Газетага язылу

Табиб нинди очракларда югары тән температурасын төшермәскә икәнен аңлатты

Табиб ОРВИ вакытында кайсы очракларда тән температурасын төшермәскә кирәклеге турында сөйләгән.

Көз – салкын тидерүләр чоры. ОРВИ йоктырганда, еш кына тән температурасы күтәрелә. Кайвакыт 37дән аз гына өскәрәк менсә, кайсыбер очракларда бизгәк тота башлап, 38 градуска кадәр күтәрелә. Нинди очракларда температура төшерә торган дару кулланырга, кайсы очракларда – кулланмаска?

Табиб Ираида Букина “Российская газета” хәбәрчесенә шул хакта сөйләгән.

Ни өчен температура күтәрелә?

“Температураның күтәрелүе – организмның саклану реакциясе. Инфекциягә каршы көрәшү өчен иммунитетка ярдәм итә ул, – дип аңлатып үткән Букина. – Организмга вируслар яки бактерияләр килеп эләккәч, иммунитет аларны “танып”, реакцияләр чылбырын булдыра. Пирогеннар – баш миендә тән җылысын җайга салу үзәгенә тәэсир итә торган матдәләр эшләп чыгарыла. Шуннан  соң үзәк нормаль температураны югарыракка “көйли”. Шулай итеп, организм җылылык эшләп чыгара башлый һәм аны сакларга тырыша. Шул сәбәпле калтырата, җылы әйбергә төренү теләге барлыкка килә”.

Организмга югары температура ни өчен кирәк?

“Тән температурасы югары булганда, вирус һәм бактерияләрнең күпчелеге начар үрчи. Моннан тыш температураның күтәрелүе иммун системасының эшен тизләтә: вирусларга каршы тору өчен күзәнәкләргә ярдәм итәрдәй аксымнар – интерфероннар күбрәк эшләп чыгарыла башлый.  Ә инде бизгәк вакытында фагоцитлар – саклагыч-күзәнәкләр эшкә җигелә: алар бактерияләр һәм вирусларны “ашый”, – дип сөйләп үткән белгеч. “Шуңа күрә тән температурасын бик югары күтәрелмәгән килеш төшергәндә, асылда без организмның инфекциягә каршы көрәшүенә комачаулыйбыз, бу очракта чир, һичшиксез, озаккарак сузылачак”, – дип кисәткән Букина.

Температураны кайчан төшерергә ярамый?

Тән температурасы 38,5 градустан артмаса, хәлегез бик авыр булмаса – баш нык авыртмаса, буыннар чыдап булмаслык дәрәҗәдә сызламаса, бизгәк тотмаса, температураны төшерергә ашыкмау хәерле. Нәкъ менә шушы температура аралыгында иммунитет нәтиҗәле эшли, йөрәк һәм кан тамырларына да әлләни зыян килми, дип билгеләп үткән табиб. Бу очракта иң яхшысы – ятып тору. Йөрәккә зыян килмәсен өчен, ятып ял итү, җылы чәй, су күбрәк эчү мөһим. Калтыратса – төренергә, эссе бәрсә – өсне ачарга мөмкин.

Тән температурасын кайчан төшерергә?

39 градуска җиткәндә һәм аннан да өскәрәк менеп киткәндә. “Мондый очракта йөрәккә, кан тамырлары һәм нерв системасына зыян килергә мөмкин. Организмга су җитми башлау сәбәпле, бигрәк тә өлкәннәрдә, өзеклекләрнең килеп чыгуы бар”. – дип билгеләп үткән табиб. Ә инде 38,0-38,5 градусны да авыр кичерүчеләргә тән температурасы бик югары күтәрелгәнче үк чарасын күрә  башларга кирәк. Бик көчле баш авырту, укшыту, бөтен тән авырту – болар барысы да тән температурасын төшерә торган дару куллану зарурилыгын аңлата. “Хәлегез чыннан да начар икән, түзеп торырга кирәкми”, – дип басым ясап әйткән Букина.

Бизгәк тотканда нәрсәләр эшләргә ярамый?

 Температураны төшерә торган берничә даруны берьюлы эчү: бавыр һәм бөергә зыян килү куркынычы бар. * Температураны 36,6га кадәр төшерергә тырышу. Бераз гына җиңеллек барлыкка килсен өчен аны 1-1,5 градуска төшерү дә җитә. * Суны аз эчү – организмда су җитмәүгә этәрүче иң хәтәр ялгышларның берсе. Тән температурасы югары булганда, организм тир һәм сулыш аша күп сыеклык югалта. Кан куера, ә бу – йөрәккә өстәмә йөк. Шуңа күрә суны күп куллану – җылы чәй, җиләк морслары, компот эчү мөһим.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре