Кулдан-кулга йөртеп...
Республикада Тукай исемле унга якын авыл исәпләнә. Нурлат районында да бар ул. Элек Якты Күл дип аталган авылга узган гасырның туксанынчы елларында авыл халкы теләге белән Тукай исеме кушылган. Хәзер анда 13 йортта 30 дан артык кеше яши. Мәктәп яшендәге нибары ике бала бар.
– Тукайда Тукайча яшибез! Харис җизнәм еш кына: «Без – шигъри, моңлы халык, чөнки без – Тукай авылыннан», – дип йөри иде. Бездә әдәбиятны ярата торган кешеләр яши. Яңа чыккан китапларны сатып алабыз да кулдан-кулга йөртеп укыйбыз. Каләм тибрәткән кешеләребез дә бар. Бәйрәм уңаеннан нинди дә булса чаралар көтелми. Кечерәеп барабыз бит инде. Укучылар районда уза торган шигырь бәйгесендә катнашырга җыена, – диде пенсиядәге укытучы Нәфисә Шәрипова.
«Барысы өчен дә Тукайга рәхмәтле»
Тукай исемен йөрткән авылда әнә шулай дип сөйләсәләр, ә Казан арты бәйрәмне ничегрәк көтә икән?
– Тукайның юбилее үткән саен Арчага кунаклар шактый килә. Мәдәният бүлегендә эшләгән чакта да бик күп кешеләр белән таныштым. Тукай бездә тумаган булса, алар белән очрашмаган булыр идем. Инфраструктураны яхшыртканнары өчен дә Тукайга рәхмәтле. Юбилей саен яңалык өстәлә. Районда Тукайга багышланган чаралар, марафоннар бара. Авыл китапханәсендә, берәр шагыйрьне чакырып, балалар белән бәйрәм чарасы үткәрергә җыенабыз. Балалар Тукайны белә. Хәзер бит аны бакчадан ук өйрәтәләр, – ди Арча районының Наласа авылында яшәүче Рамил Мөхетдинов.
«Милләткә хезмәт итәбез»
Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары Марс Тукаев Тукай белән бер фамилия йөртә.
– Бу – зур горурлык та, җаваплылык та. Тукаев фамилиясенә тап төшерәсе килми. Үзебезнең эш-гамәлләребез белән аның кебек милләткә хезмәт итәргә тырышабыз. Тукай безнең өчен – телебез дә, мәдәниятебез дә, үткәнебез һәм киләчәгебез дә, – ди Марс Тукаев. – Бик күп чит җирләрдә булырга туры килде. Кая гына барма, Тукай – татарны берләштереп торучы шәхес ул. Татар дигәндә, аны күз алдында тотабыз. Төркиядәге татарлар белән аралашып яшәдем. Күпчелеге илнең төрле төбәкләреннән Кытай, Корея, Япониягә күчеп киткәннәр. Аннан аларны язмыш җилләре Төркиягә китергән. Һәрбер татар гаиләсендә Коръән белән бергә Тукайның китаплары да тора. Кая гына күчсәләр дә, шагыйрьнең китапларын үзләре белән йөрткәннәр. Лена Шагыйрьҗанның шигыре искә төшә: «Җир йөзендә һәрбер халык кояшлы да, айлы да, без әле шуның өстенә Габдулла Тукайлы да». Ул – милләтебез өчен зур шәхес. Габдулла Тукайга уйламыйча тап төшерүләргә юл куелмаска тиеш. Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә күзәтеп барам. Халкыбыз мондый нәрсәләргә бик уяу карый, шундук үз фикерен, ризасызлыгын белдерә.
Марс Тукаев сөйләгәнчә, Тукайны таныту буенча шактый эшләр башкарылды: китаплары бастырылды, алар төрле телләргә тәрҗемә ителде. Һәйкәлләре күп җирләрдә ачылды, киләчәктә дә бу эш дәвам итәчәк. Күптән түгел Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыенында төбәкләргә Тукай һәйкәлен кую өчен сертификатлар тапшырылган.
– Конгрессның Милли Шурасы 2026 елны Тукай елы дип игълан итте. Ул әдәбиятыбызны да, сәнгатебезне дә, кыскасы, барысын да үз эченә ала, – диде ул.
Кәнфит бирү
Әйтерсең Тукай бүген яшәгән. Тарихчы Нурулла Гариф әнә шулай дип, чорлар арасындагы бәйләнешне дә искә төшерде.
– Элеккеге чорда татарның мәктәпләренә ничек бәйләнгәннәр, хәзер дә шул хәл кабатлана. 120 ел элек яшәгән шагыйрь, әйтерсең, бүгенге чорны фаш итә. Ул – гаделлек, милләт сакчысы. Аның әйткән сүзләре милләткә бәйле, бүгенге көнгә туры килә. Кемнәрдән дә булса көлгән икән, мулласы булсынмы, түрәсеме, башкасымы... бүгенгеләр дә нәкъ шуңа лаек. Тукай ул, әйтерсең лә, бүген яшәгән, – ди Нурулла Гариф. – Аның фикерләре искерә торган түгел. Үзем дә аның шигырьләрен еш укыйм. Фикерләре гаҗәп. Һәр шигыре дога кебек күңелне тынычландыра торган. Уйландыра, киләчәккә өмет бирә яисә сискәндерә, битарафлыктан чигерә. Тукай – Тукай инде ул! Аның кебек башка кеше юк. Кыска гына гомер яшәп, милләтеңә шулкадәр хезмәт итеп, халык күңеленә шулай кереп кал әле син! Мәктәпләрдә татар теле укытучылары тырыша инде. Без инде балаларга, оныкларга беренче булып «Туган тел»не өйрәтәбез. Сөйләсәләр, шоколад, кәнфит бирәбез.
«Башкаларны да белик»
Минзәлә районындагы 2 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфинә Хамаеваның 21 ел элек Тукай туган көндә улы туган.
– Улым Илфат татар телен хөрмәт итә, ярата. Кайчак рус сүзләрен әйтеп куйсам: «Мин татарча аңлыйм бит, татарча сөйләш», – дип төзәткәли, – ди ул.
Дөрес, Гөлфинә Хамаева шагыйрьләрдән культ ясауга каршы. Матур, тирән мәгънәле шигырьләр иҗат итүче шагыйрьләребез бик күп дип саный. Нигәдер аларны искә дә алмыйбыз, ди.
– «Тукай көннәре»н билгеләп үтү традициягә әйләнде. Гомер гомергә шулай дәвам итә. Дөрес, шигырьләрен тирәнтен, аңлап укысаң, бүгенгебез белән аваздашлык табасың. Мин үзем замана шагыйрьләрен укырга яратам. Инде өйрәнелмәгән шигыре, җырланмаган җырлары, сәхнәләштермәгән әсәрләре калмады да. Ә һаман өйрәнәбез, кичәләр үткәрәбез, – ди ул. – Линейкалар үткәрәбез, төрле уку йортлары, район үткәргән чараларда, конкурсларда катнашабыз. Ләкин һәр елны шул бер үк чаралар, кабатлану килеп чыга. Кызганыч, укучылар Тукай белән Җәлилне генә беләләр дә инде. Калганнары исләрендә калмый.
Җаваплылык тоеп
«Ул – минем өчен катып калган образ түгел, бәгыре сулкылдап торган теп-тере кеше, шуңа да аның әрнүләре минем йөрәгемне дә сулкылдата». Быел Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат, шагыйрә Илсөяр Иксанова әнә шулай ди.
– «Тукайга» дигән шигыремдә мин бу сорауга җавап биргәнмен:
Туры Тукай, өстебездә безнең
Намусыбыз төсле торасың.
Һәрхәлдә, минем өчен шулай. Милләт гамен үз гаменнән өстен куеп яшәгән Тукай татар шагыйренең кыйбласын тәгаенләп киткән: ул – туган милләтеңә хезмәт итү. Һәр өлкәдә. Тукай үзе әйткәнчә, татар шагыйре «поэт кына түгел, дипломат, политик, общественный деятель». Тукай һәр адымда шул җаваплылыкны тоеп яшәргә этәрә, – ди Илсөяр Иксанова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез