Җәмәгать судьясының хезмәт таныклыкларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев тапшырды.
«Хәзерге вакытта Татарстанда 190 суд участогында җәмәгать судьялары тарафыннан йөзләрчә мең җинаять, гражданлык һәм административ эшләр карала. Бу зур эш, шул ук вакытта гражданнарның суд системасына ышанычы зур булуын күрсәтә», – диде Фәрид Абдулганиев.
Узган ел республиканың җәмәгать юстициясе үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте. «2025 елның октябрендә «Җәмәгать судьялары турында» база законы яңартылды, бу Татарстан Республикасы судьялар советы белән үзара хезмәттәшлек урнаштырырга мөмкинлек бирде. Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, республикада җәмәгать судьялары эшчәнлегенә зур оештыру һәм матди-техник ярдәм күрсәтелә – тармак цифрлаштырыла, судьялар һәм аппарат хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү оештырыла, биналарга капиталь ремонт ясала. Ел саен бу максатларга республика бюджетыннан якынча 1 млрд. сум бүлеп бирелә.
Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән суд участокларын капиталь ремонтлауны финанслау 50 млн сумнан 260 млн сумга кадәр арттырылган. «Гражданнарның илнең суд хакимияте белән танышуы җәмәгать юстициясеннән башлана. Төрле бәхәсләрне җайга салу, шулай ук еш кына кешеләрнең язмышы сез чыгарган карарларга бәйле. Шуңа күрә әхлакый яктан да, законлылык ягыннан да сезгә югары таләпләр куела, – дип басым ясады Фәрид Абдулганиев. – Сезгә хезмәт таныклыгы тапшырып, законга хезмәт итүдә, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда, дәүләтебезне һәм җәмгыятебезне ныгытуда уңышлар телим».
Татарстан Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов, әлеге мөһим вакыйга белән коллегаларын котлап, суд системасында җәмәгать судьяларының ролен һәм һәр кабул ителгән карарның мөһимлеген билгеләп үтте. «Таныклыклар тапшыру – сезнең өчен генә түгел, ә безнең төбәкнең бөтен суд системасы өчен дә әһәмиятле вакыйга. Судья булу – гади һөнәр түгел, ә зур җаваплылык белән бәйле югары бурыч», – диде Азат Гыйльметдинов.
Җәмәгать судьяларына Татарстан юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Илья Гомзик та мөрәҗәгать итте. «Тантананың Дәүләт Советында узуы символик мәгънәгә ия, чөнки нәкъ менә республиканың закон чыгару хакимияте Татарстанның җәмәгать юстициясе институтына нигез салды. Җәмәгать юстициясе – кешегә иң якын булган суд системасы. Кешенең дәүләтне һәм законны ничек кабул итүе сезнең һәнәри осталыкка һәм гаделлеккә бәйле», – диде Илья Гомзик.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез