Быел февраль аенда уздырылган тикшеренүдә аларның Россиядә иң күп китап укучы булуы ачыкланган. Статистикага күз салсак, соңгы елларда китапханәләргә йөрүчеләр дә һәм китап сатып алучылар саны да арткан. Аны «компьютер алыштыра» дип куркытсалар да, чынбарлыкта киресе күзәтелә: цифрлы киңлек укуны тагын да популярлаштыра.
Россиядә быел электрон китаплар базары 20–30 процентка үсәргә мөмкин, дигән фаразлар да бар. Шул ук вакытта кәгазь китаплар да әлегә үз урынын бирергә ашыкмый. Ничек кенә булмасын, китап укучылар саны арту, бигрәк тә яшьләр арасында аларның күбәюе –куанырлык күренеш. Бүген иң актив укучылар дип 16–24 яшьлекләрне атыйлар.
Китап укучылар клубы
Бүген теләсәң кәгазь китап укы, электрон рәвешендәгесен сайла яки аудиокитап тыңла. Шулай да, тикшерүләрдән күренгәнчә, кешеләр күбрәк кәгазь китапларга өстенлек бирә икән. Монда соңгы вакытларда бик популяр булган китап укучылар клублары да үз өлешен кертә. Клублар бергәләп уку кичәләре оештыра. Казанда да алар җитәрлек. «Переплет» китап клубын оештыручы Алсу Һадиуллина беренче очрашуны 2019 елда ук оештырган.
– Без һәр укыган китап буенча фикер алышабыз. Кайвакытта карашлар туры килми, кызып китеп үз фикеребезне җиткерергә тырышабыз. Бик кызыклы һәм эчтәлекле кичә килеп чыга. Клубның төп аудиториясе – 22 яшьтән 45 кә кадәрге хатын-кызлар. Ир-атлар – безнең клубта бик сирәк очрый торган кунак, – ди Алсу Һадиуллина. – Мондый очрашулар көндәлек мәшәкатьләрдән арынып торырга һәм ял итәргә, фикердәшләр белән аралашырга мөмкинлек бирә. Җәй көне паркларда җыелабыз.
Китапханәләр буш тормый
Яшьләр китапханәгә дә еш йөри. Татарстан Милли китапханәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Юлия Гоглева да уку билетлары ияләренең елдан-ел арта баруын раслады. Эш көннәрендә республиканың төп китапханәсенә 1,5 меңгә якын кеше килсә, җомгадан якшәмбегә кадәр аларның саны 3 меңгә кадәр җитә. Аларның 65 проценты – яшьләр. «Яшьләр бездә китап укуны аерым бер дәрәҗә дип саный. Шулай итеп алар үзләренең белемгә омтылуын күрсәтә», – ди Юлия Гоглева.
2025 елда иң күп укылган татар китаплары да билгеле. Аерып Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек», Әмирхан Еникиның «Матурлык», Марат Кәбировның «Китап», Мәдинә Маликованың «Чәчкә балы» китапларын атап үтәргә була. Быел китапханәдә «Фикерләшик» татар китап клубы эшли башлады. Клубның төп максаты – кыска жанрга: хикәяләргә игътибарны арттыру.
– Мондый формат катнашучыларга кыска вакыт эчендә шактый күп әдәби әсәрләр белән танышырга мөмкинлек бирә, бигрәк тә зур күләмле әсәрләр укырга вакыты булмаганнарга һәм татар телен яңа гына өйрәнә башлаган кешеләргә уңайлы булыр дип уйлыйбыз, – ди клубның модераторы, Милли китапханә хезмәткәре Фирүзә Бикбаева.
Аудиокитаплар яратам
Китап яратып та, китапханәгә йөрмәүчеләр дә бар. КФУ студенты Ләйлә Ганиева шуларның берсе.
– Бүгенге ыгы-зыгылы тормышта, вакытның, хәтта көннең ничек узганын да сизми яшибез. Менә шул югары тизлек белән чапкан мәлдә китап укый башласаң, тынычланып калган кебек буласын. Мин китап укуны шулай кабул итәм. Аның нинди булуы мөһим түгел, кәгазьме ул, әллә электронмы. Эчтәлеге ягыннан гына кызыклы булсын. Шулай да үзем электрон китапка өстенлек бирәм, чөнки китапны юлда йөргәндә укыйм. Аудиокитаплар тыңларга яратмыйм, миңа үземә уку кирәк, – ди Ләйлә. – Кәгазь китаплар кыйммәткә төшә, бигрәк тә минем кебек студентка, шуңа электрон китап укуга өстенлек бирәм. Айга 1–2 китап укып барырга тырышам.
Социаль челтәрләрдә дә әдәбиятка кагылышлы клублар эшләп килә. Китап блогерлары үзләре укыган иң яхшы китапларны тәкъдим итә. Интернетта электрон китапханәләр эшли. Үзең теләгән китапны йөкләп алу өчен берничә минут вакыт җитә. Ә ул китапларны уку программалары елдан-ел камилләшә.
Мөмкинлекләр артты
– Балалар кечерәк булганда әти-әниләре белән килеп китап алса, үсә төшкәч, үзләре сорап килә. Бүген китапханә фондында 20 меңләп китап бар. Яшьләр бигрәк тә яңа кайткан китаплар белән кызыксына. Алар күбрәк фэнтезига, анимега өстенлек бирә. Китап укуга мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Барысы да кызыксындырудан тора. Үзебез дә балалар бакчасыннан башлап төрле чаралар оештырабыз. Китапханәдә язучылар белән кичәләр була. Казаннан яки Чаллыдан язучылар ярты елга бер килсә, үзебездә иҗат итүчеләр белән ай саен очрашулар үткәрәбез, – ди Алинә Галиева.
Бүген шундый заманда яшибез, китап сатып алу өчен китап кибетләренә барып торуның кирәге калмады. Маркетплейслар бу юнәлештә дә тормышыбызны җиңеләйтте. Биредәге бәяләргә күз салсак, татар телендәге китапларны 200 сумнан алып 1500 сумга кадәр сатып алып була. Рус телендәге китапларның да бәяләре якынча шул тирә. Электрон һәм аудио китаплар сервисында татар телендә китаплар булуы куандыра. Монда Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар»ыннан алып Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрләрен тыңлап була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез