Быел мулдан яуган кар җанварларны санарга комачауламаганмы? Хайваннар суыкка бирешмиме, алар да язны көтәме? Саба урманчылыгына барып, кышкы урманны бераз йокысыннан уятып алдык әле.
Яшәү өчен көрәш
Урман – үзе бер сихри дөнья. Кояш нурларыннан кар өсте җем-җем итә. Чыршы, наратлар ап-ак шәл ябынган. Ботаклары шуның кадәр карны ничек чыдата диген? Аның каравы хайваннарга, агачка ышыкланып, хәл җыярга әйбәт. Көртлекләр, суык көннәрдә карга чумып, шунда җылынып тора да тагын ризык эзләргә чыга.
– Урман йокыга талган иде, хәзер инде әкренләп уянып килә. Кошлар да күренгәли, март аенда сайрый башларлар. Аюлар уянып, апрельдә өннәреннән чыга. Хайваннарның нәсел калдыру вакыты җитә. Алар да язны көтә, – ди аучы Марат Әхмәтвәлиев. – Кышкы урман матур булып тоелса да, җәнлекләр өчен ул бик кырыс. Быел кар күп булды. Өстәвенә йомшак һәм тирән. Шуңа күрә җан ияләренә ризык табу җиңел түгел. Пошилар агач бөресе, кайры, ак чыршы белән туклана. Алар азмы-күпме азык таба ала, ә менә кабаннар, кыр кәҗәләренә яшәү өчен шактый көрәшергә туры килә. Кабаннарны ашатмыйбыз икән, күбесе үләчәк. Шуңа күрә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре махсус җимлекләр ясап тора. Андый урыннарны таба алмаган очракта кабаннар, кар ерып, беркая да китә алмый. Әле ярый бүреләр юк. Кыр кәҗәләре аеруча кызганыч. Тирән көртләрдә бөтенләй йөри алмыйлар. Үзегез күрәсез, кар инде билдән. Үләннәрне аяклары белән актарып ашый алар. Бер урында туктап, шунда гына торалар. Тегендә-монда йөрмәгәч, кыргый хайваннар энергиясен югалтмый. Ерак китсәләр, ризык таба алмыйча харап булырга да мөмкин бит алар. Куяннар да карга бата. Алар инде авылга таба элдертү ягын карый. Бакчага килеп, агачларны кимереп киткәннәр әле. Халык, куяннарны атыгыз, дип аптырата. Агачны саклап калабыз дип, җәнлекләрне атып бетереп булмый бит инде. Агачны каплап куеп була, ә куянны сатып алып булмый. Алар барысы да яшәү өчен тырыша. Төлкеләрнең парлашу чоры. Саннары артты, контрольдә тотарга тырышабыз. Кошларга да авыр. Кыр тавыклары юл кырыена чыга, ничек тә азык табарга тырыша.
Әйе, без дә күрдек аларны. Юл кырыенда бер көтү көртлек нидер актарып маташа иде. Шылт иткән тавыштан пырылдашып таралаштылар. Урманда күкшәләр дә очрады. Алар бик куркыныч итеп кычкыра икән.
Эзенә басып...
Саба аучыларының эз санарга быел беренче тапкыр гына чыгулары түгел. Кар яуганда, бу эшне туктатып торырга туры килгән. Рәдис Латыйпов Саба урманчылыгында хезмәт куя. Хайваннарның санын алу буенча өлкән белгеч ул. Безгә баш исәбен алуның тәртибен аңлатты.
– Исәп алу башланганнан бирле бүген беренче матур, кояшлы көн. Өч егерь төрле урманнарда иске эзләрне бетерергә чыкты. Икенче көнне яңаларын санау өчен шулай эшлиләр. Һәрберсенең үз маршруты бар. 20 сәгать үткәч, аучылар йөргән сукмакны күпме җанвар кисеп үткәнне санаячаклар. Кошларны исә эздән түгел, очып барганда яки җыелышып торганда баш саныннан исәплибез. Алты егерьга урманнан – 57, ә кырдан 251 чакрым ара үтәргә туры киләчәк. Барлыгы 35 маршрут билгеләнгән. Хәзерге вакытта инде 20 се үтелгән. Поши, кыр кәҗәләре, куян һәм башка җәнлекләрнең исәбен алабыз. Ә менә аюлар саны җәйге исәптә билгеле булачак. Хәзерге вакытта алар йоклый, – ди яшь белгеч.
Марат Әхмәтвәлиев безне эзләр танырга да өйрәтте. Хайваннар дөньясы турында азмы-күпме мәгълүмат тупладык.
– Менә күрәсезме, юлдан күптән түгел бер төлке, бер куян узып киткән. Эзләрне аеру кыен түгел. Төлке ара калдырмыйча атлап бара, куянныкы әллә каян аерылып тора. Ул ике аягы белән сикереп бара. Авырлык килгәндә, бер-берсенә булышу дигән нәрсә дә хас урман җанварларына. Менә бу урыннан өч поши үтеп киткән. Башта берсе юлны ера, аннан калганнары шуннан атлый, – ди ул.
Сәгать буе урманда йөреп, поши йә булмаса куян яки төлке-мазар очрар, дип өметләнгән идек. Агач араларыннан да эзләдек, тик күренмәделәр. Ә эзләре күп. Эзләр бар икән, димәк, тормыш дәвам итә. Иң мөһиме шул. Урман тынлыгын бозмыйча гына, кайту сукмагына атладык.
Былтыргы саннарга күз салсак, Саба урман хуҗалыгында 205 кыр кәҗәсе, 100 дән артык болан (марал), 657 поши, 2 селәүсен исәпләнә. Бүреләр юк.
Татарстан биоресурслар буенча дәүләт комитеты:
– Хайваннарны кышкы санау моннан 90 ел элек барлыкка килгән. Хәзерге вакытта ул – илдә кар катламы тотрыклы булган төбәкләрдә исәпкә алуның төп ысулы. Алымы гади: бер үк вакытта хайваннарның ике дистәгә якын төрен исәпкә алу мөмкинлеге бар. Кыш көне хайваннар бер урыннан икенчесенә күченеп, кар өстендә эзләр калдыра. Исәпне нәкъ менә шулар буенча алалар, ә кошларны күреп теркиләр. Исәпкә алучының бурычы – хайваннарның бер тәүлек эчендә калдырган эзләрен исәпләү. Ә кар капламы булмаган яки тотрыксыз төбәкләрдә исәпкә алуның башка алымнары кулланыла. Мәсәлән, хайваннарны куу, авиаучёт, аучылардан сорашу һәм башкалар.
Һәр аучылык биләмәсендә маршрутлар булдырыла. Барасы юл тигез итеп бүленгән, хайваннар йөргән барлык урыннар да исәпкә алынган булырга тиеш. Гадәттә озынлыгы – 10 чакрым тирәсе. Татарстанда шундый 1500 маршрут булдырыла. Җанварларның 19 төре исәпкә алына. Исәпләү өчен бер юлны ике тапкыр узарга кирәк. Беренче тапкыр хайваннарның эзләрен кулдан яки чаңгы ярдәмендә бетерәләр. Нәкъ бер тәүлектән соң исәпкә алучы шул ук маршрутны кабат уза һәм яңа эзләрне терки. Ике көндә каршыга очраган кош-кортлар саны язып барыла.
Татарстанда узган елгы исәп нәтиҗәләре:
поши – 15,8 мең баш;
кыр кәҗәсе – 16,8 мең;
үр куяны – 41,3 мең;
ак куян – 10 мең;
селәүсен – 120;
суер – 2,7 мең;
байбак – 21,8 мең;
кыр тавыгы – 175,5 мең.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез