Белгеч билгеләп үткәнчә, атнасына 2-3 тапкыр балык, яшелчә, тышчасы алынмаган ярмадан әзерләнгән аш-су, кузаклылар, зәйтүн мае, чикләвек ашау мөһим. Шул ук вакытта Умнов ярымфабрикатларны, колбаса һәм кызыл итне – сирәк кенә, ә татлы эчемлекләр һәм шикәрне – гомумән, мөмкин кадәр кимрәк кулланырга киңәш иткән.
Табиб сүзләренә караганда, гел бер төрле ризык ашарга ярамый. Мәсәлән, карабодай яки токмач белән ит кенә. Организмга җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыклары һәм башка ризыклар да керергә тиеш.
Моннан тыш чамадан тыш күп ашарга ярамый: җиңелчә генә тамак туйдырсаң, шул җитә. Белгеч өлкән яшьтә аксым куллануга аерым тукталып үткән. Тән тиресе астындагы тукымаларны һәм мускулларны саклау өчен эремчек, балык, кош-корт ите, борчак-фасоль ише кузаклылар ашау мөһим. “Көненә 25-30 грамм клетчатка таләп ителә. Ягъни яшелчә, тышчасы алынмаган ярма, кузаклылар кулланырга кирәк. Шул ук вакытта тозны чикләү, тозлы әйберләрне азрак ашау мөһим, дигән белгеч.
Умнов басым ясап әйткәнчә, озак яшәү өчен могҗизалы диета юк. Әмма шундый закончалык бар: нык эшкәртелгән ризыкны – ничек тә азрак, үсемлек чыгышлы ризыкны – ничек тә күбрәк ашау, ашау-эчүдә чама хисен югалтмау. Шул ук вакытта ул хроник чирләрдән интегүчеләргә ашау-эчүне табиб яки диетолог белән килештерергә тәкъдим иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез