БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
РОСБИОТЕХ университетының диетология кафедрасы мөдире «Газета.ru» интернет-басмасына мандариннарның файдасы һәм куркынычы турында сөйләгән.
Аның сүзләренә караганда, хәтта бәйрәм көннәрендә дә олы кешегә тәүлегенә 4-5 мандариннан да артык ашарга ярамый. Мандаринны артык күп ашау ашказаны белән проблемалар һәм аллергия чыгарырга мөмкин. Яңа ел җиләк-җимешенең файдалы якларына килгәндә, аның составында иммунитетны, күз сәламәтлеген һәм тирене ныгыту өчен кирәкле С, A, B6 һәм E витаминнары бар. Шулай ук мандариннар антиоксидантларга бай, бу исә картаю процессын акрынайтырга ярдәм итә. Моннан тыш, әлеге тәмле җиләк-җимеш кан әйләнешен дә яхшырта. Хәтта мандаринның кабыгы да файда китерә ала. Анда булган эфир майлары нерв системасын тынычландыра, шуңа мандарин кабыгын чәйгә өстәргә була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Башланды...
Җәй бетте, яңа уку елы башланды. Меңнәрчә чыгарылыш сыйныф укучысы яңа тормыш этабына аяк басты.
Яшьләр өчен төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр һәрдаим оештырылып тора. Алар нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, нинди генә һөнәр сайламасын – үсеш өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Республикабызда яшьләр арасында грант проектлары һәм Идел буе федераль округы проектларына йомгак ясадылар. Һәрвакыттагыча, Татарстан алдынгы урыннарда!
Ел саен Республика һәм Шәһәр көнендә Казанның үзәгендә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале уза. Быел ул 41 нче тапкыр оештырылды. Тинчурин театры каршындагы мәйдан гөрләп торды.
Бу гаилә тик утыруның ни икәнен белми. Маллар да асрыйлар, зур бакчалары да бар, шуның өстенә тимер, агач эшләрен дә беләләр. Кулларыннан килә, диләр алар кебекләр турында. Кукмара районының Вахит авылында яшәүче Сәмигуллиннар гаиләсендә өч буын бергә тату гомер кичерә.
«Ак Барс» тәүге очрашуны 5 сентябрьдә үз кырында «Сибирь»гә каршы уздыра. Узган сезонда Гагарин Кубогы финалына барып җитеп, үз тарихындагы дүртенче җиңүгә ике адым ераклыкта туктап калырга мәҗбүр булган командада зур үзгәрешләр күрдек. Килгәннәр киткәннәрне алмаштыра алырмы? Команда нәрсәгә өметләнә?
Уң кул белән аша, cуны өчкә бүлеп эч. Мөселманнар өчен ашау-эчүгә бәйле кагыйдәләр исемлеге әнә шулардан башлана. Ашау – тамак туйдыру гына түгел, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтү дә. Аны ничек дөрес итеп әйтергә соң? Идәнгә төшкән ризыкны алып ашарга ярыймы? Ашау-эчү әдәбе хакында башкаладагы «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәре кысасында Көнчыгыш икътисадый форумының төп чарасында – пленар утырышта катнашты. Чарада Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
Яратып эшләтү. Республикада кадрлар өчен җаваплы белгечләр катнашында «Иң мөһиме – кешеләр» дип аталган очрашулар дәвам итә. Оешма-предприятиеләрдә хезмәткәрләр өчен нинди шартлар тудырылган? Яшьләрне ничек җәлеп итәргә, булганнарны ничек саклап калырга? Шул сорауларга җавап эзлиләр. Очрашуларның чираттагысы «Казаноргсинтез» заводында узды.
Мәскәү белән авыл арасы... 81 яшьлек Мәрьям Шәмсевәлиева Балык Бистәсенең Күгәрчен авылына башкаладан көнендә үк тә кайтып киткәли. Мәскәүдә ире, балалары, оныклары яшәсә, монда туган нигез тарта.
Фикер өстәү
Фикерегез