Газетага язылу

Фән – үз чорының көзгесе

Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган чараларда бу гыйбарәнең дөреслегенә кабат-кабат инанабыз. Төрле өлкәләрдә ирешелгән казанышлар, чыннан да, шушы чорның мирасы булып, киләчәккә юл ярыр. Шуннан чыгып, без яшәгән заманга бәя бирелер. Ә ниндирәк мирас булыр икән ул? Кайбер фикерләргә, казанышларга күз салыйк әле.

Фән – үз чорының көзгесе

Рифкать Миңнеханов, Татарстан Фәннәр академиясе президенты:

– Академия бер генә максат – фәнне саклап калу өчен оештырылды. Бүген бу учреждениенең төп миссиясе – гуманитар фәннәр. Әмма шул ук вакытта ул фәнни-технологик үсеш программасын оештыручы булып та кала. Чираттагы адым – җитештерү идеяләренә ярдәм итү.

Шул уңайдан 2030 елга кадәрге алты өстенлекле юнәлешне билгеләп куйдык. Беренчесе – гуманитар фәннәрне, бердәм цифрлы пространствоны һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә тикшеренү үзәкләрен үстерү. Икенчесе – предприятиеләрнең ихтыяҗлары буенча тикшеренүләр үткәрү һәм белгечләр тарафыннан әзерләнгән эшләнмәләрне әйләнешкә кертү. Өченчесе – технология өлкәсендә лидерлыкны билгеләү буенча илкүләм проектларда катнашуны дәвам иттерү. Дүртенчесе – фондларның табышын арттыру, эшләнмәләр һәм инвестицияләр әзерләү. Бишенчесе – генетиканы, автокомпонентларны, аддитив (3D-модель нигезендә) һәм пилотсыз технологияне үстерү. Алтынчысы һәм иң мөһиме – фән өлкәсендә эшләргә теләгән яшьләргә ярдәм кулы сузу, һөнәри үсешләрен тәэмин итү.

Эльмира Галимова, Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры:

– Институт – Россиядә һәм Татарстанда энциклопедияләр чыгару юнәлешендә эшчәнлек алып бара торган бердәнбер фәнни оешма.

Татар халкы һәм республика тарихында беренче тапкыр рус телендә дөнья күргән «Татарский энциклопедический словарь» (1999) республиканың визит карточкасы булып тора. 2002 елда әлеге фәнни басма, тулыландырылып, «Татар энциклопедия сүзлеге» исеме белән татар телендә нәшер ителде. Әлеге сүзлекләр өчен институт хезмәткәрләре Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Рус һәм татар телләрендә басылган 6 томлы «Татар энциклопедиясе» шушы сүзлек нигезендә үсеш алды.

Бүген туган төбәгебез табигате һәм торак пунктларына багышланган хезмәтләр – «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый байлыклары: иллюстрацияле энциклопедия» һәм 3 томлы «Татарстан Республикасының торак пунктлары: иллюстрацияле энциклопедия» киң җәмәгатьчелек арасында фәнни белешмәлекләр буларак танылды. Шулай ук Казахстан һәм Үзбәкстан татарларына багышланган иллюстрацияле белешмәлек һәм энциклопедияләр, татар телендә күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган «Каюм Насыйри: персональ энциклопедия» һәм библиографик күрсәткеч дөнья күрде.

Институт цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү юнәлешендә нәтиҗәле эшли һәм «Tatarica 2.0.» онлайн энциклопедия контентын киңәйтү өчен киңкырлы эшчәнлек алып бара. Татарстан Рәисе йөкләмәсе нигезендә һәр районның энциклопедиясен булдыру эшенә керештек. Борынгы чорлардан алып хәзерге көннәргә кадәр Казан тарихын колачлаган «Казан» иллюстрацияле энциклопедиясен булдыру – шулай ук төп максатларның берсе. Тагын бер максат – республикада яшәүче төп халыкларның этник үзенчәлекләре, тормыш-көнкүреше тасвирланган «Татарстан халыклары» иллюстрацияле энциклопедиясен төгәлләү. Институт коллективы «Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» энциклопедик басмаларын, Үзәк Азиянең татар диаспораларына, Идел һәм Урал буе халыклары тарихы һәм мәдәниятенә багышланган энциклопедияләрне әзерләүгә кереште. Шулай ук Муса Җәлилнең персональ энциклопедиясен, Кыргызстан һәм Төрекмәнстан татарларына багышланган белешмәлекләрне нәшриятка тапшыру зур бурыч булып тора. Алга таба күптомлы «Татар энциклопедиясе»нең актуальләштерелгән, яңартып тулыландырылган яңа басмасын әзерләргә керешү күздә тотыла.

Ринат Гыйльмуллин, гамәли симеотика институты директоры:

– Безнең өчен мөһим нәтиҗәләрнең берсе – татар телен заманча технологияләрдә куллану мөмкинлекләренең киңәюе. Без тел берәмлекләрен модельләштерү һәм тамгалау системаларын өйрәнәбез. Бу тикшеренүләр текстларны тәрҗемә итү, язма һәм сөйләм теле белән эшләү, ясалма фәһем булдыру өчен фәнни һәм гамәли нигез булып тора. Максатыбыз – кулланучыга үз туган телендә белем алырга, аралашырга һәм мәгълүмат табарга ярдәм итү.

Без ясаган TatSoft машина тәрҗемәчесе – шушы хезмәт нәтиҗәләренең берсе. 2026 елның октябрь мәгълүматларына караганда, аның аша 153 илдән 40 миллионнан артык тәрҗемә башкарылган. Бу саннар татарча тәрҗемәгә дөньяның төрле почмакларында ихтыяҗ булуын күрсәтә. Сервис русча һәм татарча текстларны тәрҗемә итәргә булыша, төрле телләрдә сөйләшүче кешеләрнең аралашуын җиңеләйтә.

Институтта әзерләнгән лингвистик ресурслар, галимнәребезнең белеме һәм тәҗрибәсе Сберның «ГигаЧат» системасына татар телен кертүгә ярдәм итте. «Яндекс» сервисларында да татар телен куллану мөмкинлекләрен киңәйтү юнәлешендә даими эшлибез. Моның файдасы көндәлек тормышта күренә: кеше туган телендә мәгълүмат эзли, текст тәрҗемә итә, ясалма фәһем белән аралаша ала. Шул рәвешле, телебез цифрлы дөньяда да көндәлек аралашу һәм белем алу теле булып кала.

 Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бергә «Сүзлек» проектын – сүзлекләрнең бердәм электрон фондын булдырабыз. Бу эш сүзлек төзүчеләрнең бай мирасын цифрлы мохиттә файдаланырга, сүзләрнең мәгънәсен, язылышын һәм дөрес кулланылышын ачыкларга ярдәм итәчәк.

Фәнни хезмәттәшлеккә һәм яшьләр белән эшләүгә дә зур игътибар бирәбез. TurkLang халыкара конференциясен оештыруда катнашып, төрки телләрне компьютер ярдәмендә эшкәртү буенча тәҗрибә уртаклашабыз. «Татар.Бу» хакатоны исә мәктәп укучыларын һәм студентларны татар теле һәм мәдәнияте өчен цифрлы продуктлар булдырырга җәлеп итә. Алдагы фәнни бурычларыбыз – белгечләр тикшергән сыйфатлы тел материалларын әзерләү, зур тел модельләрен татар теленә яраклаштыру һәм махсус семиотик генератив тану моделен эшләү.

Илгиз Халиков, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры:

– Фәннәр академиясенең рәсми сайтында «ТАТЗЕТ» электрон ресурсы булдырылды. Анда 80 басманы үз эченә алган сүзлекләрнең электрон фонды, Татарстан топонимнарының электрон каталогы, татар диалектлары атласы, татар матур әдәбияты корпусы һәм башка проектлар урнаштырылды.

 «Мәгърифәт» медиаплатформасы – татар телен, әдәбиятны укытуга һәм татар балалар әдәбиятына багышланган ресурс. Институтның электрон ресурсларына мөрәҗәгатьләр саны ел саен ярты миллионга кадәр җитә.

Соңгы елларда ирешелгән төп казанышлар рәтендә гарәп графикасындагы иске татар басма текстларын уку һәм кириллица графикасына күчерү программасын, шулай ук цифрлы фотобанкны эшләүне күрсәтергә мөмкин. 2025 елда реставрацияләү һәм цифрлаштыру буенча махсус лабораторияне эксплуатациягә кертеп җибәрү институттагы Язма мирас үзәгенең матди-техник базасын ныгыткан мөһим вакыйга булды.

Соңгы елларда институт хезмәткәрләре тарафыннан Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулу уңаеннан, 6 томлы академик басма әзерләнде. Габдулла Тукай тууга 140 ел тулу уңаеннан, әдипнең әсәрләре рус телендә 5 томда дөнья күрде. Соңгы биш ел эчендә 20 дән артык сүзлек эшләнде һәм бастырып чыгарылды. 2023 елда алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзегән галимнәргә фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премиясе бирелде.

Татарстан районнарына, Россиянең башка төбәкләренә һәм чит илләрдә татарлар тупланып яшәгән урыннарга институт тарафыннан оештырылган фәнни экспедицияләр Россиядәге күпмилләтле халыкны саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертә. 2014 елдан башлап институт тарафыннан татар телендә бердәнбер фәнни журнал – «Фәнни Татарстан» нәшер ителә. 2026 елдан башлап «Научный Татарстан. Гуманитарные науки» фәнни журналы чыга башлады. Бу журналлар ачык фикер алышу мәйданы булып тора.

Радик Салихов, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры:

– Фәнни хезмәтләр арасыннан беренче чиратта җиде томлык татарлар тарихын әйтеп үтәргә кирәк. Шулай ук урта гасыр шәһәрләре Казан белән Алабуганың яшен билгеләү методикасы эшләнде, кайбер объектларны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү өчен зур тырышлык куелды.

Институт Россия Фәннәр академиясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә, аерым алганда 20 томлык  «Россия тарихы»  басмасын әзерләү эшендә актив катнаша. Республикада һәм Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыкларның күп гасырлык тормышын өйрәнү дә – беренче чиратагы эшләр. Бу җәһәттән монографияләр басыла, конференцияләр, төрле чаралар үткәрелә. Татарстан халкының фашистлар Германиясен җиңүгә керткән өлеше турындагы фәнни хезмәтләр дә аерым урын биләп тора. Институтта үткәрелгән фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләренә  «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Рәисе йөкләмәсе нигезендә институт Татарстан предприятиеләренә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме бирү максатыннан тикшеренүләр алып бара.

Институт соңгы елларда Татарстан халкының Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыкларына багышланган берничә фәнни-популяр монография нәшер итте. Алар арасында «Җиңү календаре» һәм «Бөек Ватан сугышы елларында мөселман Диния нәзарәтләре» аеруча игътибарга лаек.

Бүген институт «Дала Евразиясе халкының тарихы һәм мәдәнияте» дип аталган региональ фәнни программаны тормышка ашыру буенча эшли.

Айрат Ситдыйков, Альфред Халиков исемендәге Археология институты директоры:

– Археология институты тарафыннан тикшеренү эшләре Татарстанда, Идел-Урал төбәгендә генә түгел, бәлки ерак чит илләрдә дә алып барыла. Ул – Россиянең Европа өлешендә әйдәп бара торган институтларның берсе, ә Идел буе төбәгендә – бердәнбер.

Ел саен үткәрелгән тикшеренүләр яңадан-яңа объектларны ачарга мөмкинлек бирә. 2026 елда институт тарафыннан Татарстанда 100 дән артык археология һәйкәле тикшерелде. Болгар һәм Биләргә, башка тарихи шәһәрләргә экспедицияләр оештырылды. Институтта «Идел буе археологиясе» һәм «Евразия далалары» дип аталган ике фәнни журнал нәшер ителә. Татарстан археологлары Каракалпакстанда, Үзбәкстанда, Монголиядә, Россиянең Рязань, Әстерхан, Пенза шәһәрләрендә дә казу эшләре алып бара.

Быел Әстерхан өлкәсендәге Лапас авылы янындагы мавзолейлар комплексын өйрәнүне дәвам иттерү бик үзенчәлекле булды. Федераль әһәмияткә ия булган бу объекттагы беренче номерлы мавзолей Алтын Урданың катлаулы архитектура корылмасы булып санала. Шулай ук Касыйм шәһәрендә планлы тикшеренүләр дәвам итә.

Моннан тыш институт Болгар дәүләт тарихи архитектура музей-тыюлыгы, Россия академиясе археология институты, Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләр институты белән хезмәттәшлек итә. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысасында «Ватан тарихы» фонды ярдәме белән БДБ илләрендәге студентлар һәм практиклар өчен ел саен Халыкара археология мәктәбе  оештырыла.

Рифгать Шаһидуллин, Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты директоры:

– Институтның фәнни эшчәнлеге беренче чиратта җир өстендәге һәм җир астындагы су юлларын, су агымын формалаштыру закончалыкларын, су ресурсларының халәтен һәм кулланылышын, елга бассейннары һәм сусаклагычларның экологик системасына антропоген тәэсирләрне тикшерүләргә бәйле. Бүген белгечләр экологик куркынычсызлык, мониторинг, аналитик контроль, шулай ук су, һава, җир һәм биологик ресурсларны дөрес куллануны тәэмин итү буенча фәнни-гамәли эшләр белән шөгыльләнә. Тикшеренүләрнең бер өлеше агып төшә торган суларны чистарту технологияләрен тикшерүгә, калдыкларны зарарсызландыру һәм пычранган территорияләрне тернәкләндерүгә багышланган. Махсус сакланыла торган табигать территорияләрен камилләштерү һәм Татарстанның Кызыл китабына кертү буенча эшләр дәвам итә.

Республикабызның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә Казан, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә һаваны пычрата торган чыганакларның базасы булдырылды. Бу мәгълүматлар шәһәрләрне үстерү эшен планлаштырырга ярдәм итә.

Институт белгечләре тарафыннан төбәктәге туфракның, суның, катлам күрсәткечләренең ни дәрәҗәдә пычрануына комплекслы бәя бирелде. Рекультивациядән соң туфракта нефтьнең һәм аны трансформацияләү продуктларының калдык микъдарында мөмкин булган нормативлар, шулай ук авыр металл һәм нефть продуктларының төбәк нормативлары эшләнде.

Йөкләнеш һәм климат үзгәрү шартларында төбәкнең өске сулары сыйфаты динамикасына анализ ясалды, Түбән Кама, Куйбышев сусаклагычлары һәм аларның кушылдыкларындагы суның сыйфатында уңай динамика күрсәтелде. Бу чаралар «Иделне чистарту» федераль проекты кысасында тормышка ашырылды. «Татарстан Республикасының су объектлары» дип аталган белешмә нәшер ителде.

Татарстанда Куйбышев сусаклагычындагы утрауларның табигый ресурсларын барлау һәм экологик бәя бирү нәтиҗәсендә Идел акваториясендә «Идел киңлекләре» дип аталган тыюлык барлыкка килде.

Институт белгечләре Казан шәһәрендәге чистарту корылмаларының ләм карталарын активлаштырылган цеолит һәм сүндерелмәгән известь кулланып рекультивацияләү технологиясен эшләделәр.

Татарстан һәм Идел-Урал нефть-газ провинциясе территорияләренең геологик төзелешен, тектоникасын һәм нефть-газ перспективаларын өйрәнү өлкәсендә гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрү институт эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләреннән санала. Геологлар тәкъдиме буенча девон-ташкүмер катламнарында нефтьнең дүрт ятмасы ачыкланды, бу республиканың ягулык-энергетика комплексын үстерүгә зур өлеш кертте.

Андрей Куликов, гамәли тикшеренүләр институты директоры:

– Институтның эшчәнлеге яңалык китерә торган фәнни белемнәр алуга, инновацион карарлар кабул итүгә, аларны Татарстан һәм Россия мәнфәгатьләрендә гамәлдә куллануга юнәлтелгән. Төп юнәлешләр буларак нефть химиясе аддитив технологияләр һәм яңа материаллар, мәгълүмат технологияләрен, инженерлык педагогикасын, фән һәм техниканың башка перспективалы өлкәләрен үз эченә ала.

Институтта алты база компетенция үзәге формалаштырылган. Яңа материаллар үзәге хезмәткәрләре тарафыннан техник метан газы һәм водород сенсорлары өчен яктылык-диодлы матрица буларак А3В5 гаиләсендәге ярымүткәргеч гетероструктураларны үстерү технологиясе эшләнде һәм гамәлгә кертелде.

Нефть-газ технологияләре үзәгендә бик сизгер сейсмодатчик һәм тавышларны фильтрлау өчен математик модель эшләнде. Бу система җирне ишетергә һәм нефть-газ катламының су белән өзелүе вакытында хасил булган ярыклар системасын төзергә мөмкинлек бирә.

Пилотсыз авиация системалары үзәге пилотсыз очкычларны Татарстан икътисадына яраклаштыру белән шөгыльләнә. Институтта робот техникасы буенча махсуслашкан автоматлаштырылган идарә итү системалары компетенцияләр үзәге формалаша. Астрофизика секциясе Төркиядәге Анталия шәһәрендә урнашкан телескоп аша «Спектр-Рентген-Гамма» Россия иярчен обсерваториясен һәм «кара тишек»ләр янәшәсендәге йолдызлыкларны күзәтүен дәвам иттерә.

Фәннәр академиясе – саннарда:

Академиядә 647 кеше эшли.  426 сы – фәнни хезмәткәрләр, шуларның 80 е – фән докторы, 207 се – фән кандидаты. Академик корпус составында 58 академик, 61 мөхбир-әгъза, 23 мактаулы һәм 15 чит ил әгъзалары бар.

Диссертация советлары – 5 белгечлек  буенча, аспирантура 17 юнәлештә эшли.

180 белгеч фәндә ясалма фәһемне куллану эшенә өйрәтелде.

Тикшеренүчеләр саны тарихта беренче тапкыр 17 меңгә җитте, шуларның 58 проценты – яшь галимнәр.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре