Педиатр сәламәт яшәү рәвешенә (ЗОЖ) бәйле нинди гадәтләрнең балага кирәк булмавын аңлаткан.
Барыбыз да балаларыбызның сәламәт булуын тели. Әмма кайвакыт ата-аналар, аеруча яшьләр артыгын кылана: сабыен ашау-эчүдә чикли, витаминнар һәм өстәмәләр белән, физик киеренкелек белән җәфалый. Бу исә ныгып җитмәгән организмга сәламәтлек өстәми, киресенчә, аны какшата. Табиб-педиатр Артем Николенко “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә беренче карашка “дөрес” тоелса да, чынында зыяны күбрәк булган гадәтләр турында сөйләп үткән.
“Баланы сәламәт тормыш рәвешенә күнектерергә тырышу – һичшиксез, дөрес гамәл, – дип аңлаткан табиб. – Дөрес туклану, физик активлык, әйбәт йокы күп кенә авыруларны кисәтүнең нигезе булып тора. Ләкин ЗОЖ бала өчен катгый кагыйдәләр һәм чикләүләргә әйләнеп калмаска тиеш. Юкса ул ныгып җитмәгән организмга зыян гына салачак”.
Артем Николенко ата-аналарның 5 төп ялгышын аңлатып үткән.
1. Туклануда катгый чикләүләр, әйтик, глютенсыз продуктлар белән мавыгу.
Шикәрдән, “зарарлы” продуктлардан, ә кайвакыт ризыкларның тулы бер төркеменнән (мәсәлән, сөт ризыкларыннан яки глютеннан) баш тарту – иң киң таралган хаталарның берсе.
Эш шунда: бала организмы актив үскәнлектән, төрледән-төрле ризык белән туклануга мохтаҗ. Тулы бер продуктлар төркеменнән баш тарту аксым, кальций, тимер, В төркеме витаминнары, гомумән, энергия җитмәүгә китерергә мөмкин, дигән педиатр.
3. Иммунитетны ныгытырга тырышу
Нәниләр ОРВИ белән еш авырый: балалар бакчасында башкаларның бактерияләре һәм вируслары белән “уртаклаша” чөнки. Шуңа күрә күп кенә ата-аналар сабыеның иммунитетын ничек тә ныгытырга тырыша.
“Иммунитетны ныгыту” дигән сүз медицина күзлегеннән караганда дөрес түгел. Иммун системасы – даими ныгыту, чыныктыруга мохтаҗ булмаган бик катлаулы механизм ул”, – дип басым ясап әйткән доктор.
Иммунитет өчен тулы кыйммәтле йокы, төрледән-төрле ашау, физик активлык, вакцинация файдалы. Акрынлап кына, экстремаль ысуллар кулланмыйча гына чыныгу да сәламәтлек өчен әйбәт.
“Башка салкын су кою, инфекцияләрдән халык ысуллары белән дәвалану, прививкалардан баш тарту иммунитетны ныгытмый, бәлки авырулар һәм өзлегүләр куркынычын көчәйтә генә”, – дигән Артем Николенко.
4. Һәр балага – зур спорт
Физик активлык балаларга бик кирәк. Әмма яшен һәм организмына төшә торган йөкне исәпкә алып кына. Көндәлек күнегүләр, организмның ял итәргә өлгермәве, олыларның басымы югары нәтиҗәләргә омтылучы бала организмына бик зур зыян салырга мөмкин.
5. Артык чисталык
Тагын бер зур ялгыш – ул да булса баланы барлык микроблардан саклау омтылышы.
Заманча тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтә: артык чисталык иммун системасын формалаштыруга комачаулый. Кирәксә-кирәкмәсә антисептиклар куллану, өйне гадәттән тыш чиста тотарга тырышу, микробиотаның төрлелеген киметеп, иммунитетка тискәре йогынты ясарга мөмкин.
“Әлбәттә, гигиенадан баш тартасы, дигәнне аңлатмый бу. Ашар алдыннан һәм урамнан кергәннән соң кулларны юарга кирәк – анысы бәхәссез. Тик менә һаман саен антисептикларга тотыну һич кирәкми”, – дип йомгак ясаган белгеч.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез