Газетага язылу

Түләгән кеше бай була. Татарстанда миллиардерлар һәм кыйммәтле машина хуҗалары арткан

Соңга калмагыз: милек салымын түләп бетерергә бер айдан да кимрәк вакыт калды. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әнә шул хакта искәрттеләр. Республикада ничә миллиардер бар икәнен дә әйттеләр.

Түләгән кеше бай була. Татарстанда миллиардерлар һәм кыйммәтле машина хуҗалары арткан
Фото: Татар-информ

Торак йорт, фатир, бүлмә, гараж, машина кую урыны, тәмамланмаган төзелеш объекты кебек милеккә, транспорт, җир һәм физик затларның кеременә салымны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк.

– Татарстанда яшәүчеләргә 2 миллион 197 мең салым хаты җибәрдек, – диде Салым федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин. – Быел салым хатын электрон рәвештә алу тагын да җиңеләйде. Дәүләт хезмәтләре портларында теркәлгән һәркемгә, ягъни салым түләүчеләрнең 92,4 процентына, ул электрон рәвештә генә җибәрелде. Калганнар салым хатын элеккечә почта аша алды.

Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, быел республикада яшәүчеләргә 13,3 миллиард сумлык милек салымы салынган. Узган елгы белән чагыштырганда, бу 2,5 миллиард сумга күбрәк. «Милек була торып та, салым хаты килмәскә мөмкин, – дип тә кисәтте Марат Сафиуллин. – Милек салымы 300 сумнан кимрәк булса, салым түләүчегә бу хакта хат җибәрелми. Салым хәбәре киләсе елда – бурыч 300 сумнан арткач яки милеккә ия булу хокукы тәмамлангач кына киләчәк».

Салым хәбәрендә милек салымыннан тыш, физик затларның кеременә салым (НДФЛ) да исәпләнгән. Сүз 14 миллиард сумнан күбрәк акча турында бара. «Былтыр банк кертемнәре буенча процент ставкалары югары булу сәбәпле, әлеге төр салымның шактый өлеше банк кертемнәреннән алган процентларга исәпләнгән салымга бәйле», – диде Марат Сафиуллин. Аның әйтүенчә, ул халык арасында шактый бәхәс тә уята. Шуңа күрә Марат Сафиуллин банктан алган процентларга салым салу тәртибен исәпләп тә күрсәтте.

Салым кертемнән алган процентлы керемгә тулысынча түгел, ә аның «салым салынмый торган чиге»ннән артып киткән өлешенә генә салына. Моның өчен 1 миллион сум акчаны төп ставканың хисап чорындагы иң югары күрсәткеченә тапкырлыйлар. 2025 елда ул 21 процент тәшкил итте. Димәк, 1 000 000*21%=210 000 сум. Бер ел эчендә ил банкларындагы барлык кертемнәр буенча процент буларак 210 мең сум яки аннан кимрәк акча алгансыз икән, сез салым түләргә тиеш түгел. Әгәр процент суммасы 210 мең сумнан артып китсә, әнә шул артып киткән акчага процент исәпләячәкләр. Мисал өчен: былтыр 300 мең сум керем алгансыз, ди. Сезгә тиешле чиктән артып киткән 90 мең сум өчен 13 процент салым ставкасы белән казнага 11 мең 700 сум акча түләргә туры киләчәк (300 мең сум – 210 мең сум) х 13% = 11700 сум).

Байлар өчен сөенәседерме, көенәсеме, әмма алар да түли. Брифингта хәбәр итүләренчә, Татарстанда 43 миллиардер бар. «Аларның барысы да закон кысасында салымчылар алдында хисап тота», – диде Марат Сафиуллин. Татарстанда байларның саны тотрыклы рәвештә артуга да игътибар итте ул. 2025 елда республикада – 39, ә 2024 елда 30 миллиардер теркәлгән булган. Ә иң кыйммәтле машина өчен берәүгә быел 296 мең сум салым салганнар. «Бәясе 10 миллион сумнан артып киткән автомобиль хуҗалары арттырылган салым түли. Татарстанда шундый 658 машина исәпләнә. Узган елда аларның саны 389 ны тәшкил иткән иде», – диде Салым федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе.

 Салымнарны түләү юллары турында да әйттеләр. Моның өчен Салым түләүченең шәхси кабинетына керергә, кесә телефонындагы махсус кушымтадан файдаланырга яки рәсми сайт аша исәп-хисап ясарга мөмкин. Баласы өчен салым түләүче әти-әниләр һәр баланың шәхси кабинетына аерым-аерым кереп тормыйча, гаилә түләүләрен бер урынга гына, ягъни үзенең шәхси кабинетына туплый ала.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре