Луиза ролен тамашачыга кайчандыр Камал театрындагы рольләре аша таныш, хәзер Мәскәүдә гомер итүче Нәфисә Хәйруллина башкара. Спектакльләргә ул кайтып йөреячәк. Хәсән Туфан ролен ике артист – Идел Кыямов һәм Артем Пискунов уйный.
Луиза–Хәсән мәхәббәте
Яңа сезонны театр «Яңа офыклар» дигән яңа шигарь белән башлады. Баш режиссерның алга куйган максатлары, театрның кыйбласын югалтмыйча алга баруы, эзләнүләр, тамашачыны, Тукай әйтмешли, яктылыкка илтү – барысы да офыкларга таба. Гадәттә, без театрда уйлап чыгарылган геройлар язмышын карап елыйбыз, көләбез, сөенәбез, кайгырабыз. Ә андый гыйбрәтле мисаллар чынбарлыкта да җитәрлек. «Лу» спектакле – тормышның нәкъ үзе. «Ир бирмәк – җан бирмәк» дигән әйтем дә Луиза Салиәскәрова кебек хатын-кызлар турындадыр. Чын исеме – Гайникамал. Пермь краеның Лысьва шәһәрендә туып үсә, яшьли ятим кала. Себердән авырып кайтып, абыйсында тукталган Хисбуллага (Хәсән Туфанның чын исеме) гашыйк була ул. Укырга керү теләге белән, аңа ияреп, Казанга килә. Кайнап торган башкалада Хисбулла абыйсы танылган шагыйрь Хәсән Туфанга әверелә, рабфакта укучы Гайникамал аның уенда да юк. Шагыйрь артыннан күпме туташлар, актрисалар чабып йөри. Ләкин мәхәббәт хисе утка да, суга да кертү көченә ия. Гайникамал да үҗәт: шагыйрьне үзенә каратыр өчен, театр училищесына бара. Шулай итеп, Лысьваның оялчан кызыннан берни калмый. Бар нәрсә үзгәрә, ул гүзәл, талантлы актрисага әверелә. Бер нәрсә генә үзгәрешсез: Гайникамал-Луизаның Хисбулла-Хәсәнгә булган хисләре. Һәм теләгенә дә ирешә, шагыйрь Луизага гашыйк була. Өйләнергә вәгъдә бирә ул. Үзе дәшми генә ике елга Урта Азиягә чыгып китә. Хәсәнне көтә Луиза һәм гафу итә. Аларның кавышу мизгелләрен режиссер карават өстендәге бик матур хәрәкәтләр һәм видео аша бирә. «Лу» спектакленең сценарие башта фильм өчен язылган булган. Шуңа күрә Айдар Җаббаров биредә параллель ике сәнгатьне тоташтырырга омтылган.

Хәсән Туфан белән Луиза Салиәскәрова 6 ел да 6 ай бергә гомер итеп кала. Ике бала дөньяга килә. Уллары Идегәйгә, әтисе кулга алынганда, нибары 40 көн була. Бәхетле тормыш бер мизгелдә трагедиягә әверелә. Луизаның ике бала белән урамда калуы, театрдан куулары, нәни Идегәйнең үлеме – болар, чынлап та, фильмда гына булырлык сюжет кебек. Шундый хәлдә калып та, хатын иренең гомере өчен борчыла, канын биргән талонга алынган ит һәм оннан пәрәмәчләр пешереп, үзе ашамыйча, төрмәгә илтә. «Шул пәрәмәчләрең коткарды», – дигән сәлам хатына сабый баладай сөенә. Хәлдән таеп егылганчы төрмә юлын таптый, посылкалар ташый. Тик ире сөргеннән кайтканчы, үзен саклап кала гына алмый. «... Кайттым. Бусы – алкалары, Бусы – кабере, диделәр...» – дип яза соңыннан Хәсән Туфан.
Төп герой нинди булырга тиеш?
Спектакльдә фаҗига бар, эмоцияләр юк. Премьерадан соң күп кенә тамашачыдан шундый фикер ишетелде. Артистларга алкышлар да артык көчле овацияләр белән булмады. «Лу» спектакле без күнеккән башка куелышлардан үзгәрәк иде. Татар тамашачысы театрда хисләрнең, эчке кичерешләрнең тышка бәреп чыгуын ярата. Ә монда Нәфисә Хәйруллина шундый зур сынаулар узучы хатын-кыз образын эмоцияләрсез, салкын уйнады кебек. Кычкырмады да, шашып еламады да. Ләкин бу – Айдар Җаббаровның актрисага куйган таләбе. Аның фикеренчә, хисләрне яшерә белү дә кирәк. Спектакль әзерләнгәндә, ул Хәсән Туфанны, Луизаны белгән язучылар белән аралашкан, аларның хатирәләрен тыңлаган. Ул истәлекләр буенча, Луиза чынбарлыкта да сабыр, эчендәген тышына тиз генә чыгара торган кеше булмаган. Режиссер спектакльнең башында ук Луизаны зур кара эшләпә кидереп чыгара, аның йөзе күренми. Бу детальне дә әлеге ханымның холкын күрсәтә торган бер ишарә дип алырга була. Ул чын йөзен, күңелендәге бар тойгыларын җәмгыятьтән яшерә. Шуңа күрә Нәфисә Хәйруллина Луиза Салиәскәрова образын ачып бирә алды, дип уйлыйм. Ул үз рольләрен һәрвакыт эчке бер ныклык белән уйный. Төрмәдән сөргенгә җибәргәндә 10 минутка өйгә кереп чыгарга рөхсәт алган Хәсәнен күрми калган хатынның идәндә калган юеш итек эзләренә сузылып яткан мизансценаны гына алыйк. Шул очрашудан нәүмиз калган хатынның халәте Нәфисәнең һәр хәрәкәтендә сизелә.

Луиза – корбанмы? Әллә сөйгәне гомерен үзенекеннән дә, балаларыныкыннан да өстенрәк куеп яшәү мәгънәсен тапкан хатын-кызмы? Шундый адымга бару нигә кирәк иде? «Үзеңне яратырга кирәк» дигән психолог киңәше белән яшәүче хатын-кызлар өчен Луиза язмышы бик гаҗәп тә булыр. Тамашачы, һичшиксез, залдан сорау белән чыгып китәчәк. Җавап табу өчен, күпләр Хәсән Туфан шигырьләрен яңадан алып укыячак. Спектакльнең тәэсир итү көче – уйландыруда. «Лу» – һичшиксез шундый.
Спектакль әле ачылачак...
Айдар Җаббаров әлегә премьерадан канәгать булмавын яшерми. «Мәхәббәт хисе җитеп бетмәде», – ди ул. Ләкин «Лу» әле ачылачак һәм тамашачының яраткан спектакленә әйләнәчәк. Чөнки анда уйланырлык һәм сабак булырлык мисаллар күп. Спектакльне әзерләүнең вакыты да бик аз булды. Артистлар 16 көн төнгә кадәр репетицияләр ясыйлар. Актерлар составы әйбәт сайланган. Фатыйма Ильская ролендә Татарстанның халык артисты Җәмилә Әсфәндиярованы да тамашачы яратып кабул иткәндер, дип уйлыйм. Аны күптән күргән юк иде. Мин Хәсән Туфанны Идел Кыямов уйнавында карадым. Шагыйрьне без тере килеш телевизордан булса да күреп үстек. Идел Кыямовта аның чалымнары бар иде һәм кабул итү дә җиңел булды. «Хәсән Туфанның яшь чагын уйнау авыррак бирелде», – ди ул. Күп эзләнгән, күп уйланган һәм үз Хәсән Туфанын дөрес тудырган. Театр училищесын тәмамлаган Идел Кыямовның моңа кадәр дә уйнаганы бар иде, ләкин бу роль – аның иҗат тормышында яңа бер баскыч һәм ул уңышлы килеп чыкты.
Спектакльгә килүчеләрне Һади Такташ, Гадел Кутуй һәм, әлбәттә, Хәсән Туфанның рэп укуы да бераз гаҗәпләндерер. Һади Такташның кыска итәкле кызларга язылган шигырен яратып бетермәүчеләр дә булырга мөмкин. Ләкин Такташ без мәктәп программасында укыган шигырьләр авторы гына түгел. Аның иҗатын тагын бер ачып карау бик кызык булыр.
Айдар Җаббаров куйган спектакльләрдә һәрвакыт беренче карашка каршылыклы да, шул ук вакытта бик урынлы детальләр була. Һәм алар төрле чорда барган вакыйгаларны хәзерге заман тамашачысына җиткерүдә шактый зур роль уйный. Рэп та, биюләр һәм музыка да спектакльнең көчен арттырды, дип уйлыйм. Режиссер Луиза һәм Хәсәннең мәхәббәт кыйссасына бик сак караган, бар нечкәлекләрендә казынмыйча, ике шәхесне дә түбәнсетмичә эшләргә тырышкан. «Лу»ны тулысынча аңлау өчен, билгеле бер вакыттан соң кабат барып карарга кирәктер. Айдар Җаббаров үзе дә, ун тапкыр уйналганнан соң спектакль тәэсирлерәк булачак, дигән фикердә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез