Газетага язылу

Түбән Камада БПЛА һөҗүме аркасында һәлак булган кызлар тәрбияче булып эшләгәннәр

Түбән Камада БПЛА һөҗүме аркасында һәлак булган кызлар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәннәр.

Бүген аларны соңгы юлга озаттылар, дип хәбәр итә НТР 24.

Элегрәк пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә Түбән Камада ике кызның гомере өзелү турында хәбәр иткән идек.

Кызлар һөҗүм вакытында Җиңүнең 30 еллыгы һәм Студентлар урамы киселешендә машинада булганнар. Фаҗига урынында тагын ике кеше авыр җәрәхәтләр алган, хәзер алар табиблар күзәтүе астында.

Һәлак булучыларның берсе – Раилә. Ул Самара өлкәсеннән Түбән Кама педагогика көллиятенә укырга керергә килгән. Икенче һәлак булучы – Алабуга районыннан килгән Диана. Танышлары сүзләренчә, кызлар бик яхшы студентлар булганнар һәм диплом алуга үз һөнәрләре буенча эшли башлаганнар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре