Хәер, кода-кодагыйлар чәкчәк кенә түгел, бавырсак, талкыш кәләвә, урама кебек татлы ризыклар да алып килә туй мәҗлесенә. Кирәкми, әлеге йоладан баш тартыйк, дип кул селтәүче парлар да бар барын. Әмма татар халкы беркайчан да кунакка буш кул белән йөрмәгән. Туй мәҗлесе дә искәрмә түгел. Әлеге матур туй йоласының тарихы бармы? Бүген аны ничек сакларга? Әнә шул сорауларга җавап эзләдек.
Асылын аңламыйлар
Татарстанның Казанга якын районнарында яшәүче татарлар, гадәттә, кунакларны чәкчәк белән каршылый. Күчтәнәчкә дә чәкчәк кыстырып килә. Бәйрәм табынында да урын табыла бу баллы сыйга. Ә менә Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы кебек районнарда чәкчәкне бавырсак алыштыра. Монысы инде күрше төбәкләрдә, Башкортстан, Ижауда да популяр. Аны бавырсак дип тә, баллы төш, чәкчәк дип тә атыйлар. Аермасы – зурлыгында һәм тәмендә.
Бакча күрке чәчәк булса, туйлар күрке – чәкчәк, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Килен һәм кияүнең әти-әнисе, якын туганнары никах һәм туйга буш кул белән йөрми. Үзләре белән парлы күчтәнәчләр дә алып килә. Гадәттә, бу – ике чәкчәк, ике каз, ике җиләк-җимеш кәрзине, ике торт. Кайбер парлар, алдан сөйләшү буенча, 6 яки 7 пар күчтәнәч әзерли.
– Бу сыйларны еш кына килен күчтәнәче, кода-кодагый күчтәнәчләре дип атап йөртәләр. Дөреслектә, ул – кодагый күчтәнәче. Бу күренеш бер бүген генә тумаган, – ди филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкарьләре» проектының фәнни хезмәткәре Зәлия Брусько. – Күчтәнәчләрнең төп асылы – булачак туганнарыңа хөрмәт күрсәтү, рәхмәт әйтү һәм яңа гаиләгә иминлек теләү. Хәзер аның мәгънәсенә төшенмиләр. Алар (кияү ягы) алып килде, мин дә (кәләш ягы) бирми булдыра алмыйм, дигән кагыйдәгә буйсыналар.
Элегрәк, туйлар кияү өендә узган чорда, табынга иң беренче итеп күчтәнәчкә алып килгән ипине чыгарганнар. Аннан соң чәкчәк яки бавырсак һәм каздан авыз иткәннәр. Барлык күчтәнәчләр дә парлы булган. Монысы да юкка түгел: парлылык кияү белән кәләшне, шулай ук туганлашкан ике якны берләштерү идеясен чагылдырган. Хәзер еш кына икенче пар күчтәнәчне хуҗаларга кире кайтаралар. Бу күренеш бүген дә яши. «Әлеге йола моңарчы чит булган ике гаиләнең бербөтен булып берләшүен, алар арасында туганлык җепләренең үрелүен аңлата», – ди Зәлия Брусько.
Бүген исә кодагый күчтәнәче искергән йола һәм өстәмә йөк буларак кабул ителә. Аны заманчарак бүләкләр белән алыштырырга яки туй көне программасыннан бөтенләй алып атарга мөмкин бит. Әмма традицияләрне һәм заманчалыкны яраштырырга тырышучылар да юк түгел. Мәсәлән, туй тортын чәкчәккә алыштырган парлар да бар.
Татарстанның атказанган артисты, 40 ел инде туй һәм никах мәҗлесләре алып баручы Динә Латыйпова исә киресенчә, парлар кодагый күчтәнәче дигән күренешкә зуррак игътибар бирә, дигән фикердә.
– Мәҗлеснең иң күңелле өлеше – күчтәнәчләр чыгару. Киленне мендәргә бастырганнан соң, күчтәнәчләр чыга. Аны бөтен кеше көтеп тора. Киленне – чәкәккә, кияүне казга биетәбез. Аннары бу күчтәнәчләрне алып килгән кода-кодагыйларга кечкенә генә бүләк бирә алар. Сөлгеме, берәр ашъяулыкмы, – ди ул. – Әгәр дә бу йоланы алып атсак, миллилек югалачак. Әйе, нәрсәгә ул, кирәк түгел, диючеләр дә бар. Артыгы кирәкми бит аның. Парлы каз, чәкчәк, бал алып киләләр. Шул да җитә. Менә Шыгырдан якларында бу йолага аерым караш яши. Аларда һәрбер кунак күчтәнәч алып килергә тырыша.
Күчтәнәчсез туй – туй түгел
Заманча туйларга әйләнеп кайтсак, чыннан да, әлеге йоланы кире кагучылар бар. Ник дисәң, хәзер өйдә бавырсак пешереп, ипи салып ятучылар сирәк. Мәҗлескә дигән күчтәнәчне аерым оста куллы хуҗабикәләрдән сатып алырга туры килә. Ә мондыйлар күп, шөкер. Менә Башкортстанда яшәүче Лилия Нуретдинова бавырсакны туй һәм никахка гына түгел, аш мәҗлесенә, юбилей, туган көн, Ураза һәм Корбан гаете кебек бәйрәмнәргә дә әзерли. Сораучылар күп. «Бер генә сатып алучының да кабат килми калганы булмады. Бер алгач, гел сорыйлар. Хәтта чит илләргә дә алып китәләр», – ди ул.
Туй күчтәнәче буларак та еш пешертәләр әлеге баллы сыйны. Чәкчәктән аермалы буларак, бавырсак зуррак һәм җиңелрәк. Әмма чәкчәк тә калышмый. Казанда яшәүче Лилия Сәгъдиева дүрт көндә 66 килограмм чәкчәк әзерләве белән мактана ала.
– Әлеге баллы сыйлар, чыннан да – бәйрәм күрке. Безнең татар халкы кунакка үзе белән шикәр, чәй булса да алып килгән. Кунакка барганда, күчтәнәчкә чәкчәк соратучылар бар. Туган көннәр, Яңа ел белән котларбыз дип тә, баллы сыйга заказ бирәләр, – ди хуҗабикә. – Туй һәм никах мәҗлесләре кодагый күчтәнәчләреннән башка уза алмый, дип уйлыйм мин. Бу бит – күчтәнәч кенә түгел, милләтебезнең матур бизәге дә. Күчтәнәч тә алып килмәсәләр, мендәргә бастыру кебек йолалардан да баш тартсалар, тагын нәрсә кала?
Ә менә Казанда яшәүче Гөлшат Шәрәфетдинова талкыш кәләвә әзерли. Әлеге сый хакында күпләр ишетеп кенә белә. Көнчыгышның баллы ризыгы дип танылган кәләвәне татарлар, яратып, «кош оясы» дип тә йөртә, чөнки ул ояны хәтерләтә. Элек аны сирәк булса да, туй табынына әзерләгәннәр. Кәләш белән кияүнең тормыш юлы да шул ризыктай баллы булсын, дип теләгәннәр. Гөлшат та шул гореф-гадәтне кайтару теләге белән, талкыш кәләвә пешерә башлаган. Өстәвенә бер туй мәҗлесендә аны ясап та күрсәткән!
– Иптәш кызым үзенең туенда талкыш кәләвә ясарга чакырды. Ризалаштым. Аннары бу тәкъдимгә ничек ризалаштым икән дип баш ваттым, – ди ул, көлеп. – Ничә йөз күз минем нәрсә эшләгәнне карап торды. Ә килеп чыкмаса? Яшь парларның тормышы уңмас инде, дип килеп әйтерләр төсле иде. Шөкер, барысы да уңышлы тәмамланды. Бөтен кеше шаккатты. Аеруча олы яшьтәге кешеләр ошатты.
Әлеге йоладан баш тартучылар сирәк, дип уйлый Гөлшат. Ешрак катнаш гаиләнең туй мәҗлесендә кодагый күчтәнәчләре күренми. «Үз милләтен, гореф-гадәтләрен хөрмәтләүче бер генә пар да мондый күренештән баш тартмас», – ди ул.
ФИКЕР
Гамил Нур, алып баручы, туйлар оештыручы:
– Туй йолаларга бай инде ул. Аерым милли йолалар ерак авылларда гына сакланып калган. Йолаларны хөрмәт итүче, җыр-биюгә мөкиббән татарлар Башкортстанда яши. Алар су юлы күрсәтү йоласын да саклыйлар (Актанышта да очрый ул), сандык сату, чәкчәк ашатуны да. Түбән Новгород, Мәскәү татарларында «чынаяк-чәшкә» дигән йола бар: табындагы һәркем чынаяктагы баллы ширбәтне каба, җырлый, аннары яшьләргә котлавын әйтә. Азнакайда кияү белән кәләшне бавырсак кабып котлыйлар – бу шушы якның матур йоласы. Тау ягы районнарында (Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Буа), Чуашстанда туйга алып килгән күчтәнәчне мәҗлестә табынга чыгарып, шуңа дога кылдыру йоласы бар, аны «саум» («савым»), диләр. Элегрәк Тау ягында, «ашлы-сулы булсыннар» дип, яшьләргә пар чиләк белән арыш, бодай бүләк иткәннәр. Шул йоланы искә төшереп, бер туйда кызның әнисе бер чиләккә баскан токмач, икенчесенә тәм-том тутырып килгән иде.
Сез беләсезме?
«Чәкчәк» атамасы – Мардукан рухы хатынының исеме, хатын-кыз затыннан булган Чәкчәк рухына бәйле. Аның исемен гадәттә «чык тамчысы» буларак тәрҗемә итәләр, ә кайвакыт «чәчәк» дип. Чәкчәк – таң, гаилә учагы һәм гаилә бәхетенең рухы. Риваятьләрдә әйтелгәнчә, бу ризыкны беренче тапкыр Болгар ханының улы туенда яшьләр чәкчәк өлешләре кебек берегеп яшәсеннәр, аларның балалары ризыктагы түгәрәкләр санынча булсын, алар алтынга күмелеп яшәсен, һәм тормышлары җайлы гына барсын, бер-берләренә әйтелә торган сүзләре һәрвакытта бал кебек татлы булсын дип, табынга чыгарганнар. Алар үз гаиләсе һәм үз халкы белән бердәмлектә тау кебек өеп ясалган чәкчәктәй яшәсеннәр, дигән теләкләр әйтелгән. Шул вакыттан алып татар туйларында яшьләргә күркәм сый-нигъмәт һәм табын бизәге буларак чәкчәк китерәләр.
(«Тәтеш таңнары» газетасыннан)
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез