гадел кеше. Укытучыларны якларга туры килгән чаклар да була. Аларның ышанычын яулый алдым. Замана үзгәрсә дә, балалар шул ук. Бары дөньяның нәрсә икәнен аңлатырга гына кирәк. Әлбәттә, рөхсәт бирсәң, көн буе телефонда утырачаклар. Әгәр таләп итсәң, барысын да төзәтергә була. Олыларны хөрмәт итегез, алар сүзе дөрес, дип өйрәтәм. Җитди, таләпчән, әмма гадел җитәкче мин, – ди әңгәмәдәшем.
СВО ветераны әйтүенчә, укучылар ватанпәрвәрлек төшенчәсен дә яхшырак аңлый башлаган. Укып бетергәч, чит илгә китәчәкбез, дип әйтүчеләр хәзер башкача фикер йөртә. Үзебездә калырга, илне яратырга кирәк, диләр икән. «Безнең илне беркайчан да җиңеп булмый, дим. Аның көче – күпмилләтле булуда. Өйдә башкачарак сөйләүчеләр дә юк түгел. СВОда катнашучыларны мәктәпкә чакырабыз. Җанлы мисаллар китерсәң, балаларның башына күбрәк керә. Егетләр армиядә хезмәт итәргә, кызлар медицина белеме алырга тиеш, дип өйрәтәм. Үземнең 8 яшьлек улымны да, армиядә булырга кирәк, дип тәрбиялим. Кечкенә чактан ук Әмир автомат тотып йөгерә, спорт белән шөгыльләнә. Аны Суворов училищесына укырга керергә әзерлим. Минем юлдан китүен телим», – ди Ленар Айзатуллов.
Артка юл юк
СВО турында бик сөйләргә яратмый Ленар Айзатуллов. Без дә артыгын төпченмәдек. Шулай да андагы халыкның ничек яшәгәнен әле дә искә ала:
– Иске йортның подвалыннан бер бабай чыгып бара. «Сез Россиядәнме?» – дип сорады. Җавап ишеткәч, совет флагын алып, сәлам бирде. Алар утсыз, сусыз, куркыныч шартларда яшәгән. Күз алдына гына китерегез: күрше урамда шартлау тавышлары ишетелә, ә балалар уйнап утыра. Шулай яшәргә күнеккәннәр. Аларга ризыктан өлеш чыгардык, башка җиргә күчерергә булыштык, – дип сөйли ул. – Менә кеше бар, ә бер секундтан ул инде юк. Иң авыры хезмәттәшләреңне югалту. Ә хисләргә бирелергә ярамый...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез