Газетага язылу

«Уфтанма»ны үзем җырлыйм»: Казанда 26 нчы тапкыр «Татар җыры» фестивале гөрләде

«Казан Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге өч мең кешелек концертлар залы шыгрым тулы. 40 артист, музыкантлар, биючеләр, оркестр, күзләрне камаштыра торган сәхнә утлары, режиссерлар, стилистлар, алып баручылар, техник хезмәткәрләр һәм шуларның тырышлыгы белән биш сәгатькә сузылган программа.

«Уфтанма»ны үзем җырлыйм»: Казанда 26 нчы тапкыр «Татар җыры» фестивале гөрләде
"Татар җыры"ның матбугат үзәге

Татар эстрадасында ел дәвамында үз җырлары белән халык күңелен яулаган җырчыларга «Алтын барс» премияләре тапшырылды. Мондый бүләккә инде 26 нчы тапкыр ия булучылар да, күп еллар хыялланып, ниһаять, беренче тапкыр алуга ирешкән артистлар да бар.

«Татар җыры»н оештыручылар ел саен аны үзенчәлекле итәргә, кайвакыт мөгез чыгарырга да тырыша. Дөресен әйтик, уңышлы да, бик үк «пешеп җитмәгән» еллары да булды. Быелгысы алар арасында иң уңышлысы булгандыр. Бу минем фикерем генә түгел. Биш сәгать концерт карап чыкканнан соң, өйләренә ашыгучы халык үзара: «Быел әйбәт булды, быел миңа ошады», – дип сөйләшеп бара икән, бу – иң шәп бәя инде. Еллар дәвамында татар эстрадасын төрлечә тәнкыйтьләдек. Болай булса, җыр сәнгатебезне югалтабыз, дигән өметсез уйларга да бирелдек. Фестивальне оештыручылар да күп төрле экспериментлардан соң, татар җырының кыйбласы барыбер үзебезнең миллилек икәнлегенә инанган, күрәсең.

«Барс Медиа» компанияләр төркеменең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев үзе дә сәхнәгә чыгып: «Татар җыры» ул – бренд. Фестивальнең концепциясен үзгәртергә ярамый, әмма тәҗрибәләргә һәрчак урын бар. Безнең максат – җырларыбызда яңгыраган матур, моңлы һәм бөек телебезне искә төшерү», – дип белдерде.

 

Концертны бик матур композициядән – «Каз канаты» көенә бию белән башладылар. Сәхнәдә каз каурыйлары очу, экранда чуар милли бизәкләребез күрсәтелү быелгы тамашаның башкарак юнәлештә булачагына ишарә ясады. Сәхнәгә Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиевны хөрмәтләп чакырып, быелгы «Алтын барс»ны иң беренче аңа тапшырулары да матур бер мизгел иде.

 

Җырчылар да, җырлар да «иләктән иләнгән». «Алтын барс» сынын беренче тапкыр алучылар – Илнат Фәрхуллин, Ләйлә Галиева, Шәрәпҗан, Нурминский. Болар арасында иң сөенгәне һәм шатлыгын яшермәгәне Шәрәпҗан образы белән халык күңелен яулаган юмор остасы Рамил Шәрәпов булгандыр. «Мин җырчы түгел, җырлаучы гына. Ләкин татар җыр сәнгатендә андый юнәлеш тә булырга тиеш, дип уйлыйм. Җәй буе минем «Җәй җитте, Җәмилә» җыры халык арасында популяр булды, аларның мәхәббәтен яулады. Үземне бүләккә лаек дип саныйм», – ди ул, мыек астыннан елмаеп.

 

Тамашачы өчен Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанованың Рөстәм Әсәдуллин белән «Бәхет төне» җырын башкаруы бераз көтелмәгән булды. Сәйдә соңгы вакытта үзен төрле юнәлешләрдә сынап карый һәм мондый дуэтны да: «Оештыручылар тәкъдим иткәч, сөенеп ризалаштым һәм бик ошаттым», – ди.

 

Җыр тиздән музыкаль мәйданнарга да чыгачак. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов «Татар җыры» сәхнәсендә 26 нчы тапкыр чыгыш ясаса да, быел беренче тапкыр кызы Айгизә белән парлап җырлады. «Әти кызы» җыры бик хисле килеп чыкты. Айдар Галимов үзе дулкынлануын яшермәде. «Кызым, табигый булсын, ясалма килеп чыкмасын, бу җырны теләсә ничек җырларга ярамый, дип киңәшләремне дә бирдем», – ди.

 

Концертта күңелгә якын җырлар күп иде. Элвин Грей да «Татар җыры»на кабат әйләнеп кайтты. Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов репертуарындагы җырларга кагылмады. «Уфтанма»ны бүген үзем җырлыйм», – дип шаяртты Салават Зәкиевич. Концертта юмор шактый булды. Фестивальне алып баручылар Гөлназ Сәфәрова, Айрат Ильясов, Рамил Шәрәфиев тә уен-көлке белән залны нык тотты, шул ук вакытта ялыктырмадылар да.

 

Быелгы чараның игътибарга лаек төп сюрпризы – сәхнәдә Нәҗип Җиһанов исемендәге консерватория җырчыларының чыгышы, дияр идем. Эстрада җырлары никадәр генә популяр булмасын, халык югары сәнгатьне дә ишетергә тиеш. Бу чагыштыру мөмкинлеге дә тудыра, мәдәни мирасыбызны саклаган профессиональ җыр сәнгатенең бәһасен дә күтәрә. ХХ гасыр башында Казан татарлары граммофон пластинкаларында тыңлаган иң популяр татар җырларын шул җырларны эзләп тапкан Идрис Газиев һәм консерватория солистлары оркестрга кушылып башкарды. Татарның нинди хәзинәсе һәм шуларны саклаучы нинди бәрхет тавышлы җырчылары бар! Киләчәктә дә аларны эстрада җырчылары белән бер сәхнәдә ешрак күрсәтсеннәр һәм халык арасында аларның да исемнәре таралсын иде.

 

«Татар җыры» фестивалендә узган елларда тамашачыны үзенчәлекле тавышы һәм җырлары белән сөендергән Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиеваны да искә алдылар. Концертка әнисе дә чакырылган иде. Эльмира Кәлимуллина, Алия Төхвәтуллина, Алинә Кәримова һәм Зөлфирә Шәйдуллина аның иң популяр җырларын башкарды.

 

«Татар җыры» фестивале тәмамланды, ләкин үзеннән соң татлы бер тәме калды. Быелгы концерт программасы сыйфат, зәвык һәм азмы-күпме милли рух чалымнарын 

берләштергән иде. Бер җырчыбызның: «Татар эстрадасы ул болын кебек. Анда төрле чәчәкләр дә, чүп үләннәр дә бар», – дигәне истә калган. Оештыручылар алга таба да аллы-гөлле чәчкәләргә үсәр өчен күбрәк мөмкинлек тудырсын иде. Шул чагында җыр сәнгатенә «чүп үләннәр» дә куркыныч тудырмаячак.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре