Газетага язылу

Каһвә модасы: гадәтме, әллә шифамы?

Урамда барганда кулларына каһвә тотучылар еш очрый хәзер. Шәһәрдә безне һәр борылыш саен диярлек каһвәханәләр каршы ала. Әлеге эчемлекне куллану модага әверелде. Әмма сәламәтлеккә йогынтысы турында төрле фикерләр бар. Бер чокыр каһвә төбендә ниләр барын табиб-гастроэнтеролог Ольга Патюкова белән тикшерәбез.

Каһвә модасы: гадәтме, әллә шифамы?
Фото: Татар-информ

Кәефне күтәрә, йөрәкне саклый

Күпләр иртәләрен бер чынаяк каһвәдән башларга гадәтләнгән. Табиблар белдерүенчә, аның организмга файдасы җитәрлек. Беренче чиратта, ул – антиоксидантлар чыганагы. Каһвә составындагы кофеин үзәк нерв системасын активлаштыра, игътибарны һәм эшкә сәләтлелекне арттыра. Бер чынаяк сыйфатлы эчемлек матдәләр алмашын тизләтергә һәм кәефне күтәрергә сәләтле. Шулай ук каһвә бөртекләрендәге матдәләр баш миендә патологик аксымнар туплануга комачаулый. Бу Альцгеймер һәм Паркинсон авыруы үсеше куркынычын киметә.

Соңгы тикшеренүләр раслаганча, каһвәне чамасын белеп куллану сәламәт кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары булу куркынычын киметә. Әмма шунысы мөһим: бу йөрәк-кан тамырлары авырулары булмаган кешеләргә генә кагыла. Кофеин тәнне физик авырлыкка әзерли торган гормон – адреналин бүлеп чыгара. Шул рәвешле, мускуллар тизрәк һәм җиңелрәк кыскара, кеше тренировка вакытында арымый.

Каһвәдә күп кенә файдалы элементлар бар. Бавыр эшчәнлегенә уңай йогынтысы һәм юан эчәктә яман шеш булу ихтималлыгын киметүе дә дәлилләнгән. Каһвә кәефне күтәрә, депрессиягә бирелмәскә ярдәм итә, ди белгечләр. Моннан тыш, шикәр һәм сөт кушылмаган эчемлек ябыгырга да булыша икән.

Чамасын белеп

Һәр нәрсәнең чамасы бар, каһвә белән дә нәкъ шулай. Аны чамадан тыш күп эчү йокысызлыкка, кан басымы күтәрелүгә һәм йөрәк кагуга китерергә мөмкин. Кичке сәгать алтыдан соң каһвәдән баш тарту хәерле – бу организмга тынычлап йокыга китәргә ярдәм итә.

Белгечләр иртән ач карынга каһвә эчәргә киңәш итми, чөнки ул ашказаны согы бүленеп чыгуны көчәйтә. Бу гастрит, ашказаны җәрәхәте һәм рефлюкс авыруларын китереп чыгарырга мөмкин.

Нормадан күбрәк каһвә эчү нерв системасына да тискәре йогынты ясый, организмнан магний һәм кальцийны чыгаруга китерә. Шулай ук кеше кофеинга ияләшә, гадәтләнгән порция гына ярдәм итми, организм күбрәк каһвә сорый башлый. Әлеге эчемлектән баш тартырга теләсәгез, табиблар моны әкренләп, күләмен көн саен бераз киметеп эшләргә киңәш итәләр.

Кофеин шулай ук В1 витаминын үзләштерүгә комачаулый. Аны озак вакыт дәвамында чамадан тыш артык куллану организмда В1 витамины дефицитына китерергә мөмкин.

Сөтлесе яхшымы, карасымы?

Сораштырулар күрсәткәнчә, безнең якта сөтле каһвәне (латте яисә капучино) аеруча яраталар. Сөт каһвәнең ашказаны тышчасына йогынтысын йомшарта һәм аннан кальций юылып чыгуны тоткарлый. Әмма ябыгырга теләүчеләр өчен шикәрсез һәм сөтсез кара каһвә (эспрессо яки американо) файдалырак, чөнки аның калориясе бөтенләй юк диярлек.

Кофеин арыганлыкны бетерми һәм энергияне тулыландырмый. Ул бары тик организмның физиологик ресурсларын вакытлыча активлаштырырга гына ярдәм итә, шуннан соң тагын арыганлык һәм хәлсезлек башлана. Шуңа күрә каһвәне нормадан артык эчәргә киңәш ителми. Сәламәт кеше өчен кофеинның көнлек нормасы – 400 мг. Аның эчемлектәге күләме каһвәнең төренә бәйле. Әмма табиблар 2–3 чынаяктан артык эчәргә киңәш итми. Кофеинлы эчемлекләрне үз сәламәтлегеңнең үзенчәлекләрен истә тотып кулланырга кирәк.

Каһвә яратмаучылар аны какао, чәй, матча, чәй гөмбәсе (комбуча) белән алыштыра алалар. Әлеге эчемлекләр уянырга һәм көн дәвамында күңел күтәренкелеген сакларга ярдәм итәчәк!

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре