Газетага язылу

Белгечләр Идел буе төбәгенең кайсы шәһәрләрендә ипотеканы түләүнең җиңелрәк булуын ачыклаган

Пермь краенда, Самара өлкәсе һәм Татарстанда яшәүчеләргә ипотека түләү җиңелрәк.

“Риа Рейтинг” аналитиклары моны айлык уртача ипотека түләве белән гаиләдә ике кешенең уртача “чиста” эш хакы (НДФЛ түләгәннән соң) арасындагы нисбәткә таянып ачыклаган.

Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә бу күрсәткеч 40 проценттан арткан. Бары тик Пермь краенда гына 38,5 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта Пермьдә ипотека түләвенең уртача күләме 59,3 мең сумга тигез булып чыккан. Самара өлкәсе (40,8%) һәм Татарстан (41,6%) да округ лидерлары исәбенә кергән. Чуашстанда яшәүчеләргә исә ипотека түләве кемгә караганда да авыррак икән. Төбәктә эшләүче ике кешенең уртача хезмәт хакы белән ипотека түләве арасындагы нисбәте – 50,5 проценттан артыграк.

Шулай ук  Киров (47,8 процент) һәм Саратов (44,9) өлкәләрендә дә торак буенча бурычны түләүнең шактый ук кыенга туры килүе билгеләнгән. Ипотека түләве күләменә килгәндә, Чуашстанда – уртача 63 мең сум, Киров өлкәсендә – 59,6 мең, Саратов өлкәсендә - 56,5 мең сумга тигез. Белгечләр билгеләп үткәнчә, ипотека базары ике ел дәвамында кимегәннән соң хәзер янә үсә башлаган.

Быел 8 айда барлыгы 577 мең ипотека кредиты (2,6 триллион сум) биргәннәр. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда, ипотеканы  40 процентка күбрәк алганнар, дигән сүз бу.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре