Газетага язылу

Балалар бакчасы һәм гаилә туган тел сагында: җаваплылык кемдә?

Казанның Киров районы 321 нче номерлы балалар бакчасында узган «Җырлы-биюле татар халык уеннары» фестивале милли телебезнең, мәдәниятебезнең һәм гореф-гадәтләребезнең киләчәге өчен җан атып эшләүче тәрбиячеләргә карата соклану һәм горурлану хисе уятты.

Балалар бакчасы һәм гаилә туган тел сагында: җаваплылык кемдә?

Тел язмышы турында сөйләшкәндә, еш кына балалар татарча белми, туган телебезнең кулланылышы кими, милли кыйммәтләребез онытыла бара, дибез. Борчылу урынлы, әлбәттә. Әмма телне борчылып йөреп кенә саклап калып булмый. Телне яратырга, аны көн саен кулланырга, балаларның күңелләренә сеңдерергә, иң мөһиме – телнең киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстеңә алырга кирәк.

Башкаланың 321 нче номерлы балалар бакчасында узган фестиваль нәкъ менә шушы хакыйкатьне бөтен тирәнлеге белән күрсәтте. Биредә туган телне саклау турында матур сүзләр генә сөйләмиләр – аны гамәлләре белән раслыйлар. Монда татар теле капкадан ук башлана. Ул бинаның һәр почмагында, балаларның самими тавышларында, җырларда, уеннарда, тәрбиячеләрнең фидакарь хезмәтендә, ата-аналарның балалар бакчасы тормышында актив катнашуында яши.

Фестивальдә иң кечкенә сабыйлардан алып әзерлек төркеменә йөрүче балаларга кадәр катнашты. Алар «Күрсәт әле, үскәнем», «Кәрия-зәкәрия», «Куянкай», «Яулык салыш», «Түбәтәй» кебек хәрәкәтле уеннарны күрсәтте.

Яшьләре, мөмкинлекләре төрле, ә күңелләрендә бер үк җылылык, бер үк ихласлык булган балаларның һәркайсы сокландырды. Кемдер әле дөньяны беренче адымнары белән танып кына белә, кемдер инде мәктәп бусагасын атлап керергә әзерләнә.

Ә иң мөһиме: бу чарада ясалмалылык сизелмәде. Бер көнлек матур күренеш тудыру өчен генә әзерләнмәгәннәр. Һәр чыгыш артында еллар дәвамында алып барылган системалы эш, көндәлек хезмәт, балаларга һәм туган телгә булган чын мәхәббәт ята.

Ә тәрбиячеләрнең үзләре дә сәхнәгә чыгып чыгыш ясаулары бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде. Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге – ата-аналарның да читтән генә күзәтеп утырмавы. Алар үзләре дә матур җыр бүләк итте.

Бакча белән гаилә бер юнәлештә эшләгәндә генә тәрбия ныклы нигез ала. Бала да туган теленең өйдә дә, бакчада да кадерле булуын күрә. Фестиваль исә балалар бакчасында 6 нчы тапкыр уздырыла. Быел ул «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәме белән тормышка ашырылды.

Бик актив тормыш белән яшиләр биредә. Җыелышлар да татар телендә генә уза. Балалар чара вакытында гына түгел, көндәлек аралашуда да туган телләренә мөрәҗәгать итәләр.

Бу – бик мөһим күрсәткеч, чөнки телне белү белән аны куллану арасында зур аерма бар. Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен бер команда булып эшләү кирәк. Җитәкчеләре Гөлфинә Наил кызы Гыйниятованың һәр балага әнидәй яхшы мөнәсәбәте, коллектив белән бер дулкында булуы, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә яшәве – шушы казанышларның нигезе.

Бүген татар теленең киләчәге турында сөйләшкәндә, әнә шундый бакчаларның тәҗрибәсе аеруча әһәмиятле. Чөнки телне саклау турындагы буш сүзләрдән бигрәк, көндәлек тормышта эшләүче үрнәкләр кирәк.

Сүз дә юк, бер фестиваль генә телнең язмышын хәл итми. Телебезнең киләчәге өчен борчылырга сәбәпләр дә бар, әмма өметсезлеккә урын юк. Туган телен яраткан, аны балаларына тапшыру өчен бөтен көчен куйган кешеләр бар. Балаларга татарча сөйләшү мөмкинлеге генә түгел, татарча яшәү тәҗрибәсе бүләк итүче коллективлар бар. Милли тәрбияне үз гаиләсенең дәвамлы эше итеп кабул иткән ата-аналар бар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре