Газетага язылу

Тырышкан җыяр: БДИ нәтиҗәләренә йомгак ясадылар

Быел имтиханнарда кагыйдә бозучылар да, сынаулардан баш тартучылар да булмаган. Республика укучыларының БДИ нәтиҗәләре барлык фәннәр буенча да ил күрсәткечләреннән югарырак. Шул ук вакытта 300 гә якын укучы аттестатсыз калган. Аның каравы бер укытучының 15 укучысы 100 әр балл туплаган.

Тырышкан җыяр: БДИ нәтиҗәләренә йомгак ясадылар

Уңыш сере һәм хаталар өстендә эш турында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.

Белем күрсәткечләре турында

Быел химия, физика, биология, математика, информатикадан БДИ сайлаучылар саны арткан. Министр моны «Физмат-Алгарыш», «Физхим-Алгарыш» республика проектлары нәтиҗәсе дип бәяли. Республикада барлык фәннәрдән дә уртача балл ил буенча уртача күрсәткечтән югары. Ә менә химия һәм рус әдәбияты нәтиҗәләре былтыгы белән чагыштырганда бераз кимрәк.

Унбер ел укып та, белемнәрен күрсәтә алмаучылар да юк түгел. Рус теленә –40, профильле математикага –144, математиканың төп өлешенә 98 укучының теше үтмәгән. Алар сынауларны кабат көз көне тапшыра алачак.

– Һәр район үз нәтиҗәләрен өйрәнер, тикшерер, – диде Илсур Һадиуллин. – Барысыннан да канәгать дисәм, безгә үсәргә урын калмый. Узган ел белән чагыштырганда, химиядән 100 балл алучылар 50 кешегә азрак. Уртача күрсәткеч тә 2 баллга кимрәк. Рус әдәбиятыннан да күрсәткечләр кимрәк. Башка фәннәр буенча да безгә өйрәнергә кирәк әле. Һәр район белән эшне алып барырбыз. Медалистлар да күпмедер дәрәҗәдә белемнәрен акламады. Ни өчен без аларны медалистлар рәтенә кертеп, шундый мөмкинлек биргәнбез? Монда сәбәпләр күп төрле. Шуңа күрә алга таба эш җитәрлек.

Медалистлар турында

Алтын һәм көмеш медаль алучылар күпме икән? Быел I дәрәҗә «Укуда аерым уңышлар өчен» медален 1995 укучы алган. Былтыр андыйлар 1906 иде. Көмеш медальгә исә 1573 укучы ия булган. Узган ел мондый уңышка 1412 егет һәм кыз ирешкән. Шулай итеп, медалистлар саны 250 гә күбрәк. Шул ук вакытта 119 укучы (узган ел – 111) көткән бүләктән коры калган. Кызганыч, шуларның 51 е – рус теленнән, 45 е – сайлап алган фәннән, ә 23 е рус теленнән дә, сайлап алган фәннән дә 60 балл җыя алмаган. «Моның сәбәпләре алдагы утырышларда ачыкланып, хаталар өстендә эш башкарылыр», – диде министр.

Йөз баллар турында

Быел 100 баллык эшләр 460 ка җиткән. Бу – 408 укучының хезмәте дигән сүз. Арада ике укучы 300 әр балл җыйган. Алар – КФУ каршында IT лицей укучысы Ләйсән Шакирова һәм Казан Суворов хәрби училищесы кадеты Роман Сахарных. 48 укучының эше – 200 әр балл. Быел мондый нәтиҗәгә беренче тапкыр Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Сарман районнарында белем алучылар да ирешкән.

Иң тырыш укытучыларны да барладылар. Әйтик, Казандагы 131 нче лицей математика укытучысы Кирилл Сергеевның 15 (!) укучысы 100 әр балл җыйган. Гомумән алганда, математика, физика, биологиядән нәтиҗәләр шактый яхшырган, ә рус теле һәм инглиз теленнән исә күрсәткечләр ике тапкыр үскән. Яхшы укуның әҗере дә бар. Югары балл алучыларны министрлык елдагыча матди яктан да бүләкләргә җыена. Аларны, баллар зурлыгына карап, 15, 25 һәм 35 мең сум акча көтә.

Гаиләдә белем алу турында

Республикада гаиләдә һәм үзлегеңнән белем алу мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә. Быел аларның 307 се БДИ тапшырган. Чагыштыру өчен: 2023 елда андыйлар 199 булган. Министр гаиләдә белем алган укучыларның сынау нәтиҗәләре барлык фәннәрдән дә мәктәптәгедән түбәнрәк булуын әйтте. Бу исә югары уку йортының бюджет бүлегенә укырга керү мөмкинлеген киметә. Шуңа күрә министр балаларны өйдә түгел, мәктәптә укырга өнди.

Туган тел турында

9 нчы һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаганда һәр укучының туган телдән имтихан бирү хокукы бар. Быел ана теленнән төп дәүләт имтиханын 5835 бала сайласа, шуларның 5719 ы – татар теленнән. Татар теленнән имтихан сайлаучыларның күбесе – Казан, Чаллы шәһәрләре, Яшел Үзән һәм Питрәч районнары укучылары. 11 нче сыйныф укучылары арасында исә бердәм республика имтиханын сайлаучылар – 79. Мөслим гимназиясеннән Йолдыз Хәсәнова имтиханны татар теленнән дә, әдәбияттан да тапшырды. Узган ел имтихан тотучылар 32 укучы иде.

«ВТ» журналисты министрдан, татар мәктәбендә укып, сынауларны ни дәрәҗәдә югары балларга биреп булуы турында да сорашты.

– Тырышсаң, 200 дә, аннан югары балл да алырга була. Без татар, мари, удмурт, рус мәктәпләре дип бүлмибез. Мәктәпләрдә БДИга әзерлек рус телендә алып барыла. Авыл мәктәпләрендә укучылар саны 98 мең генә, калганнары – шәһәр мәктәпләрендә. Авыл яки шәһәр дип тә аермыйбыз. Шәһәрдә дә түбән балл алучылар җитәрлек, авыл мәктәбендә укып, 100 балл җыючылар да бар, – диде Илсур Һадиуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре