Газетага язылу

Бөгелмәдә менингококкка каршы прививка ясату мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли

Бөгелмә лагеренда хәле начарайган 12 яшьлек кызның үлеме һәм шул уңайдан килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә, җирле үзәк район хастаханәсе базасында балаларга менингококк инфекциясенә каршы вакцинация ясату мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды.

Бу хакта Бөгелмә мэры Дамир Фәттахов хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 1 ноябрьдә кыз бала лагерьның медпунктына мөрәҗәгать иткән, икенче көнне аны хастаханәгә салганнар. 2 ноябрьдә 17:15 сәгатьтә яшь пациентның йөрәге тибүдән туктаган. Башлангыч диагноз – менингококк инфекциясенең яшен тизлегендәге формасы, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококцемия. Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Кайнар элемтә балаларында инфекцияләрне кисәтү өчен нәрсә эшләргә мөмкинлеген белергә теләгән ата-аналар өчен махсус оештырылган. Сорауларга компетенцияле белгечләр җавап бирәчәк.

8 (85594) 3 90 71 телефоны буенча шалтыратырга була.

«Табибларның мәгълүматлары буенча, Бөгелмәдә хәл тотрыклы», – диде Дамир Фәттахов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре